Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Җамалның юбилей кичәсе: «Күңел сүрәләре - минем күңелемнең мизгелләре»

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Язучылар берлеге рәисе урынбасары, танылган шагыйрь, галим Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Күңелем сүрәләре» әдәби-музыкаль кичәсе узды. Чара 14 февраль көнне булды.

news_top_970_100
Рифат Җамалның юбилей кичәсе: «Күңел сүрәләре - минем күңелемнең мизгелләре»
Салават Камалетдинов

Рифат Җамал юбилеен үзе алып барды дисәң дә дөрес булыр. Ул мәгънәле шигырьләрен, күңеленә якын мизгелләрен тамашачыларга җиткерде.

Кичә башлануга ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовтан юбилярга чәчәкләр бирелде.

Мин

Зурламагыз —

Мин батыр түгел,

Хурламагыз —

Мин бахыр түгел.

Көнләшмәгез —

Мин бөркет түгел.

Өркетмәгез —

Мин көртлек түгел.

Юатмагыз —

Мин юаш түгел,

Елатмагыз -

Күңел таш түгел.

Сөйләнмәгез:

«Ул кеше түгел!»

Үз итсәгез,

Мин — кече күңел.

«Ни өчен соң шушы кыен вакытларда зурдан кубып, юбилей үткәрәләр? Күрәсең, адәм баласының, бу тормышны куганда, бер тукталып, борылып карыйсы киләдер. Бу шуның бер сәбәбе генә. Нәрсә эшләнгән, нәрсә эшләнмәгән? Якыннар, дуслар исәнме, юкмы? Монда нотык укып тормыйм, сез шигырь бәйрәменә, шагыйрь бәйрәменә килгәнсез», — диде шагыйрь.

Гомерем — Галәм очкыны

Малай чакта бик үсәсе килә –

Көннәр кыска, еллар озыннар.

Миннән алда үсеп ат булдылар

Миннән соңрак туган колыннар.

Ә мин hаман малай килеш әле –

Вакыт шуыша, гүя, ташбака.

Буй җиткәчме, әллә акыл кергәч,

Ул адымын кисәк ешайта.

Тик мин хәзер ашыкмыймын инде,

Эзлимендер тормыш «тотка”сын.

Хәзер инде Вакыт, әй ашыга –

Чабуыннан килә тотасым.

Тотып булмый — ул йөгерә башлый,

Ә аннары сизәм очканын.

…Соңгы мизгелемдә күреп калам

Гомеремне — Галәм очкынын.

«Шигырьләреннән күренгәнчә, ул язмыш тарафыннан шактый кыйналган кеше»

Иң беренче котлау сүзен Рифат Җамал үзенең җитәкчесенә — Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллага бирде.

«Рифат Җамал турында җәелеп сөйләргә булыр иде, ләкин аның үзенең шигырьләре бик кыска. Бер, ике, өч, дүрт юллыклар. Ул бу җәһәттән Дәрдмәнд, Равил Фәйзуллин мәктәбе кешесе. Әгәр дә шагыйрьне белергә теләсәң, аның туган авылына барып карарга кирәк дип әйтәләр. Мин дә Мирҗәм авылында булдым. Ул чакта Рифат Җамалның 60 яшьлек юбилее иде. Авыл кечкенә генә, шуңа карамастан аннан бер Советлар Союзы Герое, ике Социалистик Хезмәт Герое чыккан.

Иң мөһиме: Колымада иң беренче булып бай алтын ятмасы тапкан Мирҗәм авылы егете Барый Шәфигуллин турында авантюра романы язып була. Бу җәһәттән дә мин Рифат Җамалны менә шушы кеше белән чагыштырып, аның язмышы шундый гыйбрәтле булуына гаҗәпләнмәдем, чөнки Рифат абый, үзе язганча, ком бөртекләреннән алтын эзли (шигырь язуы турында шулай әйтә - авт.)», — дип горурланып сөйләде Ркаил Зәйдулла.

Язучылар берлеге рәисе фиеренчә, шигырь ул — талант кына түгел, ул биография, тәкъдир, язмыш.

«Рифат Җамалның шигырьләреннән күренгәнчә, ул язмыш тарафыннан шактый кыйналган кеше. Ул шул сынауларны җиңеп чыккан нык характерлы кеше. Ходай биргән сәләте, кыюлыгы, гаярьлеге белән бергә ул, әлбәттә, шагыйрь булды. Чын шагыйрь (мин табигый талант турында әйтеп тә тормыйм) бернинди кыенлыклар алдында куркып калмыйча, киртәләрне җимереп, үзенең максатына баручы ул», — дип аңлатты ул.

