Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирада Әюпова: «Үз телебездә кичәләр уздырмасак, телебезне саклый алырбызмы?»

Ирада Әюпова мәдәният министры булып килгәч тә, журналистлар белән очрашулар үткәрә башлады. Быел шундый өч очрашу узды. Ел азагындагы очрашуда министр мактаулы исемнәрне бирү системасы, милли кино һәм рухи фәкыйрьлекнең финанс фәкыйрьлегенә караганда начаррак булуы турындагы фикерләрен җиткерде.

news_top_970_100
Ирада Әюпова: «Үз телебездә кичәләр уздырмасак, телебезне саклый алырбызмы?»
Рамил Гали

Мәдәният министры Ирада Әюпованың журналистлар белән чираттагы очрашуы бик тыныч үтте. Бу сүлпәнлекнең сәбәбе министрлыкның матбугатка ачык булырга тырышуында, журналистлар белән индивидуаль эшләвендәдер, бәлки. Министрның шәхси телефоны күп журналистларда булып, күп проблемалар турыдан-туры хәл ителә башлагангадыр, очрашу «шартлауларсыз», тыныч узды.

Министр очрашуны мәдәни журналист, театр белгече Татьяна Мамаеваны искә алып, бер минут тынлыктан башларга тәкъдим итте.

Очрашу мәдәни журналистларның аксакалы Рәшит Әхмәтов чыгышы белән дәвам итте. Чыгышны бер җөмләгә белән сыйдырсак, ул «Шомбай-фест» һәм «Һөнәр» фестивальләренә, шулай ук, Буа театрының «Иран конференциясе» спектакленә дан җырлау иде. Каршы чыгучы булмады. Чөнки министр белән очрашуга утырышлар залын тутырып килгән журналистларның бик азы гына бу фестивальләргә йөрде.

Министрның журналистлар белән сәгать ярым очрашуындагы беренче тема — мәдәниятебезнең иң зәгыйфь «боҗрасы» булган кино турында иде.

Кино. «Без кинода әле система төзи алмадык»

Мин бездә төшерелгән «Байгал» фильмын яратып карадым, «Мулла»ны… «Мулла» күп илләрдә күрсәтелде, яхшы фикерләр белән кайтты. Әмма болар прокат тарихы түгел. Бездә кино әһелләре өчен үзләрен иҗади үстерү алгы планга чыга. Мин минкультка килгәч тә «Татаркино» коллективы белән очраштым. Анда әйткән сүзләремне тагын кабатлый алам: «Без нәрсә әйтергә теләвебезне һәм дөньяга аңлаешлы булсын өчен ничек әйтәсебезне белергә тиешбез». Кино — ул тамашачының ихтыяҗы күзалланмаган, прокаты уйланмаган чыгымнар гына булырга тиеш түгел. Кино төшерү өчен система булдыру кирәк. Бу — беренче чиратта мәктәп, икенчедән — иҗади ирек. Мәктәп һәм иҗади ирек булса гына ресурслар эзли башларбыз. Кинода әле бу системаны төзи алмадык.

Мин аңламыйм — нигә без театрда куелган әсәрне экранга чыгарасыбыз килә соң? «Мулла»ны сәхнәдән карадык һәм кино төшердек. «Исәнмесез»не карадык, хәзер төшерә башладык. Миңа «41нең арбалы хатыннары» әсәре сюжеты белән килделәр… Журналистлар, әйдәгез, алдагы елда милли кинобызны һәм, миллине генә дә түгел, яктырта башлыйк.

Автор комментарие: Ирада Әюпова милли кино диде. Региональ түгел, МИЛЛИ. Монысы иң мөһиме!

Фольклор. «Халык бәйрәмнәре халыкның үзендә сакланырга тиеш».

Халык бәйрәмнәрен пропагандалау министрлыкның өстенлекле юнәлеше булачак. Әмма халык бәйрәмнәрен дәүләт кенә саклый алмый. Ул халыкның үзендә сакланырга тиеш. Фольклор турында сөйлибез икән, костюм аутентик булырга тиеш. Без аны кигәндә стилизацияли алабыз, әмма халык бәйрәмнәрендә аутентик костюм булырга тиеш.

Искәрмә: Быел Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәгендә дә зур үзгәрешләр булды — Татарстандан фольклор юнәлешендә беренче номерлы белгеч булган Фәнзилә Җәүһәрова эштән китте.

