Чаллы театры артисты Раушания Таһирова: «Ирем белән 27 ел яшәгәч язылыштык» | intertat.tatar

Чаллы театры артисты Раушания Таһирова: «Ирем белән 27 ел яшәгәч язылыштык»

Раушания Таһирова - гомере буе Чаллы дәүләт драма театрына тугры булган актриса. Аның белән театрдагы иң уңышлы рольләре, тормыш һәм гаилә мөнәсәбәтләре турында сөйләштек.

«Язган әйбер авызны ертып керә»

Раушания апа, балачагыгызны җылы итеп искә аласызмы? 

Балачагым искиткеч матур узды. Әни безне нибары 19 яшендә тапкан. Игезәк сыңарым да булган минем, әмма, кызганычка каршы, ул исән калмаган. Язмышыма язылгач, менә шулай яшь гаиләдә иң беренче, көтеп алынган бала булып дөньяга килгәнмен. 

Мине бик яратып, кадерләп, үчти-үчти итеп кенә үстерделәр. Әти-әни, әби-бабайлар кулларыннан да төшермәде. Әти-әни нык булды, эш белән яшәделәр. Гаиләдә биш бала үссәк тә, җитмәүчелек белән торганыбызны, авыр тормыш күргәнемне хәтерләмим.

Туган районым Чистай районы дип язылса да, чынлыкта Яңа Чишмә районына керә. Бик күп чишмәләре булган урман эчендәге кечкенә генә авылда туганмын. Ул авыл 1972 елда колхозларны берләштерү нәтиҗәсендә юкка чыгарылган. Халкы, еллар үткәч, кире туган авылларына кайтып урнашкан.

Ә безнең әти Чаллыдан ерак булмаган Бәтке авылына күченеп киткән. Мин шул урыс авылында, гел русча аралашып үстем. Күреп торасың, сөйләшкәндә һаман да рус сүзләре кыстырам әле.

Театр бүлегендә укыганда акцент белән интектегезме? 

Әти белән әнидән безгә өйдә русча сөйләшергә рөхсәт булмады. Алар белән гел татарча аралаша идек. Ләкин институтта акценттан качып булмады. Рус акцентын бетерү өчен бик тырышырга туры килде. 

Мин бит актриса буласы кеше дә түгел идем. Авыл хуҗалыгы институтына керергә әзерләнеп йөргәндә, Бәткегә Казанның мәдәният институтын бетергән бер апа килде. Мин озын чәчле, нечкә билле, чибәр кыз. Клубта җырлап-биеп йөрибез. «Бу сәләтең, матурлыгың белән нинди авыл хуҗалыгы сиңа! Гомер буе кирза итек киеп йөрерсеңмени?» — дип ачуланып, мәдәният институтына җибәрде ул мине. 

Минем әни: «Язган әйбер авызны ертып керә», — дип әйтә торган иде. Чыннан да шулай булып чыкты.  

Институтта укыганда да актриса булам дип укымадым мин. Авыл баласының тыйнаклыгы булдымы икән ул. Миңа актерлар, гомумән, икенче төрле кешеләр булып тоела иде. Диплом алып чыккач та, мин сәхнәдә уйнармын дип уйламадым.

Укып бетердем дә, кире Бәткегә әйләнеп кайттым. Чаллыда театр ачылуы турында әле ишетеп тә белмим. Клубка ремонт ясыйм дип, акчалар күчерттереп, ду килеп авылда эшләп йөрим. ГЭСның Тәүбә мәчете янында Тукай мәдәният йорты бар иде. Шуның кечкенә генә бүлмәсендә Чаллы театрының репетицияләре башланып киткән. Минем Фәрит исемле төркемдәшем дә шул театрга килгән. Үтеп барышлый, шул атылып чыгып, мине өстерәп диярлек алып керде. Театр дөньясына кереп китүемне сизми дә калдым. Аллаһы Тәгалә ничектер үзе юлын ачты. 

Институтта татар бүлеген махсус сайладыгызмы? 