Ркаил Зәйдулла Рифат Җамалга Габдулла Тукай исемендәге медаль тапшырды. Аны Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллек чыгарган.

«Шигырь сезнең күңелдә гомер буе яшәгәне бәхәссез»

Алга таба котлау сүзе Татарстан Республикасы мәдәният министрының урынбасары Дамир Нотфуллинга күчте.

 «Рифат абый, сез әдәбиятка урау юллар үтеп, тормыш тәҗрибәсен туплап, фәндә зур уңышларга ирешкән шагыйрь булып килдегез. Тормыш тәҗрибәсе, дөньяга үзенчәлекле фәлсәфи карашыгыз шигъриятегездә дә ачык күренә. Сез әдәбиятка чагыштырмача соң килүгә карамастан, шигырь сезнең күңелдә гомер буе яшәгәнлеге бәхәссез. Бу бик табигый. Сез бит татар әдәбиятына, татар мәдәниятенә, татар фәненә бик күп шәхесләр биргән Арчабыз ягыннан. Мәрҗаниләр һәм Тукай ягыннан. Күренекле якташларыгызның традицияләрен дәвам итәсез. Фәндә, әдәбиятта югары казанышларга ирештегез. Ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге премия лауреаты», — дип сөйләде ул.

Рифат Җамал 2021 елның декабрендә «Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек булган.

«Озакламый бу бүләк республика җитәкчеләре тарафыннан сезгә тапшырылачак һәм сез үзегез язганча, „булганнарның эше — өләшү, булмаганнарның эше — көнләшү“. Сезгә алга таба да бөтен ниятләгән эшләрегезне тормышка ашырырга язсын, сезгә яшәү, иҗат дәрте, бәхетле гомер телим», — диде Дамир Нотфуллин.

«Милләт турында уйламаган кеше шагыйрь була алмый»

Рифат Җамал әйткәнчә, юбилейларның икенче факторы — дуслар барлау.

«Монда иң якыннар, мине хөрмәт иткәннәр утыра, ә кайберәүләр озак вакытлар дус булып йөрсәләр дә, юкка чыгалар. Бу инде каядыр укырга, эшләргә, концертка барасың килмәсә, бер сәбәп — ковид. Бу сәбәпләрне мин күп ишеттем, ә сез бернәрсәдән дә курыкмыйча монда утырасыз», — диде ул.

Шагыйрь үзенең иң якын дустына багышланган шигырен укыды.

Мирсәет Сөнгатуллинга

«Коры кеше!» — диләр мине,

Бәлки кемгәдер сәер» –

Шатлыкта да, кайгыда да

Тыңлыйм сине, Мирсәет!

Синең белән чыгып китәм

Әлкиләргә, Балтачка…

Синең җырлар минем җанда

Кичен өйгә кайткач та.

Сине яратып тыңлаучы

Мин генә түгелмен лә -

Синең моңнар hәрвакытта

Халкыбыз күңелендә.

Сине белә барчасы да –

Казанда… Ак бүредә…

Гомерең буе синең урын

Булсын сәхнә түрендә!

Шатлыкта да, кайгыда да

Тыңлыйм сине, Мирсәет…

Синдәй җырчылары булу

Халкым өчен зур бәхет!

«Милләт турында уйламаган шагыйрь, язучы була алмый, чөнки милләт булмаса, язучы үзе дә булмый. Шуңа күрә милләт турында язмаган шагыйрь юк. Мин дә үзем егерме биш еллар элек милли күтәрелеш вакытында, Тукай бәйрәмендә, бары милләт турында гына шигырьләр яздым», — дип сөйләде Рифат Җамал.

 Ул шул бәйрәмнән кайткач язган шигырен дә тәкъдим итте.

* * *

Язгы җилләр җанны тибрәтәләр,

Мәйданнарда ярсый шагыйрьләр.

Бар да өзгәләнә: «Милләт!» — диеп…

Тик нигәдер дәшми чал ирләр.

Нигә дәшми? Әйтер сүзе юкмы…

Күзләрендә күпме сагыш бар.

Буразналы куллар. Бу куллардан

Үткән икән күпме арышлар?!