Цирк. «Казан циркы мәсьәләсендә „катып калган ноктадан“ кузгала алырбыз дип уйлыйм»

Циркта беренче проблема — кадрлар. Безнең цирк мәктәбе бар, ләкин кадрлар биредә калмый. Икенче сорау — теләк булырга тиеш. Әлегә ул күренми. Без үткән атнада гына Рамил Шәрифуллин белән сөйләштек. Мин аңа нәрсәдер үзгәртү теләге булырга тиешлеген әйттем. Без цирк ресурслары кулланылган программа әзерләргә хыялланабыз. Бу цирк программасы гына түгел, цирк сәнгате элементлары катыштырылган театральләштерелгән программа булырга мөмкин. Ә профессиональ труппа турында сүз бара икән, бу беренче чиратта кадр мәсьәләсе. Бу бик озак процесс. Кешеләрне югалту җиңел ул, кире кайтару авыр. Безнең чыгарылышлар Цветной бульвар циркында да, Дю Солейда да эшлиләр. Без аларны әзерләүгә акча кертәбез. Казан циркы мәсьәләсендә «катып калган ноктадан» кузгала алырбыз дип уйлыйм».

Автор комментарие: Ирада Хафизҗановна кадрлар түгел, кадр диде. Төп кадр директор булгач, мин җитәкче проблемасы бар дип аңладым. Бәлки, мин генә шулай аңлаганмындыр…

Искәрмә. Быел март аенда Казан циркына яңа директор билгеләнде. Директор ачык конкурс аша сайланды. Рамил Шәрифуллин — элеккеге цирк директоры Дамир Шәрифуллинның улы. Ирада Әюпова яңа директор билгеләнүе турында журналистларга хәбәр иткәндә Казан циркының прокат мәйданчыгы гына булуыннан туктап, үз труппасы төзеләчәге турында да әйткән иде.

Бүләкләү системасы. Татарстанның дәрәҗәле исемнәре

Дәүләт бүләкләре бирү системасы Советлар Союзында һәм социалистик илләрдә актуаль булганын беләсездер. Дөньяда андый система юк. Хәер, Төркиядә бар. Анда халык артисты бик зур статуска ия: андый кешене дәүләт күтәрә һәм аны социаль дәрәҗә белән дә тәэмин итә. Ә бездә исем бирү, «Рәхмәт»тән соң, кешенең дәрәҗәсен тануның иң арзанлы юлы. Башта — рәхмәт, аннары — дәрәҗәле исем. Без халык артисты булу нәрсәдә чагыла икәнен аңлап җитәргә тиешбез. Бу исем аның социаль статусын үзгәртә аламы икәнен аңларга кирәк. Ул бит медаль элү генә түгел, ул нәкъ менә статусны үзгәртә аламы? Бәлки, «ачы тамыры», ә бәлки киресенчә, үсеш перспективасы шундадыр — статусны үзгәртә алуындадыр. Без бу тема буенча үзара да сөйләшәбез, законнарны да өйрәнәбез.

Бүләкләү системасы. Татарстан шәхесләренә Россиянең дәрәҗәле исемнәре

Мин кадрлар мәсьәләсе буенча федераль белгечләр белән дә сөйләшеп караганым булды, алар шәхеснең ил күләмендә танылган булуы кирәк, диләр. Бу яктан карасак, безнең шәхесләр дәрәҗәгә ирешсен өчен Россия күләмендә танылырга тиеш икән, димәк, без сәнгатебезне Татарстанда гына түгел, Россия территориясендә дә танытырга тиешбез.

Опера. «Без милли опера мәктәбе тудыра алабыз»

Альбина Шаһиморатованың опера сәнгате мәктәбе ике юнәлештә эш алып барачак. Беренчесе — даими вәкиллек. Биредә Альбина Шаһиморатованың укучылары бар. Мәсәлән, Эльза белән Артур Исламовлар — аның укучылары. Чакырылган белгечләр белән осталык дәресләре алып барылачак.

Минем өчен бу мәктәпнең кыйммәте милли операларны трансляцияләүдә. Бу мәктәп классик опера сәнгате өчен кадрлар әзерләү түгел. Аның кыйммәте — милли опера өчен кадрлар җитештерү. Без — уникаль территория. Бай мирасыбыз бар. Без милли опера мәктәбе тудыра алабыз. Менә шуннан соң без операларыбызны илләр буйлап трансляцияли алабыз. «Җәлил»не яки «Шагыйрь мәхәббәте»н, әйтик, Казахстанда, Азәрбәйҗанда куя алабыз.

Искәрмә. Альбина Шаһиморатованың опера сәнгате мәктәбе Сәйдәш мәдәният үзәгендә ачылды. Реконструкцияләнгән мәдәният үзәгенең ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Театр. Театрда бала «үтерергә» ярыймы?

