«Минзәләгә җитми инде» — театр коллективы 85 еллык юбилеен билгеләп узды | intertat.tatar

«Минзәләгә җитми инде» — театр коллективы 85 еллык юбилеен билгеләп узды

Театр юбилеенда үзенең киләчәккә иҗат юлын билгеләде - тантанага хәбәрчебез карашы.

Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт театры үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп узды.

Театр өчен туган көн, беренчедән, үз ветераннарын зурлау, икенчедән, үзенең яраткан тамашачысы белән очрашу, өченчедән, артистлары һәм хезмәткәрләре өчен дәрәҗәле исемнәр, мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары алу мөмкинлеге.

Әлеге затлы кәгазьләр алкышларны алыштыра алмаса да, алар артистка иҗатын бәяләүнең бер төре, атказанган һәм халык артисты исеме алу өчен башта күпсанлы язмача «рәхмәтләр» аша үтәсе бар. Ниһаять, юбилей — ул үткәнеңә күз ташлап, киләчәгеңне билгеләү, матур теләкләр аша уңышлы көннәреңне программалаштырырга тырышу.

Хәер, тагын бер пункт: театр юбилее — ул килгән кунаклар аша үзеңнең республиканың театраль тормышындагы урыныңны күзаллау да. Сине якын иткәннәрнең юлында каядыр китү яки сәламәтлек проблемасы кебек җитди сәбәпләр тормаган икән, димәк, алар сине якын итә, килә. Минзәлә театры очрагында юбилей — яңа җитәкчеләрнең театр труппасы һәм шәһәр-район алдында имтиханы да.

Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов: «Театр — ул тормышның чагылышы. Соңгы елларда безгә төрле җирләрдә Сабантуйлар үткәрергә туры килде. Кая гына барсак та, өлкән яшьтәгеләр килеп, безнең Минзәлә театрын искә ала. Минзәлә театрының һәр артисты — күренекле шәхес. Театрыбызга соңгы елларда унбишләп яшь артист килде. Без үзебезнең яктан аларның тормыш-көнкүрешен яхшыртырга тырышабыз».

РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Хамаев: «Минзәлә театрына килеп кергәч, мәктәптә укыганда бу театрга класс белән килгәнебезне искә төшердем. Бинага ремонт ясалганнан соң Минтимер Шәймиев белән бергә аны ачарга да килгән идек. Шушы бинада уйнап, артистларыбыз халыкка хезмәт итәләр. Уңышлар телим! Халыкны куандырып эшләргә язсын!»

ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: «Минзәлә театрының тарихы бик бай. Бу юбилей театрга нигез салган шәхесләрне искә алып, аларның рухына баш иеп хөрмәт күрсәтү дә. Юбилей киләчәк планнарын төзи торган вакыт та. Минзәлә театры матур гына эшләп килә. Аның үзенчәлеге — яшь директор һәм яшь артислар. Алар театр тормышына яңалык кертә, эзләнә. Икенче яктан караганда, бу театр — үзешчән театрлар традициясен дәвам итүче чын халыкчан татар милли театры. Татар театры мәктәбен саклап, аны яшьләргә җиткерү бик мөһим. Яшьләр бу театр тарихына үз исемнәрен язар әле».

Минзәлә театрының әле бер ел элек кенә шушы вазифага билгеләнгән яшь директоры Илнур Гайниев имтихан тапшырды: кичәне үткәрде, кунакларны сыйлады, труппасына дәрәҗәле исемнәрен дә, күпсанлы Рәхмәт хатларын да өләште.

Беррәттән зур кунакларга — район башлыгына, Мәдәният министрлыгының мәдәни учреждениеләренең бина төзеклеге дә аның карамагында булган урынбасарына театр бинасының бүгенге көн таләпләре өчен шактый кысанлыгы күренгәндер — театр бинасына реконструкция сорала. Бу — заман таләбе.

ххх

Артистларның һәм, әлбәттә, театрларның үз юбилейлары — Татарстан һәм татар театрларның бергә җыелып алуы өчен яхшы сәбәп. Алар арасында бал күтәргән Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев һәм шикәр комы күтәргән Буа театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев булыр.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева шундый ике юбилейның, гадәттә, берсендә генә катнаша — икенчесендә аның берәр халыкара фестивальгә киткән чагы туры килә. Аны театр режиссеры Ильяс Гәрәев яки театрның күренекле берәр артисты алыштыра.