Нигә дәшми? Алар хәтерендә

Башка җырлар шул ук авыздан.

Сүзләр башка, ләкин көе китми

Шушы хәтер дигән явыздан.

Нигә дәшми? Чөнки сөйләүчеләр

Сулга каердылар кичәсен.

Бүген каералар уңга. Шуңа

Ышана алмый. Инде нишләсен?!

Мин дә дәшмим әле. Бер уй борчый -

Сөйләүчеләр бүген җитәрлек,

Көзге җилләр иссә, булыр микән

Көрәшчеләр, Себер китәрлек?!

«Иртәм Рифат абыйның төнлә пост итеп куелган шигырьләреннән башланып китә»

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиковның иртәсе Рифат Җамалның шигырьләреннән башлана икән.

«Бер нәрсә өчен генә үкенәм: ни өчен мин Рифат абый белән бик соң таныштым икән? Без аның белән «Татар шигърияте көннәре» дигән искиткеч чара вакытында таныштык һәм шуннан безнең дуслыгыбыз ныгып китте. Менә хәзер 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәбез, мин күпкә яшьрәк, ләкин яшь аермасын сизмим. Аның берничә ачык дәлиле бар. Аның берсе — Рифат абыйның замана белән бергә атлавы, беренче чиратта, аның социаль челтәр дөньясында шундый көчле итеп адым ясаулары белән бәйле.

Минем иртәм каһвәдән, Рифат абыйның төнлә пост итеп куелган шигырьләреннән һәм бакчасындагы чәчәкләреннән башланып китә. Мин һәрвакыт аңа кызганмыйча лайк куям. Әгәр дә мөмкин булса, мин ул лайкны икеләтә куяр идем. Филолог буларак әйтәсем килә, Рифат абыйның поэзиясе бик үтемле. Берьюллык, ике юллык шигырьләрендә никадәр тирән мәгънә! Җыентыгын кулга алу белән, аны бер сәгатьтә укып чыгып, шунда ук Рифат абыйга шалтыраттым. «Рифат абый, укып чыктым. Искиткеч поэзиягез белән сокланам, минем өчен зур ачыш», — дидем. Шигърият мәйданында Рифат абыйның үзенең кабатланмас стиле бар. Бүгенге көндә, миңа калса, бу өлкәдә бик кызыклы фәнни тикшеренүләр булырга тиеш. Бәлки, мин дә моңа бер өлеш кертермен», — диде ул.

Илгиз Халиков Бөтендөнья татар конгрессының медален һәм истәлекле бүләк — Бөтендөнья татар конгрессының кул сәгатен юбилярга тапшырды.

Шагыйрь җаны

Бу дөньяда юктыр шагыйрь

Булмаганнар,

Күңелләре мөлдерәмә

Тулмаганнар.

Бик күпләрнең җаны ташып

Түгелгәндер,

Ак кәгазьгә тамчы-тамчы

Сибелгәндер.

Тик күпләргә илhам килә

Бер минутка…

Бары шагыйрь җаны яна

Мәңге утта.

МИЛЛӘТ

Берсе — болгар, берсе — кыпчак,

Кайсы Алтын Урдадан…

Әллә инде татар дигән

Милләт hич тә булмаган?!

Берсе — мишәр, берсе — типтәр,

Кайсылары — керәшен…

Әй, татарым, син кайда соң?.. –

Төшләремә керәсең…

Төшләремә керәсең!!!

«Безне туган як шагыйрь иткән»

Һәрбер шагыйрь өчен үзенең туган ягы илһам чишмәсе булган кебек, Рифат Җамалга да туган җире — иң якыны.

«Туган ягын яратмаган, аның турында җырламаган шагыйрь юктыр. Безне туган як шагыйрь иткән. Мин шунда туганга, шунда үскәнгә шагыйрь булдым. Арча районында туып-үсеп, шагыйрь булмау бөтенләй мөмкин түгел. Минем әнием Яңа Иябашныкы. Кырлайга төшкәндә, уңга борылсаң, анда терәлеп тора Яңа Иябаш. Мин анда ел саен кунакка бара идем һәм Апуш уйнап үскән шул өйләрдә мин дә уйнап үстем. Шуннандыр, күрәсең, минем шагыйрьлек. Шул ук вакытта якташыбыз Сания Әхмәтҗанова бик дөрес әйткән: «Арчада шагыйрь булу кыен, чөнки анда шагыйрьләр күп», — ди ул.