Телне аралашу дәрәҗәсендә белсәм дә, минем матур итеп татарча сөйләшергә өйрәнәсем килде. Шуңа документларымны атап татар бүлегенә тапшырдым. Ләкин Бәткегә руслар арасына кайтып, бер ел эшләү дәверендә, тагын рус акценты кереп беткән иде. Чаллы театрына килгәч тә ул акцентны чистарту өчен тырышуларым. Инсафның колак итләрен ашап бетерә идем. Кич буе кычкырып татарча китап укыйм, Инсафтан һәр авазымны, һәр сүземне дөресләттерәм.

 Сезнең яшь, амбицияле вакыт. Театрда эшли башладыгыз. Өметләрегез акландымы?  

Гөлназ, амбицияләр турында сөйләгәндә, шушы театрга килү, сәхнәдә уйнау минем өчен үзе бер зур казаныш иде. Ул вакытта баш рольләрне уйныйсым килә дигән нәрсә дә юк әле. Нинди роль бирәләр, шуңа чатырдатып ябышам.

Каршылык гел бертөрле рольләр киткәч кенә барлыкка килде. Чөнки берара Фаил абый миңа ике тамчы су кебек охшаш рольләр бирә башлады. «Аты барның, дәрте бар» (Н.Гаетбаев) комедиясендә Октябрина, «Корт» (Ф.Галиев) спектаклендә Халисә… Мин аларның һәрберсенә үзенчәлек биреп уйнарга тырыштым инде. Ләкин соңрак алар минем үземә кызык булмый башлады. Тамашачының да сине башка характерлы рольләрдә күрәсе килә бит. Ул хакта турыдан-туры үземә дә әйтә башладылар. 

Фаил абыйга мин, әлбәттә, рәхмәтле, чөнки ул мине күреп алды, беренче тапкыр сәхнәгә чыгарды. Аның чорында матур-матур рольләрем дә булды. «Гашыйклар тавы»ндагы Мөнирә ролен мин үзем әни булып та карамаган килеш, яшь вакытымда уйнап чыктым. Сәхнәгә беренче адымнарымны ясаганда әлеге роль миннән зур җаваплылык сорады.

Шул ул ук Октябрина ролен дә уңышлы рольләремнең берсе дип саныйм. Иң кызыгы — мине ул рольдә халык танымый иде. «Аты барның, дәрте бар» спектакле чыгу белән, минем әбинең туган авылына гастрольгә чыгып киттек. Колхоз рәисе безне әзерләнеп көтеп торган. Спектакльдән соң өстәл артына кереп утырдык та, кемнедер көтәбез. Рәис әйтә: «Бер актрисагыз юк бит әле», — ди. Болар Октябринаны уйнаган актрисаны көтәләр икән, ә мин инде күптән алар арасында утырам. «Соң менә бит мин», — дим. 

Ул авылда минем бихисап күп туганнар яши. Ахырдан алар да килеп: «Син дә уйныйм дигән идең бит, нигә күрмәдек сине», — дип сорадылар. «Ник Октябринаны кем уйнады соң?» — дим. «Кит, юләр, ничек инде шундый ямьсез хатын син була аласың», — диләр. Бик кызык вакытлар иде ул.

Ә икенче зур рәхмәтемне, мин Булат Бәдриевкә әйтер идем. Бик талантлы, бик өметле режиссер иде ул. Аңа Казан тәнкыйтьчеләре дә зур өметләр баглады. Шундый яхшы спектакльләр чыгарды. Мин аның белән бик төпле, истә кала торган рольләр уйнадым. «Ана каргышы»н гына алыйк. Мин аны балалар әкияте генә дип әйтмәс идем. Олы кешеләргә, аеруча аналарга бик нык тәэсир итә иде шул спектакль. Куелса, ул бүген дә бик актуаль булыр иде. Кайвакыт замана әниләренең үз балаларына күрә алмас дәрәҗәгә җитеп кычкыруларын күзәтәм. Баласына дорфа итеп эндәшә, тавышында бернинди ягымлылык юк. Әнекәем, минем сүзем юк. Ул бала бит сиңа: «Әни мине тап», — дип килеп шакымаган.Үзеннән туган җан җимеше бит. Андыйларның баласын йолкып алып, юатасым килә башлый. 

Раушания апа, сез тамашачыны елатучы артистмы, көлдерүчеме? Нинди рольләр күңелегезгә якынрак? 