Театр елы тәмамланып килсә дә, очрашуда театр турында бердәнбер сорау «Театрларда бала үтерү күренешләре булган спектакльләргә» багышланган иде.

Депрессия чорында психологик драмадан да яхшырак дару юк диләр… Без эксперименталь спектакль чыгарганда максатчан аудиторияне ачык күзалларга тиешбез. Көч куллану, җәберләү күренешләре булса, аны балалар карарга тиеш түгел. Маркировка булсын — иң мөһиме шул. Кеше кая барганын белеп барырга тиеш. Ул үзенең әхлакый, конфессиональ позициясеннән чыгып, моны кабул итә алачакмы — ул аны алдан белергә тиеш.

Альтернатив мисал китерәм. Әйтик, спортзалга барсагыз, тренажерда җайлап кына йөреп торсагыз, эффекты булмас. Эффект авыртудан башлана. Авырттымы — димәк, процесс башланды, мускул тукымалары формалашачак. Ал күзлек киеп яшеренеп яшәргә була. Ә бит җан чыдамлылыгы җанны тәрбияләүдән башлана. Бары тик тамашачы белән дөрес коммуникацияләр булдырырга кирәк, режиссерның фикерен аңлата белергә генә кирәк. Тамашачыны әзерләргә кирәк. Мин бер мисалны еш китерәм. «Тормышмы бу?» спектаклен караганда еларга тиешле урында кеше көлә башлый. Мин ничек шулай яшәп була дип еларга әзер идем. Алар көлә… Кеше сәнгатьтән күңел ачу көтә. Бу дөрес түгел. Күңел ачулар да булырга тиеш. Мәдәният министрлыгын күңел ачу индустриясе дип кабул итү дә бар…

Искәрмә. Камал театры «Яшьләр сишәмбесе» проекты кысаларында өч спектакль тәкъдим итә. Аның берсендә — «Томан» әсәрендә героиня баласын үтерә. Дөрес, режиссер әсәрне үзгәртеп сәхнәләштерде, спектакль буенча карасак, бала саташкан героиняның фантазиясе булырга мөмкин. Әсәрне Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерде. Пьеса авторы — Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.

Музей. «Барлык музейларны туристлык маршрутларына яраклаштырып бетерү дөрес түгел»

Музей ул бер тапкыр барып кайта торган урын була алмый. Хәзер мондый караш актуаль түгел. Кешенең музейга кабат әйләнеп килерлек сәбәбе булырга тиеш.

Хәзер Сәйдәшев музеенда реставрация төгәлләнеп килә. Без аның Тинчурин театры белән янәшәлеген истә тотып, ул театр һәм музыка сәнгатенең бер өлеше итеп күзаллыйбыз. Ул мемориаль тарих кына булып калмасын иде. Сандецкий утарының реставрациядән соң ачылышын көтәбез — бик матур булачак. Казан Кремле музейлары концепциясе буенча фикер алышулар бара. Бөек Ватан сугышы музее Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына ачылачак. Гаяз Исхакый музее буенча проект-смета документация эшләре төгәлләнеп килә. Аның музее нинди булачагы күзаллана башлады.

Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музеен район үзәгенә — Чистайга күчерү турында да фикерләр булды. Мин моңа каршы. Аңлагыз: мемориаль музей ул шәхес кенә түгел, ә җирлек тарихы. Барлык музейларны туристлык маршрутларына яраклаштырып бетерү дөрес түгел. Киресенчә, маршрутлар үзләре музейларга туры китерелергә тиеш. Монысы дөресрәк. Күчерә башласак, әйдәгез, бөтенесен Казанга күчереп бетерик, алайса. Бөтенесен бер селтәнүдә карап чыксыннар да — эш беттеме?! Бу дөрес түгел. Урынның серен, сакральлеген сакларга кирәк. Тарих ул зур объектлар гына түгел, ә шушы зур булмаган музейлар да.

Искәрмә. Күренекле татар язучысы Гаяз Исхакый музее 1993 елда Яуширмә авылында ачылган. Ул 1999 елдан бирле республика күләмендәге мәдәни мирас объекты булган Сәйфетдин сәүдәгәр йортында эшләп килә. Музей Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгының филиалы булып тора. Аның фондында 3000 экспонат бар. Яуширмә авылы район үзәгеннән 28 км ераклыкта урнашкан. Музей бинасы ремонтка мохтаҗ иде.

