Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев:«Шигърият кичәмә ни күрсәтер дип баш тыгучылар кереп тормасын»

12 февраль көнне Камал театрының Кече залында Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның «Киек каз юлы» шигърият кичәсе үтә. Хәбәрчебез автор белән сөйләшеп, әлеге шигъри композицияне күзалларга тырышты.

news_top_970_100
Илтөзәр Мөхәммәтгалиев:«Шигърият кичәмә ни күрсәтер дип баш тыгучылар кереп тормасын»
Солтан Исхаков

Илтөзәр, сезнең белән күптән сөйләшәсе килә иде. «Киек каз юлы» шигъри композициясе инфосәбәп тә булды, гәрчә артист белән сөйләшеп утыру өчен андый инфосәбәпләр мәҗбүри дә түгел.

Пандемиянең башлангыч чорында өйләргә бикләндек бит әле, ярты ел бөтенләй ябылуда булдык. Аның бер-ике атнасы ял кебек булды, бәласе дә күренмәде, тыныч кына гаилә белән чәй эчеп, теләгән кадәр йоклап, тәрәзәдәдән карап, уйларны тәртипкә салып яшисең. Шуннан бер айга сузылгач, эш поша башлады. Бер яктан рәхәтен рәхәт ул безнең кебек зур яллар күрмәгән кешегә. Ләкин гомернең заяга узуы эчемне пошырды. Тик кенә текәлеп утырам, башта нәрсәдер әйләнә… Хәтердә булган шигырьләрне кабатлап утыра башладым. Мин аларны дөрес сөйлимме икән дип балконга чыгып сөйләп карыйм, тагын кереп чәй эчәм… Шулай итеп ярты сәгатьлек программам барлыкка килде, бәлки, күбрәктер дә.

Элек шигырь ятлап утырырга вакыт та юк иде, ял иткәндә башка шагыйрьләрне ятлый башладым. Яшьләр шигърияте хәзер бик матур.

Шигърият кенәме?

Әйе. Проза турында алай ук әйтә алмыйм. «Казан утлары”н бер ел алдырып карадым, карап чыктым. Кызганыч, шигърияттән канәгать булган дәрәҗәдә үк прозадан кәнәгать түгелмен. Ул шулай буларга тиеш — тормыш синусоида белән бара. Шигърияттә яшьләр кыюрак та, затлырак та, чистарак та шикелле. Кызларыбыз иҗаты бигрәк тә соклангыч: Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Йолдыз Миңнуллина дисеңме. Гәрчә, программамда, нигездә, ир-ат шагыйрьләр булса да. Шигырьләренә анализ бирүем түгел, мин аларны, әни әйтмешли, күңелемә бикләдем. Җыя башлагач, программам сәгаттән артып китте, шуннан мин аларны или башладым.

Шигырьләрне күп укыйлар, нәфис сүз бәйгеләре дә булып тора, аның хәзер саллы призлар бирелә торганнарын да беләбез. Яңалыгың нидә димме соң?

Әйе. Социаль челтәрләрдә коры хис дулкыннарында оеп, күз яше савучы-укучыларны еш күрәм. Музыкасы да яңгырап тора. Андый шигърият миңа кызык та түгел, эчне дә пошыра, мин берне дә тыңлап бетерә алмыйм. Аларның үз аудиториясе, ә мин башка аудиторияне күздә тотам — минем үз теләктәшләрем бар.

Кемнәр алар?

Аларның һәрберсе аерым үз дөньясында яши, ләкин алар бергә җыелып, шигырь тыңлауга мохтаҗ. Шигърияткә аерым-аерым ялгыз сокланучыларны җыясым килде. Шул уй белән яшәдем. Режиссерыбыз Фәрит Рәфкатович та театрга җыелгач: «Эпедимия вакытында нишләдегез?» - дип сорады. «Тик ятмадык, шундый программа туып килә. Кече залда бер кичә уздырып булмыймы?» - дидем. Фәрит Рәфкатович: «Берәрне генә итмибез, әйдә, ай саен була торган итеп репертуарга кертеп карыйк», - диде. Шул сөйләшүдән соң елдан артык вакыт үтеп китте. Театрның мәшәкатьләре күп бит, мин инде сүрелә дә башлаган идем, быел ел башында: «Син ник килмисең? Оныттыңмы әллә?» - дип, театрдан шалтыраттылар. Мин инде кисәк кенә шул очрашуга әзерләнә башладым.