Иң мөһиме — тамашачы битараф калмасын. Көлгәндә дә, елаганда да, чистарынып кайтып китсен. 

Без Зифа апаның (Кадыйрова) әсәрләрен бик күп уйнадык бит. Бер бик якын танышым аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрне ярата иде.

Аның иренең холкы авыр. Вакчыл кеше. (Сүз уңаенан, ир-атларның вакчыл булуына без әниләр гаепле. Хәзер без артык өф-өф итеп андый вак ирләрне үзебез тәрбияләп үстерәбез). Шул танышымны ире авыру дәрәҗәсенә җиткерде. 3-4 яшендә баласында да чир таптылар. «Зифа апаның спектакльләрен карыйм да, минекеннән дә авыррак язмышлар бар бит әле. Минем, ичмасам, әти-әнием исән, торыр урыным бар», — дип уйлыйм. Шуннан бермә-бер җиңелрәк булып китә», — дип сөйли иде. 

Шуңа күрә, тамашачы еласын да, көлсен дә, битараф кына калмасын. Бары ул вакытта гына миссиябез үтәлгән дигән сүз. Ике көннән: «Нәрсә турында иде әле ул театр», — дип искә төшерә торган булмасын иде.

Рольне көтәсез, ә режиссер бөтенләй башка кешегә тапшыра. Андый вакытларда нәрсә хис итәсез? 

Яшь вакытта авыр була иде. Чөнки яшь чакта барыбызның да күренеп каласы килә. Хәзер җиңел генә үткәрәм мин аны. Рольне бик каты теләсәм дә, башкага биргәнгә алай уфтанмыйм. Фаил абый: «Бөтен кеше дә берьюлы бәхетле була алмый», — дип әйтә торган иде. Димәк башка кешегә язылган дип кабул итәм. 

Минем үз тәҗрибәмдә тискәре рольләр күп булды. Ләкин син ул рольне дә яратырга, аңа үзеңнең күпмедер мөлаемлелегеңне өстәргә тиеш. Югыйсә аны уйнауның бернинди кызыгы да калмый. Тискәре образлардагы сыйфатларның кайсы да булса безнең барыбызда да була. Алар миндә дә бар. Әгәр дә син ул рольдән үзеңә ниндидер тәрбия аласың, шул минусларыңны тыебрак торырга тырышасың икән — димәк роль уңышлы килеп чыккан. 

Образларыгызны акларга тырышасызмы?

Аз гына булса да акламасаң, ничек уйныйсың ди. Ул геройның характеры шундый булуның ниндидер сәбәбе бар. Шул ук «Корт»тагы Халисәне алыйк. Бер мүкләк ире бар инде аның. Тормышны ул тарта, барысына да өлгерергә кирәк. Шуңа җилтерәтә инде ул аны. 

Начар булса да, беркадәр мөлаемлек булырга тиеш ул образда. Кеше сиңа карап, мин болай эшләмәс идем дип утырырга тиеш. Яисә ул образда үзенең күршесен, туганын танырга.  

Кайсыдыр бер районга гастрольгә киттек. Тамашачы егыла-егыла көлә инде. Комедия булса да, бу хәтле реакцияне аңламыйбыз әле. Ул вакытта спектакльдән соң йортка төшәбез. Кунарга бер әбигә кайттык. «Үтердегез. Нәкъ безнең турыдагы спектакль күрсәттегез бит», — ди әбиең. Без фатирга төшкән әбине дә бер бабай үлеп яратып йөргән икән. «Ирем үлеп, 40 көнен уздыруым булды, модалы чалбарлар киеп, медальләрен тагып, минем янга ярәшергә килгән. Хәзер сезне карадым да, әллә бездән алып язылдымы икән бу спектакль дип утырдым», — ди. Ә халык спектакльдә авылдашларын таныган. Болай да һәрбер җөмләсе көлдерә торган комедия ул. Фаил абый аны бик уңышлы итеп куйган иде. Мин башкортлар уйнавында да караган идем, барыбер безнеке әйбәтрәк тоелды. 22 ел сәхнәдән төшмәде шул спектакль. Сагындыра ул вакытлар. 

Рольләргә карата тәнкыйтьне кабул итәсезме? 

Кайчак итәм, кайчакта юк. 