Мирҗәмем — җир яме

Безнең авыл әллә ни зур түгел –

Урамы да аның өч кенә…

Халкы да аз (әмма өч Геройны

Биргән авыл булмый кечкенә -

Булса була бары төш кенә!)

Янында юк аның урманы да,

Күлләре юк, акмый зур елга…

Ник сагынам икән шул авылны

Өйдә чакта, эштә hәм юлда?!

Авылымның тузанына хәтле

Якын миңа элек-электән…

Сагыну хисе, олыгайган саен,

Арта гына бара — нилектән?

Бу сорауга җавап таба алмас

Хәтта туксан яшьлек бабай да…

Авылыма кайтсам әйләнәм мин

Ялан тәпиле бер малайга!

Кырларыңнан үтәм сөенә-сөенә,

Камылларың хәтта иркәли…

Оныталмам, авылым, оныталмам

Сызылып аткан hәр таң-иртәңне!

Оныталмам сихри кичләреңне,

Сайрар кошларыңның моңнарын…

Кайда гына булсам да мин, авылым,

Сине уйлап, сагынып җырлармын!

Табалмадым синнән матур урын,

Күпме эзләсәм дә, мирҗәмем!

Көч-дәрт бирәсең син hәр балаңа,

И Мирҗәмем минем — җир яме!

«Кулымда — каләм, күңелдә — галәм»

Балачагын исәпләмәгәндә, Рифат Җамал беркайчан да кулына каләм алып шигырь язарга утырмаган. Ул күңеленә килгәнне теркәп кенә барган.

«Мине бүген шагыйрь буларак олылыйлар, ләкин мин бөтен аңлы гомеремне авыл хуҗалыгына бирдем. Язучылар берлегендә эшләсәм дә, шагыйрь булсам да, моны онытмыйлар икән», — ди ул.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов — Рифат Җамалның укучысы.

«Бүгенге көндә лаборанттан алып, зур академиянең җитәкчесе, ректоры булып эшләгән кеше сез. Сездән нинди генә укучылар белем алмаган. Ветеринария академиясен тәмамлаган егетләр нинди генә өлкәләрдә эшләми. Алар Татарстанның гына түгел, ә Россиянең дә бик зур урыннарында хезмәт куялар. Бүгенге көндә дә сез укыган лекцияләр искә төшеп тора. Бар нәрсәне дә сез детальләп бирә идегез», — дип, фикерләре белән уртаклашты ул.

 Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев әйткәнчә, шагыйрьнең мәхәббәт турындагы шигырьләре бик күп. Аларны Тинчурин театры артистлары Гөлназ Нәүмәтова һәм Илфак Хафизов сәхнәләштерделәр.

***

Гөнаhлымын сине сөйгән өчен,

Гөнаhлысың мине сөйгән өчен.

Бәлки, Ходам, безне ярлыкарсың

Шушы утта янган, көйгән өчен.

Бәлки, Ходам, безне ярлыкарсың

Сагыш дәрьясында аккан өчен.

Сагышларга кайчак түзалмыйча

Сөю чоңгылында баткан өчен.

Гөнаhлымын өзелеп сөйгән өчен,

Җитмәгәнгә сине ташлар көчем.

Ялгыз гына үтәр сагышларга,

Җаным, сине җитәкләгән өчен.

Җибәр кулларымны! Мин китәрмен,

Гөнаhларны алып үзем белән.

Күз яшьләрең саф, гөнаһсыз булыр…

Җаннар гына… Әллә тере, әллә үлгән.

***

«Миңа барыбер!» — дип хатлар яздың…

Аңламадым — нәрсә барыбер:

Сагынуларым сиңа барыберме,

«Сөям» — диюемме тагын бер?

Бүтән инде «Сөям» димәм сиңа,

Сөюләрем булгач барыбер.

Үтәр вакыт. Синнән хатлар килер:

«Сөям», диген, җаным, тагын бер!»

Бәргәләнер йөрәк, талпыныр да –

Сөю булмас аңа барыбер.

Учларыма кысып йөрәгемне,

«Сөям», димәмен мин тагын бер.

Син язарсың: «Еллар үткән саен

Сине генә сөям барыбер!»

Тик бит сөю, җаным, кабатланмас,

Сөю була бары, бары бер.