Бәлки, безгә Әдәби музей кирәктер…

Шәхесләргә музейлар темасын дәвам итеп. Без шәхесләргә бай халык. Туфан Миңнуллин, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров… Талантларыбыз күп. Әмма аларны комплекста сакларга иде. Теге яки бу язучының иҗатын аңлау өчен шул буынның иҗаты белән танышырга кирәк. Менә шундый контекстта Әдәби музей кирәктер, бәлки. Музыкаль музей да…

Мәдәни төзелешләр турында

Республикадагы барлык төзелеш объектларының 40-50 проценты — мәдәният объектлары. Яңа гына „Сәйдәш“ мәдәният үзәге ачылды. Мәдәнияткә шулкадәр акча түгелгән дип зарланып язучылар бар. Сугыш елларында да кешеләр мәдәни мирасны саклау өчен гомерләрен биргәннәр. Нәрсә булды соң безгә? Ни өчен без мәдәнияткә акча кертелергә тиеш түгел дип саный башладык? Үзләрен фәкыйрь дип язалар, гаджетында утырырга, комментарий язарга вакыты бар, үзе хәерче имеш… Әйе, төрле дәрәҗә керемнәр бар.

Ләкин нигә без финанс хәерчелеге турында гына уйлыйбыз соң? Рухи фәкыйрьлек куркынычрак бит.

Финанс ягын рәтләргә була ул. Мин дә Татарстанга килгән фәкыйрь идем. Акчам бөтенләй юк иде. Айлар буе томат пастасы белән болгатылган макарон ашап яшәдем. Әмма мин китаплар укый идем. Кеше барыбер кеше булып калырга тиеш. Мәдәнияткә инвестицияләр бик кирәк. Бу бик әһәмиятле. Болар бездән соң каласы…

Журналистларга өндәмә

Сездән күп нәрсә тора! Күбегездә минем номерым бар — без элемтәдә булырга тиеш. Мәгълүмат тикшерелмәгән булса, без дөрес булмаган мәгълүмат тоткыны булырга мөмкинбез. Чөнки кешеләр журналист мәгълүматына ышана. Хәзерге вакытта кешенең интернет басмаларга ышанычы зур, газеталарны азрак укый башладылар.

Журналистларга бонус

Фотография документ кына түгел, сәнгать әсәре дә. Киләсе елга ике иҗади конкурс үткәрәбез. Берсе — сәнгать әсәре буларак, фоторәсем конкурсы, икенчесе — сәнгать әсәре буларак, журналист язмасы.

«Без үз телебездә чаралар уздырмасак, телебезне саклый алырбызмы?»

Тыныч кына барган сөйләшүнең кульминациясе Любовь Агеева булды. Авторлык хокукымнан файдаланып, аның фикерен язманың финалга күчердем.

Любовь Агеева, журналист, «Вечерняя Казань» газетасының бүлек мөдире (1979-91), «Казанские ведомсти» газетасының баш мөхәррире (1991-95), ТР Дәүләт Советы матбугат үзәге җитәкчесе (1995-03). Хәзерге «Казанские истории» альманахын чыгара, республика тарихына багышланган китаплар авторы.

Туксанынчы елларның икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшинның матбугат үзәге җитәкчесе Любовь Агеева: «Минем белән ризалашмаслар да, бәлки, шулай да тәвәккәлләп әйтим әле. Быел без мәдәни киңлекне татарчага һәм гомумигә бүлдек кебек. Татар телендә милли матбугат конференцияләре үтә башлады. Бездә милли характердагы бик матур бәйрәмнәр барлыкка килде. Боларның барысы да яхшы, ләкин бер проблема бар. Минем оныгым Казан Кремлендәге милли фестивальгә барды. Аңа бик охшаган, ләкин ни өчен азрак булса да, русча текст булмаган соң? Ул татарча белми — тик бу аның гаебе түгел. Ул мәктәпләрдә икетеллелек вакытында татар телен укыды, ләкин мәктәп аны татарчага өйрәтмәгән. Бездә икетеллелек культурасының инфраструктарусы төзелмәгән. Ул Дәүләт Советыннан ары китә алмады булса кирәк. Тагын каядыр кулланыла инде. Инглизчәгә тәрҗемә итәсе булганда, колакчынга татарча да әйтүләре мөмкин. Матбугат конференциясе мәсьәләсендә фикеремне Римма Ратниковага җиткергән идек. Аның Татарстан Журналистлар берлеген җитәкләгән вакыты иде. Хәзер матбугат конференцияләре татарча булганда кисәтелә. Мин аларга теманың татар журналистларына гына түгел, башка аудиториягә дә кызыклы булу мөмкинлеген әйттем. Безгә әле русларга да, татарларга да бу җирдә яшәргә дә яшәргә. Без рус теллеләрнең дә татар мәдәнияте белән кызыксынуын тәэмин итәргә тиештер. Алар да татар концертларына йөрсеннәр. Алар өчен аз булса да рус теленә тәрҗемә ясасак, артык булмас иде. Мин бу хакта 1987 елда татарча концертлар булганда ук язган идем инде. Мәдәниятара киңлектә якынрак аралашсак иде».