Ә Инсаф абыйдан тәнкыйть кабул итәсезме?

Без бер-беребезне тәнкыйтьлибез. Мин күбрәк тә тәнкыйтьлимдер әле аны. «Без бит авыл малае»нда Флүзә (Касаева) белән ирле-хатынлы булып уйныйлар. Флүзә кияүгә чыкмаган кыз. Инсаф та, мин карап торгач, читенсенә инде. «Инсаф, сез ирле-хатынлы кебек түгел. Нигә ояла-ояла гына үбешәсез соң сез. Гади тамашачы итеп кабул ит мине, уйна әйбәтләп», — дип ачуландым. 

«Көндәшлек олыгая-олыгая сүрелә»

Рольләргә кытлык кичергән еллар да булмый калмагандыр? Аларны ничек үткәрдегез? 

Булат киткәч, бер-ике ел булып алды. Мин аны бөтенләй кытлык дип тә әйтмәс идем. Ләкин характерым тиктормас, миңа гел эш булсын. Шуңа сәхнәгә сирәгрәк чыга башлавымны тойдым. Ләкин мин аны бик авыр кичердем дип әйтмәс идем. Чөнки минем өчен барыбер беренче урында гаилә булды. Юк, дөрес әйтмим, беренче урында Аллаһы Тәгалә. Яулык бәйләп йөрмәсәм дә, Аллаһы Тәгалә күңелемдә. 

Олы кызым тугач: «И, бердәнберем минем» дип сөям үзен. Әни кунакка килде дә: «Бердәнберең Аллаһ, кызым. Ә балаң — алтының, җимешең, кояшың», — дип әйтеп куйды. Шул мәңгегә күңелемә язылды. 

Бабайның коммунист булуына карамастан, безнең әби элек-электән диндә булган, ураза тоткан. Әни дә шул ук тәрбияне алган кеше. Әни: «Совет чорында ураза тоткан балаларның авызларына укытучылар көчләп ризык салалар иде. Ахырдан шуларның куллары корып, тилмереп вафат булдылар», — дип сөйли торган иде. 

Мәдәният институтын тәмамлаганга күрә минем массакүләм чаралар үткәрү буенча да белгечлегем бар иде. Мин үземә башка шөгыль таптым — бөтен шәһәркүләм бәйрәмнәргә сценарийлар язып әзерли башлады. Әле беркөнне генә 1995 елның шәһәр Сабан туена үзем язган сценарий килеп чыкты. Хәтта Фәйрүзә Мостафина мондый сценарийлар күргән юк иде әле дип, махсус премияләр дә яза иде. 

Мәктәпләрдә, педкөллиятләрдә, институтларда театр түгәрәкләре ачып, эшләп йөрдем. Эшсез ятам дип борчыла торган кеше түгел идем мин. 

Артистның үзенең дә әйтер сүзе булырга тиешме?

Спектакль сиңа андый мөмкинлек бирә. Ә кино юк. Ләкин үз сүзеңне әйтәм дип артык мавыгырга ярамый.Син сәхнәдә үзең генә түгел чөнки, анда әле синең партнерларың да бар. Үзең өчен генә уйнап йөрергә ярамый. Фаил абыйның бер сүзе ошый иде миңа. «Партнерны уйнатырга кирәк. Партнерны уйната белсәң, син дә күренәсең», — дия торган иде. 

Артистлар арасында «халтурить итү» бармы ул?

Сәхнә ул — зурайтып күрсәтә торган пыяла. Репетициядә халтура ясасаң да, йөзләгән күз сиңа карап торганда сәхнәдә алай эшләп булмый. Сәхнә утлы табага бастыра ул. Ролеңә алмаш артист булмаганда, чирле килеш, температура белән чыгып уйнаган вакытлар да булды инде. Сәхнәгә чыкканда гына битлегеңне салып куясың, урындыкта ингаляторың, даруларың тезелеп тора. Җырлап-биеп уйнап чыгасың да, кайтып егыласың.

Сәхнә артында көндәшлек яшиме? 