Камал театры данлыклы, саллы берничә артистын юллый — бу юлы күренекле актер Илдар Хәйруллин белән Алсу Каюмова килгән. Сәхнәдә Илнур Гайниевның фикердәше — Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин да бар. Чаллы театрыннан аның режиссеры Фаил Ибраһимов килгән. Заманында шушы Минзәлә театрында хезмәт иткән режиссер.

«Нур» театры үзенең чибәр актрисаларының берсен — Гөлназ Мөхәммәдиеваны юллаган. Бөгелмә театрыннан аның әдәби бүлек мөдире Юлия Исмәгыйлева килгән. Тинчурин театры үзенең аксакалын — Нуретдин Нәҗмиевны җибәргән, чөнки әлеге күренекле артист иҗатын шушыннан башлаган.

ххх

Юбилей кичәсенең тагын бер әһәмиятле ягы: театр әлеге кичә кунаклары белән үзенең эш юнәлешен билгеләп куйды кебек — Минзәләдән Казанга автобус җибәреп, бер төркем каләм әһелләрен китертте. Драматургларны! Бу инде театрның иҗат юлын билгели торган гамәл, димәк, Минзәлә театры башка республика театрлары тарафыннан артык игътибар күрмәгән драматурглар белән эшләргә планлаштыра. Бу театрның яңа баш режиссеры билгеләгән курс булса кирәк. Ә яңа баш режиссерны яңа директоры чакырып китереп билгеләп куйды.

Драматурглар делегациясен аксакал язучы Рабит Батулла җитәкләп килде, ә язучылар берлеге исеменнән рәис урынбасары Рифат Җамал тәбрикләде.

Рифат Җамал: «Без бер бөркетнең ике канаты — язучы һәм артист халыкка театрда бергә хезмәт итә. Драматург булмаса, спектакль була алмый».

Рабит Батулла: «1950 елда булса кирәк, безнең мәктәптә Наил Дунаев, Мөдәррис Әгъләм һәм мин бергәләшеп Минзәлә театры спектаклен карадык. „Ревизор“ дип атала иде. Миңа хәзер 83 яшь, халык ул спектакльне әле дә хәтерли. Без соңрак Тукай премиясе лауреатлары булганбыз икән — бу сезнең дә тәэсирегез.

Театрда дәверләр бар — Сабир Өметбаев, Мулланур Мостафин, Фаил Ибраһимов, Богатырев, Роберт Шәймәрданов дәвере… Болар көчле шәхесләр иде, алар театрны тартып бардылар. Чаллы төзелә башлагач, театрны Чаллыга күчермәкче булдылар, ә театрсыз шәһәр була алмый.

Театр — Минзәләнең горурлыгы. Монда театрны калдырып, Чаллыда яңасын ачып дөрес эшләделәр. Анда минем укучым Фаил Ибраһимов эшләде. Бу театрда артист булып минем укучым Хафиз Хамматуллин эшли. Мин укучыларым йөземә кызыллык китермәсен дип яшәдем, хәзер мин аларның йөзенә кызыллык китермәсәм ярар иде дип яшим. Педагогның бәхете шунда».

Рабит Батулла чыгышын Мөдәррис Әгъләмнең «Кабатланырмы икән бу кичә?!» шигыре белән төгәлләде.

Рәдиф Сәгъди: «Мин драматург булсам да, бу театрда бер әсәрем дә куелганы юк. Ул куелырга тиеш иде — кемнәрдер аяк чалдылар. Театр тормышында төрлесе була — эш анда түгел. Заман үзгәрә, заман белән кеше үзгәрә, кеше заманны үзгәртә, заман кешене үзгәртә. Ләкин төп байлыклар — тел, иҗат кала, без аны киләчәккә тапшыра алабызмы? Без бөек, зур халыкның варислары, без — татарлар. Татарлыктан качмыйк. Бу сәхнәдә татар драматургларының әсәрләре уйналырга тиеш. Мәскәү хуплаганны гына куеп, без татар драматургиясен бетерәбез. Ә үзебез татар булып масаеп йөрибез. Уңышлар сезгә!»