Яныңда татар театрының иң талантлы актрисаларының берсе яши торып, ялгыз гына әзерләнмәгәнсеңдер, әлбәттә. (Хатыны Ләйсән Рәхимова күздә тотыла - авт.)

Әйе, ялгыз гына әзерләнмәгән идем. Без бит иҗади гаилә. Ләйсән тавышын чарлап, романслар, төрле җырлар әзерләп куйган иде, шигырьләре дә бар. Мәскәүдән кыз да кайткан иде, дистанцион укыдылар бит, аның һөнәре дә сәнгать өлкәсе белән бәйле (Ләйлә Мөхәммәтгалиева Мәскәүнең МХАТ мәктәп-студиясендә ут куючы рәссам, сценограф-технолог һөнәре буенча белем ала - авт.). Кыскасы, «Мәҗбүри ял» җимеше булып, шушы программа туды. Башта ул безнең башта туды, хәзер инде шуны сәхнәдә тормышка ашырырга кирәк. Ничек барып чыгар, анысын Аллаһ белә. 12 февраль көнне Кече залда дип тәгаенләделәр.

Режиссеры да үзеңме?

Ни өчен режиссёры үзем булуын аңлатам: бу бит шактый гомер эчендә минем уйда туган, уем эчендәге теләкләрне режиссёрга аңлатканчы… Ул бит инде зур әйбер түгел. Спектакль булса, мин, әлбәттә, режиссёр сорар идем. Монда инде техник моментларны гына кушасы калды. Иң мөһиме — үземнең сәхнәгә чыгасы килү теләген җуймау. Сәхнәгә чыгу теләге сүнмәсә, теләсә нәрсәне эшләргә була.

Шулай да тамашачыңны ничек сурәтләр идең?

Бер сәгатьлек программа — бер сәгать шигырь тыңлау ул, шигырь яратмаган кеше аны түзә алмый. Монда минем максат зал аншлагы түгел, күңелләре аваздаш кешеләр аншлагы. 20 кеше булса да, безнең күңелләр шундый итеп ачылып, бәйләнеш урнаша икән, шундый халәттә 1 сәгать яши алабыз икән — бу кайбер кеше гомер буе да кичерә алмый торган халәт. Миңа нәрсә күрсәтер инде бу, дип ишектән башын тыгып торучы кеше анда кереп тә тормасын! Анда бию дә, заманча ритмнар белән тырышып җырлаулар да булмаячак.

Кайчагында дүрт юллык шигырь дә тетрәндерә, көне буе бернәрсә дә күрәсе килми. Кайвакытта кирпеч-кирпеч томнар укыйсың… һәм бернинди йоклата торган дару да кирәкми.

Ягъни без ул кичәдә син шигърият дип санаган шигъриятне таный алачакбыз, әйеме?

Хәзер бит балаң гуманитариймы, әллә төгәл фәннәрне яхшырак укыймы дип аералар. Минемчә, сорау алай куелырга тиеш түгел. Янәсе, кемнеңдер баш миенең йә бер ягы, йә икенче ягы күбрәк эшли. Килешмим. Сәнгатъ белән фән — бер үк тәңкәнең ике ягы кебек ул. Тәңкәнең бер ягы байрак рәсемле була, икенчесе — тыйнаграк. Ләкин шул ук тәңкә ул. Шуңа күрә миңа коры хискә генә корылган сәнгать әсәрләре кызык түгел. Сәхнәдә дә мин кешенең күзләрендә мәгънә һәм белем күрмим икән, миңа кызык түгел. Бигрәк тә бүгенге көн сәнгатендә. Шуңа күрә бу кичәдә сәнгатькә, гармония законнарына фән аша да күз саласы килә.