Көндәшлек, гомумән, кешегә хас сыйфат. Ләкин безнең коллективта алай аермачык күренмәде ул. Яшь чакта конкурентлык көчле иде, әмма кара көндәшлек булды дип әйтә алмыйм. Ничектер барыбер үзебезне тыярга тырыштык. Олыгая-олыгая ул сыйфат сүрелә. Безнең коллектив Аллаһка шөкер хәзер, бер гаиләгә әйләнеп бетте. Берәрсенең баласы чирләсә дә борчылабыз, өйләнсә — сөенәбез дигәндәй. Үз балаларыбыз кебек барысын бергә сәхнә артында үстердек бит. Безнең коллективта барысының да гаиләләре нык, балалары тәрбияле, белемле. Аларның укудагы уңышлары өчен дә, спорттагы уңышларына да сөенеп, горурланып яшибез.

Артист булырга теләгән яшьләрне нәрсә турында кисәтер идегез?

Театрдан башка яши алмыйсың икән, шул очракта гына бу өлкәне сайларга. Үзеңне күрсәтү теләгең генә булса — юк. Аннан гаиләң, ирең дә эшеңне аңлый торган булырга тиеш. 

«Һәрбер начар әйбернең соңгы ноктасы була дип яшәдек»

90 еллар Чаллы тарихына аерым бер эз салган еллар. Акчасызлык, бөтен әйбер дефицит. КАМАЗ заводындагы янгын да шәһәрдәге хәлне катлауландырган. Артистлар гаиләсе бу авырлыклардан нинди юллар белән чыкты?

Төрле чаклар булды. 90 еллар һәр гаиләдә авыр еллар булгандыр. Яшерен-батырын түгел, Инсафның беренче гаиләсендә баласы булгач, анда да ярдәм итәргә кирәк иде. Дөрес, әгәр дә ярдәм итмәгән булса, мин аның белән яшәмәгән дә булыр идем. Үзенең төплелеге, җитдилеге белән җәлеп итте дә инде ул мине.

Балага алимент та түләдек, болай да ярдәм иттек. Аның каравы, минем хәзер намусым чиста. Ул бала хәзер дә килеп керә. «Раушания апа» дип муеныма асылынып кочаклый, балалары «әбием» дип тора. Аралашабыз, озаграк күренмәсәләр: «Сиңа шалтыраттымы әле?» — дип Инсаф белән бер-беребездән сораша башлыйбыз. Кызлар белән дә аралашып торалар. 

Якынаймыйча яшәү мөмкинлегегез дә булгандыр. 

Инсафның баласына карата җылы мөгамәләдә булуын теләдем. Аның баласына мөнәсәбәте начар булса, миңа карата нинди булыр иде? Беренче хатыны ул баланы үзе генә тапмаган бит. 

Көнләшә идегезме? 

Кемгә?

Балага, мәсәлән.

Ничек ул балага көнләшәсең ди. Мин ул баланы кызгана гына идем. Балачакта авырып та алган иде. Без аны алып кайтып, табиблар белән сөйләшеп, минем яңа туган кызымның полисы белән операцияләр ясаттык. Ул вакытта Чаллыда медицина ярдәме теркәлү урыны буенча гына күрсәтелә иде.

Ул бала хәзер олы кызым кебек миңа. Үзеңнеке үзеңнекедер инде ул, ул яктан гөнаһына керә алмыйм. Ләкин барыбер мин ул баланы яратам. Аны үз балаларыма караганда күбрәк жәллим. Үз кызларыма да аңа бу тормышта күбрәк авырлыклар күрергә туры килде дип әйтәм. Чөнки үз балаларыбызга кулыбыздан килгән кадәр барысын да бирдек дип әйтергә була. Спорт түгәрәкләренә дә, музыка мәктәбенә дә йөрделәр, бөтен теләгән әйберләрен алып биреп тордык.

Ә беренче хатынына көнләшә идегезме? 

Көнләшү — көчсез кешеләргә хас хис. Үзеңне эчтән ашап йөрү, бер тиенгә дә кирәк булмаган сыйфат. Беркайчан да башыма юк-бар уйлар кертмәскә тырыштым.