Мәдәният министры Ирада Әюпованың җавабы: «Безнең ике дәүләт телебез бар — рус һәм татар телләре. Бу яктан карасак, рус театрларында да бөтен контентны татарчага тәрҗемә ителергә тиеш. Без ике теллелекне истә тотып, рус контентының татарча трансляцияләнүен тәэмин итәргә тиеш булабыз. Бу шактый чыгымнар сорый. Мин моны перспективалы юнәлеш дип саныйм.

Мин Бакуда туып үстем һәм Россиягә 25 ел элек килдем. Татарча белми идем. Татарчаны соңгы җиде елда өйрәндем һәм мин аны хәзер яхшы беләм. Ләкин сөйләшә башлагач уңайсызланам — шул кыенлык тудыра. Чөнки мин рус телендә уйлыйм, фикеремне башымда тәрҗемә итәм. Ә татарча смс язышканда бик җиңел аралашам. Минем белән язышкан кешеләр моны раслый ала. Рус тирәлегендә үскән кешеләрнең бу проблемасы бар.

Татарча өйрәнергә мине министрлыкта эшләүдән бигрәк татар театрын яратуым этәрде. Театр сәхнәсеннән ишетелгән текстны аңлап ләззәтләнергә теләдем һәм тырышып татарча өйрәндем. Мин Камал театры спектакльләрен яратам, Тинчуринга да йөрим. Миңа бу бик ошый.

Тел мәсьәләсендә идеаль модель Швейцариядә дип саныйм. Анда дүрт дәүләт теле. Бу илдә һәр кеше, кая гына булмасын, шул дүрт телнең берсендә сөйли ала. Телләрнең берсе — иске роман теле. Сөйләшүчеләр саны — 2500-3000 кеше.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган концертта Италиядән килгән делегация катнашты. Программада Җәлилнең әнисе белән булган диалогы бар иде. Аларга ул шулкадәр ошады. Ә бит алар татарча да, русча да белми, итальян теленә тәрҗемә дә юк иде. «Аңладык», диделәр. Мөгаен, күңел белән тыңларга кирәктер. Бер-беребезгә ихтирам белән карарга өйрәник.

Без зур халык түгел. Дөнья буйлап нибары 7 миллион кеше. Бәлки, яртысы диик, татарча беләдер. Без үз телебездә чаралар уздырмасак, телебезне саклый алырбызмы? Нәрсәнедер аңламасаң, күршедән дә сорап була бит инде аны. Миңа төрле чараларда һәрчак тәрҗемәче булырга туры килә. Төрле киңәшмәләрдә дә коллегаларга тәрҗемә белән булышам. Кыенсынмыйм. Ә инде татарча чараларга килгәндә, алга таба чыннан да, яшь чикләре күрсәтелгән кебек, кулланылган тел турында да маркировка булдырыргадыр, бәлки».

Искәрмә. «Татарстан Республикасының ике законында Татарстандагы белдерүләр, афишалар республиканың дәүләт телләрендә булырга тиеш. Татар театрлары афишаларын рус телендә яза, димәк, закон саклана. Әмма без рус телендә эшли торган театрларда татарча мәгълүмат таләп итә алабыз… Качалов театры афишаларын татар телендә язмый. Ә закон буенча — тиеш. Татар театрларыннан татарча булуны таләп иткән хәлдә, без рус театрларының афишалары булса да татарча булуын сорый алабыз икән. Җәмәгатьчелек сорый ала», дип язган иде «Интертат» быел октябрь аенда.

Сөембикәгә урын эзләп…

Очрашу тәмам. Ирада Әюпова скульптор Камил Муллашев белән бергә Казанда Сөембикәгә һәйкәл кую өчен урын карарга китеп барды. «Кремль — ЮНЕСКО объекты, без анда нәрсәдер эшли алмыйбыз. Икенчедән, Кремльдә бер Сөембикә бар инде — Сөембикә манарасы. Башка Сөембикә кую дөрес булмастыр. Шуңа башка урыннар карыйбыз», диде ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100