Греклар заманында да музыканы математика белән бәйләгәннәр. Аның исбатланган дәлилләре бар. Кичәдә әйтәсе сүзләремне монда әйтеп спойлерламыйм.

Бу күпмедер дәрәҗәдә лекция дә булып чыгамыни?

Лекция дип әйтеп кеше куркытасым килми, сөйләшү була, серләр пәрдәсен ачу була… серләр пәрдәсен ачып карарга омтылыш.

Беренче югары белемең төгәл фәннәр дип беләм. Шул бәреп чыга инде алайса?

Әйе, беренче югары белемем буенча мин химик-технолог, технарь. Өченче курстан соң Марсель абый Сәлимҗанов янына килеп: «Мин яхшы укыйм, ләкин ташлыйм да сезнең янга киләм», - дигәч, ул: «Син укуыңны бетер, гадәттә, техник белеме булган кешедән яхшы режиссёр чыга», - дигән иде. Ул минем режиссёр буларак үсешемне күрергә теләгән иде. Кайсыдыр дәрәҗәдә мин аның күзаллауларын сценарийлар язып тормышка ашырдым. Сценарий ул режиссёр тиз генә куя алырлык итеп, аның күзлеге белән дә язылырга тиеш.

Сценарий язганда аның төп критерие шулмы?

Ул халыкка да ошасын, иң мөһиме — кемнең иҗат кичәсен ясыйсың, аңа да ошасын. Санап караган идем: төрле шәхесләргә һәм вакыйгаларга багышланган иҗат кичәләренең саны 200дән артып киткән. Ул театрның 100 еллыгы да, Туфан Миңнуллин, Марсель Сәлимҗанов кебек олпат шәхесләребезнең кичәләре дә, кайбер шәхесләребезнең кичәсен өчәр тапкыр эшләгәнмен. Равил Шәрәфиевнең өч юбилеена сценарий язганмын…

Равил абыйны аның үзеннән дә күбрәк беләсең, димәк…

Аларны үзләреннән дә күбрәк белеп булмый. Алар артыгын үзләре дә белми. Иҗат кешесе үзен үзе дә белеп бетермәве белән кызык бит ул. 

Ә бер тапкыр күрсәтелә торган кичәләр күпме вакытны һәм энергияне ала. Кичә темасыннан читкәрәк киттек кебек…

Әйе, мин гел мәшгуль, гел кемнеңдер сценарийсын язам. Минем бабай мәрхүм, Ләйсәннең әтисе, ул быел бакыйлыкка күчте инде, (1975-1988 елларда Х.Ямашев исемендәге Мехчылар оешмасының генераль директоры Рәхимов Нәүфәл Салихович - авт.) әйтә торган иде: «Илтөзәр, син кайчан шигырь сөйлисең? Син бит матур укыйсың. Кайчан бер шигырь кичәсе ясыйсың?» Яраткан шигыремне мин күңелемнән укып ала идем дә, миңа шул җитә иде. Әйтик, паркта йөргәндә күңелемнән берәр шагыйрьнең шигырен укып йөрим мин. «Миңа шул җитә, дим. Ә кеше өчен миннән башка да укучылар бар», - дим. «Юк, син укы әле», - ди. Шул сүзләре үтәлмичә калды, әгәр дә шушы кичәне үткәреп, анда бабай да утырган булса, күңел түгәрәк булыр иде.

Синең шигырь язганың бардыр инде, әйеме?

«Кара чикмән», «Go, Баламишкин», «Әтәч менгән читәнгә» спектакленә җыр текстлары яздым. Әмма ул бит инде «Мин шагыйрь» дигән сүз түгел, анда спектакльне коткарырга кирәк иде. Режиссер мөрәҗәгать иткәч тотындым инде.