90 елларны сөйләшә идек… 

Кайсыдыр елны эштә бер тиен дә акча акча түләмәделәр. Ә яшәргә кирәк. Инсафның туган авылында алып куйган җиребез бар иде. Шунда бер вагон кебек әйбер эшләдек тә, 25 сутый бәрәңгесен, суганын, кишерен утырттык. Яшермим, Чаллыга алып килеп, бәрәңге саткан вакытларым да булды. И, оялам инде үзем, сатып караган кешеләрме без. Эш хакы түләмиләр. Балаларны да аралашып үссен дисең бит, шуңа бакчага йөртәсе килә. Балалар бакчасына бер капчык бәрәңге илтеп бирәбез дә, бала шул хакка бер ай бакчага йөри. Икенче айда суган яки кишерләтә сөйләшәбез. 

Эштә дә хезмәт хакын азык-төлек белән түлиләр иде. Берсендә театрга тозлы балык алып кайтканнар. Әле анысы да коллективтагы бөтен кешегә дә җитми. Һәр артистка яртышар балык кына туры килә. «Кемгә койрык, кемгә баш», — дип, шул балыкны жирәбәгә салдык… Икешәр кило кыяр өләшкәннәре дә булды.

Аның каравы, аракыны күпме теләсәң, шуның хәтле бирәләр иде. Ләкин без принципаль рәвештә аракылата алмадык.

Андый кыен чакларда театрдан китәм дип уйламадыгызмы? 

Андый уй башыма кереп тә чыкмады. Һәрбер начар әйбернең соңгы ноктасы була дип яшәдек. Инсаф: «Китмисеңме?» — дип әйткәләде. «Юк, китәсең килсә, үзең кит», — дидем аңа да. Башка җирләрдә эшләштереп, тормыш итәрлек керем таба идек. Гастрольләргә йөргәндә колхоз рәисләре азрак ярдәм күрсәтә иде. Мин кабат туйлар үткәрә башладым. Ул вакытта инде, Аллаһка шөкер, акчага кытлык булмады.  

«Безнең идеаль гаиләгә өч ел»

Инсаф абый белән сезне театр таныштырган. Кем кемгә беренчерәк гашыйк булды? 

Ул миңа, әлбәттә (көлә). Ярты еллап артымнан йөрде дә, бер елдан соң никахлаштык. Ләкин син ышанмассың да — без әле өч ел элек кенә язылыштык. Мәхәббәт булмаса, бер-береңне аңламасаң, хөрмәт итмәсәң, пичәт кенә гаиләне коткара алмый дидек тә, яшәдек. 

Ике баланы да никах белән генә үстердек. Оныгыбыз туганнан соң гына, балалар: «Әни, сез Сафинаның туена кадәр шулай өйләнешмичә йөрерсезме икән?» — ди башладылар. Без инде кул гына куеп кайтырбыз дигән идек, берзаман ЗАГСка дәррәү балалар да килеп керде. Мендельсон маршлары белән тантаналы теркәү уздырдылар. Әби белән бабай шулай өйләнеште.

Әле күптән түгел мэриядән шалтыраталар. Безне республиканың «Идеаль гаилә» бәйгесенә җибәрмәкче булганнар. «Кызлар, идеаль гаиләгә өч кенә ел шул әле. Тәбрик итә аласыз, без яңа өйләнешкән парлар», — дип көлдердем аларны да. 

Бөтен кыз бала да туй күлмәге кияргә хыяллана бит. Бәлки сез теләсәгез дә, беренче гаиләсе барып чыкмагач, Инсаф абый «никах белән генә яшик» дип әйткәндер?

Хатын-кыз теләгәненә барыбер ирешә бит ул. Әгәр мин чынлап та теләсәм, рәсми теркәгән булыр идек. Зурлап туйлар үткәреп тә озак яши алмаган дусларым булды. Пичәт ул бернәрсә дә бирми. Безнең әби-бабайлар гомер-гомергә никах белән яшәгән бит инде. Гаиләләр мәчеттә яки чиркәүдә төзелгән. Рәсми теркәүләр совет чорында, чиркәү-мәчетләр бетерелгәч кенә гына барлыкка килгән бер ясалма әйбер. Шуңа күрә ул минем өчен мөһим булмады.

Әти-әниләр, туганнар туй ясавыбызны сорады, әлбәттә. Әби-бабайлар җыеп, матур итеп никах уздырдык. Кеше сүзләренә артык игътибар итмичә генә, шулай яшәлде инде. Аннары, тора алмасаң, чыктың, киттең дип тә уйланылгандыр.