Данил Салихов: «Театрның кыйбласы — милләт. Театр халкына хезмәт итәргә тиеш. Минзәлә театры гомере буе кыйбласына тугры булды. Биредә утырган татар театры сәнгатенә өлеш керткән кемне генә алсаң да, анда Минзәлә театрының өлеше бар. Моннан 85 ел элек телевидение юк иде, без театр карап үстек. Без мәктәп балалары кичләрен Минзәлә театры авылларыбызга килгәндә тәрәзә ярыкларыннан театр карап үстек һәм татар театрына килдек.

Бу театрның татар милләтенә эшләгән эшен санап китсәң, бихисап. Без бүген телебез, динебез бетә дигән чагында, кулга кул тотынышып татар дөньясын бүтән халыкларга күрсәтергә, халкыбызның зурлыгын чит илләргә дә танытырга тиешбез. Без фестивальләргә татар әсәрләре белән йөрергә тиеш. Исхакыйларыбызны, Тукайларыбызны, Дәрдмәндләребезне алып барып күрсәтергә һәм „Татар бөек халык“ дип әйтергә тиешбез».

Хәбир Ибраһим: «Безнең татар театры тамашачысы шундый инде ул — урталыкны яратмый: аны татар театры рәхәтләнеп көлдерсен, сагышландырып елатсын. Минзәлә театры шушы ике халәтне бик уңышлы тотып тора. Бүгенге көндә Минзәлә театры - иң популяр һәм иң халыкчан театрларынң берсе. Мин үз спектакльләремдә уйнаган артистларны һәм бөтен коллективны олуг бәйрәм белән котлыйм һәм иҗат уңышлары телим».

Ләбиб Лерон: «Минзәлә һәм театр — минем өчен олы сүзләр. Мин күргән беренче чын театр — Минзәлә театры иде. Бу театрның ничәдер артисты безнең Актаныш төбәгеннән икән, димәк, коллектив театр сәнгатенә мәхәббәт уяткан дигән сүз. Мин бәләкәйдән үк авыл клубларында спектакль уйнап йөргәнмен икән — бу Минзәлә театрының йогынтысы. Мин дә пьесалар укырга мавыгып китеп, соңрак үзем дә язып караган кеше. Монда минем берничә балалар спектаклем куелу бәхетен татырга туры килде. Артистлар аны яратып уйнады. Минзәлә театры — ул безнең олы мирасыбыз. Уңышларыгыз дәвамлы булсын!»

Равил Сабыр: «Чыгышымны татар театрының мәшһүр артисты Ренат Таҗетдинов сүзләре белән башлыйсым килә. Ул Камал театрының кайсыдыр районга гастрольгә баруын сөйләгән иде. Боларны яхшы каршы алганнар, кунак иткәннәр, спектакльне зал тутырып алкышлап караганнар. Ахырдан колхоз рәисе рәхмәт әйтергә чыккан. „Хөрмәтле авылдашлар! Бүген бездә Камал театры кунакта, артистлар бик шәп уйнады. Алар барысы да матурлар, талантлылар, ләкин Минзәлә театрына җитми инде“, - дигән. Мин моны чирек гасыр элек ишеткән идем, үем Минзәләдән булгангамы — бу сүзләр сеңеп калган. Хәзер Минзәләгә кайтканда һәрчак шул сүзләр искә төшә — Минзәләгә җитми инде!»

ххх

Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев: «Безнең биредә ветераннарыбыз утыра. Шушы аксакалларыбыз - театр тарихына тирән эз калдырган шәхесләр. Без алардан килгән традицияләрне саклап, заманнан артта калмыйча эшләргә тырышабыз һәм бу килеп чыга кебек. Безнең театр тормышында зур үзгәрешләр булды — җитәкчелек алышынды һәм яңа баш режиссер килде. Театрга дүрт яшь артист кайтты. Татарстан читендә урнашсак та, үзебезне кимсетмибез, чөнки үз тамашачыбыз, репертуарыбыз, үзенчәлекләрбез бар. Залдагы һәр тамашачыны юбилеебыз белән тәбрик итәбез. Яшәсен театр! Яшәсен Минзәлә театры!»