«Ул күңелгә җылылык бирә торган кеше»

Буа Дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе-директоры, Татарстанның халык артисты Раил Садриев та шагыйрьнең шигырьләрен укыды, матур теләкләрен юллады.

«Сезнең шундый юлларыгыз бар: „Кулымда каләм, күңелдә галәм“. Менә моның белән күп нәрсә әйтелгән. Үлгәнче яшә, үлемнән артык яшәп булмый. Ну ЯШӘ! 90га, 100 гә хәтле егетләрчә!» — диде ул.

Шулай ук танылган яшь шагыйрьләр Рифат Сәлах белән Фәнил Гыйләҗев та юбилярга матур теләкләрен җиткерде.

«Фәнис Яруллин үзенең бер шигырендә татар әдәбияты өчен бик борчылып, „Аксакаллар китеп баргач, ниләр булыр, билгесез“, — дип язган. Бу минем җаныма тиде, шуңа җавап итеп шигырь яздым», — дип аңлатты Рифат Җамал.

Бер дә хафаланма, туган.

Билгесезлек монда юк.

Яшьләр булыр аксакаллар,

Язар шигырь шундый ук.

Аксакаллар китеп баргач,

Ниләр булыр билгесез.

Сез беренче түгел инде,

Без дә соңгы түгелбез.

Рифат Җамал әнисе турында да шигырен тәкъдим итте. «Аналарга багышлап язмаган шагыйрь юктыр», — диде ул.

Әниемә

Берәү югалтканны — берәү таба…

Кайчак шатланабыз юк-барга…

Кемдер ярсыз калып елаганда,

Икенченең бәхете шул ярда.

Ярлар, җылы урын, дәрәҗәләр,

Юлда яткан бакыр акчалар –

Без табабыз, я алабыз барсын,

Башкалардан безгә калсалар.

Шуңадырмы, бик тиз онытабыз,

Югалтып без тапкан әйберне.

Яңа ярлар таба гашыйклар да.

Еласа да кочып каберне.

Бары Ана таба үз баласын –

Шатлык-кайгы гомере буена.

Югалтса да кайчак күз алдыннан,

Югалтмый hич аны уенда!

Юбилярны котларга Ара муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде.

«Арча. Арча халкы кыз-улларың белән данлыклы ул. Шуларның берсе безнең каршыбызда басып тора — Рифат абый. Ул күңелгә шундый яктылык, җылылык бирә торган кеше. Ул шулхәтле җиңел кеше, нинди генә вакытта чакырсаң да, районыбызның балалары белән очрашырга булса да, һәрчак вакыт таба. Аның үзенә күрә тәнкыйте дә бик көчле. Әле бит сез Арча районы якташ язучыларыбыз берлеге җитәкчесе дә, аларны җитәкләп барасыз. Бүгенге үзегезнең урыныгызны республикада таптыгыз, анда тату эшлисез. Ике шигырегезнең берсе мәхәббәт турында, андый шигырьләрне азрак яз инде. Тормыш иптәшең дә көнләшәдер. Сез язган шигырь юлларын әйтәсем килә:

Кемнең юлдашы — кеше,

Кемнекедер — эт,

Кемнекедер — ат,

Кемнекедер — бет.

Рифат абый, тормышыңда юлдашың һәрвакыт кеше булсын, әгәр авырлыклар килеп, тормыш юлдашың атлар һәм этләр була икән, бетләр беркайчан да булмасын», — дип сөйләде ул.

Сиңа кайтам, Арчам

Ир-егетне галәм тарта,

Тик еракка барсам,

Сагындыра туган туфрак –

Сиңа кайтам, Арчам.

Аңым камил, җилкәләр киң,

Тик шулай да арсам,

Җанга, тәнгә сихәт эзләп

Сиңа кайтам, Арчам.

Туган җирнең көчен тоям,

Бәлаләргә тарсам.

Шатлыкта да, сагышта да

Сиңа кайтам, Арчам.

Сиңа кайтам.

«Аны коридорда күргәч, куркып кача идек»

Рифат Җамал — бик күпкырлы шәхес. Бу хакта ул үзе дә яхшы белә.

«Кайберәүләр Рифат шагыйрь түгел, ул ветеринар дип әйтәләр. Мин чынлап та моның белән килешәм. Мин ветеринар. Мин ветеринар булып кеше булдым. Шигърияткә керергә фундамент ясадым, чөнки мин яшь вакытта әдәбиятка килсәм, бәлки ул мәгънәле шигырьләрне яза да алмаган булыр идем», — ди ул.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов та шагыйрьне зурлады.