Димәк, шигырьнең кайдан чыкканын беләсең, әйеме?

Беләм дип… кайвакытта бик азапланып чыга, кайвакытта кул үзе яза. Мин үземне профессиональ шагыйрь дип әйтмим инде. Ул спектакль өчен җырларны Мәсгудә Шәмсетдинова, Радик Сәлимов, Эльмир Низамовлар белән яздык. Яхшы композиторлар белән дә эшләгәнмен икән дигән уй килде әле башыма, кичәне әзерләгәндә. Бераз тәҗрибә бар.

Ә бу кичәдә?

Монда ике музыкаль тукталыш булачак. Хәзер сөйләшүләр алып барабыз. Мин очраклы рәвештә интернетта Луиза Янсуарның музейдагы шигърият кичәсенә тап булдым. Анда гаҗәеп бер егет гитарада «Тәфтиләү”не уйнады. Айдар Абдрахимов икән. Аны эзли башладым һәм Луиза Янсуар аша таптым. Димәк, шигъри кичә генә түгел, ә музыкаль иҗади кичә булачак. Ә болай биюләр-ниләр белән конфет тышчасын ялтыратулар булмый.

Ничә шигырь тыңлыйбыз инде?

Мин коры сценарийга гына ябыша торган кичәне бөтенләй яратмыйм. Тере моментлар көтәм. Тамашачының нинди булуына карап, бәлки, шигырьләрнең кайберсе төшеп калыр. Программамда 27 шигырь тора.

Залда авторлары да утырачакмы?

Бер генә кичә булса, авторларына хәбәр итәр идем, бу юлы итмим, чөнки башта карыйм әле — мин аларның ышанычларын аклый алырмынмы? Алар оялырлык булмасмы? Алар арасында мин чакырырга мөмкин түгелләре дә бар бит инде — Мөдәрис Әгъләмов, Такташ…

Тукайсыз булмас. Тукайның кайсы әсәренә тукталдың?

Һәрхәлдә, иҗат кичәләрендә яңгырый торганына түгел. Мәгариф системасын тәнкыйтьли торган бер фикер әйтим әле. «Бу яхшы шагыйрь, аның бу шигыре әйбәт», - дип сүгә-сүгә чыбыклап өйрәттеләр. Яхшы шигырь икәнен акыл аңлый, әмма шушы шагыйрьгә карата йөрәктә җөй калган. Шул шагыйрьләрне гомерләр үткәч кенә ачасың. Муса Җәлил белән дә шул хәтле авыр булды. Милләтебезне бөтен дөньяга таныткан шагыйрь бит инде, нинди матур опера эшләре калдырган шагыйрь! Зур шәхес! Бөтен акылым белән аңлыйм. Ә мәктәптә Җәлил, Җәлил, Җәлил дип… Шуңа күрә татар әдәбиятын, рус әдәбиятын, чит ил әдәбиятын өйрәткәндә, бала поэзияне үзе ачсын иде. Нечкә әйберне чыбыркы белән яраттырып булмый бит.

Кыскасы, кичәнең башында сорау куясы килә дә, ахырдан аңлашу. Шул килеп чыгармы, юкмы? Матурлыкка юл табигатьтә генә түгел, кеше акылы белән бәйле булмаган чәчәкләрнең таҗында да, хәттә күктә, галактика урнашуында да, музыкадагы эзлектәлектә дә… Дөньяда кеше салмаган ниндидер тәртип бар. Хәтта ул мәченең йомарланып йоклап ятуында да күренә…

Илтөзәр, минем сиңа әллә күпме соравым бар иде. Әмма шигърият турында сөйләшкәндә «тормыш прозасы» сорауларын бирергә уңайсыз булып китте. Әйдә, ул хакта кичәдән соң сөйләшербез. Килештекме? Ләкин сорауларның нык үткеннәре, кискеннәре дә булачак.

Килештек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100