Чыктың да, киттең дип… «Гаилә» сүзенә җиңел карау түгелме соң?

Мин киресенчә, төптән уйлау дип саныйм аны, Гөлназ. Әйтәм бит, аңлашу булмаса, пичәт гаиләне коткармый ул. Зурлап өйләнешеп, аерылышкан ничәмә-ничә гаиләне беләм. Хәзер әйтәләр рәсми аерылышучылар саны 80 процент дип. Әле бит ул рәсми никахка барып җиткәнче дә биш-алты кеше белән яшәп карый кайберәүләре.  

Иҗат кешесе еш гашыйк та була инде… 

Юк. Безгә кагылмый монысы. Инсаф ул үзе дә гомер буе тугры, гаилә җанлы булды. Берсендә көчләп диярлек санаторийга җибәрдем мин моны. Авырып та тора иде. Кичтән китте, иртәнге алтыда кемдер пышан-пышан ишек ача. Кем керер безгә дип куркып, ишек янына килеп бастым. Инсаф кайтып килә. «Әй, анда бик күңелсез.Балаларның берәрсен биреп җибәр әле, путевканы бүлеп, сөйләшеп кайттым ди. Кечкенәсен алып, китте санаторийга. 

Тормышта мөнәсәбәтләрне какшатырлык очраклар булдымы? Аларны ничек үткәреп җибәрдегез?

Аңлашылмаучанлыклар һәр гаиләдә була. Алар безне генә читләп үтмәде. Кешенең уңай һәм тискәре якларын, аның белән һәм ансыз тормышны үлчәүгә куеп үлчисең дә, әлбәттә инде, бергәләп яшәү ягы баса. Чыннан да кичермәслек адымнар да була. Әгәр кешенең тискәре сыйфатын берничек тә үзгәртә алмаячагыңны аңлыйсың икән — ул очракта китәргә кирәктер.

Мин артык хискә бирелмим. Салкын акыл белән эш итәргә тырышам. Аллаһка шөкер тормышыбыз бөтен яктан килгән. Балалар да әти-әни дип өзелеп торалар. Үзем генә булсам, алай ук булдыра алмаган булыр идем.

Гаиләнең нык булуы кемнән тора? Ир-аттанмы, хатын-кызданмы? 

Икесеннән дә. Җаваплылыкны берсеннән икенчесенә аударып калдырырга ярамый. Хәзер ир-атлар гаепле дияргә яраталар. Хатын-кызлар үзләре дә юләр алар.

Сугышлар бер-бер артлы ир-атларны кырган. Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы… Элек өч тиенгә дә тормаган, ләкин сугыштан исән кайткан ир-ат та алтын бәясенә йөргән. Хатын-кызлар аңа бәлки, элек борылып та карамаган булырлар иде. Ә сугыштан соң шул ир кисәге өчен талашып-сугышып, ирләрне үзләре үк бозып бетергәннәр. Шул ук аналар малайлар тәрбияләп үстергән бит инде. Алар да шуны күреп үскән. Мин ир кеше, димәк, мин хатын-кызга караганда өстенрәк. Шушы позиция хәзер дә буыннан-буынга тапшырылып бара.

Тормышта нинди принцип белән яшисез?

Кешеләргә начарлык теләмә һәм эшләмә. Яхшылык эшли аласың икән — бик әйбәт. Кайсы очракта да кеше булып калырга кирәк. Кайвакыт мин үзем хаклы булган очракта да, беренче барып гафу үтенәм. Дөньяның чисталыгы үзеңнән башланырга тиеш.

Нинди хыяллар белән яшисез?

Әле профессиональ яктан туктыйсым килми. Артистның аның үлгәнче сәхнәдән төшәсе килмидер инде. Минем дә эшлисем, матур образлар тудырасым килә. Гаиләм имин, бабаем сау-сәламәт булсын. Бу чирләр китеп, бәхетле яшәргә иде. Бәхетле кеше генә башкаларны да бәхетле итә. 

  • «Интертат» сайтында Раушания Таһированың тормыш иптәше Инсаф Фәхретдинов белән интервью чыккан иде.