«Студент елларында ук безнең югары уку йортының җитәкчесе иде Рифат абый. Кечкенә генә булса да, буй җитмәслек кеше иде ул. Без, коридорда күргәч тә, аннан куркып кача идек. Менә шуннан тормыш юлларында безгә аралашып бергә эшләргә, яшәргә туры килде. Башта миңа аның кул астында, аннары аңа минем кул астында эшләргә туры килде. Хәзер дә без аралашып, ярдәмләшеп, сөйләшеп, бергә матур итеп эшлибез. Сезгә бу хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт.

Барлык укыткан укучыларыгыз, тәрбияләгән ветеринария табиблары исеменнән сезгә чын күңелемнән рәхмәтемне җиткерәм. Безнең ветеринария табиблары — күпкырлы шәхесләр. Алар җырлыйлар, уйныйлар, бииләр. Рифат абый шигырь яза. Аның иҗатын бик тирәннән беләм дисәң, дөрес булмас. Миңа бүләк иткән берничә китабын укып чыктым, бик мәгънәле шигырьләр. Аның төрлеләре бар: ике юллыклар, өч юллыклар... Биш юллык шигырь күргән юк иде әле. Кайберләрен аңлар өчен кат-кат укырга кирәк», — дип аңлатты ул.

 «Ул дөньяда син юк!

Китә алмыйм. Нихәл итәсе?!»

Кичә ахырында Рифат Җамал үзенең хатыны Даниягә рәхмәт сүзләре белдерде, аны хөрмәт итүен һәм бик яратканын әйтте.

«Без тормыш иптәше, дибез. Менә ул бик дөрес сүз бит, иптәшләр. Тормыш иптәше — ул чынлап та, безне гомер буе шушы тормышта озатып барган кешеләр. Ирләрнең иптәшләре — хатыннары, хатыннарның иптәшләре — ирләре. Минем монда тормыш иптәшем Дания утыра. Рәхмәт сиңа, Дания, миңа түзеп торганың өчен. Шагыйрьләр — хәйран авыр халык. Без синең белән өч бала үстердек, Аллага шөкер», — диде ул.

Китә алмыйм

Даниягә

Иксез-чиксез күктә янәшәдә

Башка дөньялар да бар, диләр.

Ул дөньяда тоташ бәхет кенә,

Исә, имеш, тик җылы җилләр.

Ул дөньяда юктыр хөсетлек тә,

Сугыш, талаш, мәкер, усаллык…

Янган йөрәгеңгә ут салмыйлар,

Чәчәк үстерәләр су салып.

Бу дөньяның зәhәр бураннары,

Ачы җилләр үткәч үзәккә,

Узмагачтын тоташ кара төннәр,

Якты көннәреңне түләп тә,

Мин кузгалдым шул дөньяны эзләп,

Талган кулларыма ут алып.

Әллә төштә тапкан кебек булдым,

Соңгы мәлне калдым тукталып.

Ник тукталдым?

Нәрсә тота мине?

Нигә килми моннан китәсе?

Тик бер сәбәп -

Ул дөньяда син юк!

Китә алмыйм. Нихәл итәсе?!

 «Монда минем шатлыгымны уртаклашырга килгән кешеләр утыра, чөнки сез беләсез: шатлыгыңны уртаклашсалар — ул тапкырлана, кайгыңны уртаклашсалар — ул бүленә. Бүген сез миңа бәйрәм алып килдегез. Бик зур рәхмәт сезгә барыгызга да!» — диде юбиляр.

Мин китәрмен берчак,

Ә бүгенгә борчак

Сибәм дөнья буйлап,

Юк-бар уйлар уйлап.

Яшим әле, яшим,

Кайвакытта яшним.

Чибәр кызлар күреп

Төшә кайчак бүрек.

Әле гаҗәпләнәм –

Язмыш –Галиҗанәп

hаман да кыйный,

Кыйнап hич туймый.

Тик тормыш, каhәр,

Матур шул кадәр!

Онытам кыйнаганны,

Сагынам сыйпаганны.

hаман да күңелдә

Җирнең кыз баласы.

Хур кызлары янына

Килмидер барасы!

Килмидер барасы!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100