Илфар Кәримов: “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең дәрәҗәсе елдан-ел арта

2019 елның 14 декабрь көнендә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак.
“Болгар радиосы» VII Милли музыкаль премиясенең әһәмияте, татар эстрадасындагы роле, быелгы тантананың үзенчәлекләре турында «Болгар радиосы» баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов белән сөйләштек.Илфар, «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе бүгенге заман татар эстрадасын популярлаштыру һәм үстерүдә нинди роль башкара?«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы — ул нәтиҗә ясау. Ләкин бу бөтен татар эстрадасына нәтиҗә ясау түгел. Бу — «Болгар радиосы”ның һәм «Болгар радиосы» тыңлаучыларының фикере. Һәрбер җырчы, һәрбер иҗатчы өчен бу премия стимул булып тора, чөнки иң яхшылары гына әлеге премиягә лаек була. Һәркайсы үзенә күрә тырыша, халык яраткан темаларга җырлар иҗат итә. Болар барысы да татар эстрадасы үсешенә этәргеч булып тора. Шуңа күрә без азмы-күпме үз өлешебезне кертәбез дип уйлыйм.«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен алу җырчылар өчен никадәр мөһим? Бу аларның иҗат тормышында әһәмиятле баскычмы, яки башка җырчылар алдында масаюмы?Монда барысы да бардыр. Һәр иҗатчы өчен, беренче чиратта, иң мөһиме — иҗатыңны бәяләү, күрә белү. Җырчы җырны халык өчен иҗат итә. Әгәр синең иҗат җимешең танылып китә, өстәвенә премияләргә лаек була икән, икеләтә канатланып эшләргә стимул булып торадыр. Ә җырчы өчен бу премия — ул дәрәҗә дә, чөнки радио һәм тамашачы тарафыннан сиңа игътибар дигән сүз. «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең дәрәҗәсе елдан-ел арта. Зур концертларда да җырчыларны сәхнәдә игълан иткәндә, «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе лауреатлары дип чыгаралар. Бу синең катнашыңдагы ничәнче премия? Синең күзәтүләрең буенча, «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең дәрәҗәсе үсәме? Бу премиянең җидесенең дә шаһиты булдым. Соңгы дүртесен үземә оештырырга туры килде. Үсеш бар дияр идем. Беренче еллар белән чагыштырганда, җырчыларда, җырларның сыйфатында, сәхнә бизәлешендә, ут куелышында — һәр яклап үсеш бар. Гел бер урында таптанып торабыз икән, бу эшне башкаруның кирәге дә булмас иде. Камиллеккә омтылырга кирәк. Без тыңлаучыларга, тамашачыларга сыйфатлы продукт тәкъдим итәргә тырышабыз. Бу сыйфатлы продуктка сыйфатлы җырлар, сыйфатлы башкаручылар, сыйфатлы сәхнә бизәлеше, ут куелышы керә. Без ел саен тамашачыларга яңалык тәкъдим итәргә тырышабыз. Үсеш юк дию дөрес булмас иде.«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе — җырчылар белән бергә авторларны да бүләкләүче бердәнбер тантана. Әмма бу яңалык та күптән түгел генә барлыкка килде. Ни өчен моңа кадәр авторларны бүләкләү булмады?Бу — «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең төп үзенчәлекләренең берсе. Җыр җырчы тарафыннан гына тумый. Башта шигырь языла, аннан көй иҗат ителә. Җыр җырчыга килеп эләккәч, җырга аранжировка ясала. Әзер продуктны җырчы тамашачыга тәкъдим итә. Җырны әзерләүдә бик күп кешенең өлеше керә. Шуңа күрә без моны читләтеп уза алмадык, җырның сүз һәм көй авторына да премия тапшырабыз. Дөрестән дә, элекке елларда авторларны бүләкләү юк иде. Ләкин тора-бара шундый нәтиҗәгә килдек. Башта «Кайнар хит» җиңүчеләренең җыр авторларын гына бүләкли идек. Әлеге проектта нәкъ менә җыр җиңеп чыга, халык җыр өчен тавыш бирә. Ә җыр җиңеп чыга икән, димәк, җырчы гына түгел, ә җырны иҗат итүчеләр дә җиңүче дигән сүз. Соңыннан башка җырчылар ни өчен «Кайнар хит» җырларының гына авторлары бүләкләнүе, ә аларныкы читтә калуы турында сорый башлады. Шуңа күрә аеру булмасын, һәркем тигез дәрәҗәдә булсын дип, премиягә лаек булган һәр җырның авторын бүләкләргә, дигән карарга килдек. Миңа калса, бу — дөрес һәм гадел.Елның мөһим һәм грандиоз чарасына әзерләнгәндә иң катлаулысы нәрсә?Иң катлаулысы — оештыру эшләре. Бу чараның продюсеры буларак, минем өстә бик күп вазыйфа ята. Җырчылар туплау, сценарий, алып баручылар, килешүләр төзү өчен җаваплы, кыскасы, барысын да күз уңаенда тотарга кирәк. Әлбәттә, мин үзем генә түгел, без бер команда булып эшлибез, фикерләшәбез, аралашабыз. Кайвакыт фикерләр туры килмәгән вакытлар була. Сценарий язылганда, номинацияләрне тәкъдим иткәндә, сәхнә бизәлешен уйлаганда, фикер каршылыгы булырга мөмкин. Ләкин иҗат кешеләре арасында андый әйберләр булырга тиеш тә ул. Шуңа күрә иң авыры — барысын да оештырып, сыйфатлы продукт тәкъдим итү.Җитәкче буларак, үзеңне ни дәрәҗәдә җаваплы тоясың? Мондый зур эшкә алынганда, команда булу бик мөһим. Үзең генә бу эшне башкарып чыгу мөмкин түгел. Мине «Болгар радиосы”ның баш мөхәррире һәм продюсеры итеп билгеләгәч, концертларга үзем генә алынган идем. Минем өчен бу, гомумән, яңалык иде. Килешүләр төзүдән башлап, җырчыларны туплау, репертуар барлау кебек эшләргә кадәр башкарырга туры килде. Мин моны энәсеннән җебенә кадәр өйрәндем. Хәзер исә бергә эшләгән командага «менә моны болай эшләргә кирәк» дип әйтү җиңелрәк. Хәзер инде бу эш җайга салынган. Ләкин җаваплылык хисе беркайчан да кимеми. Тиешле дәрәҗәдә башкарыламы, юкмы дип күзәтәм. Сценарист белән дә эшләгәндә, җырчыларны сәхнәгә чыгу тәртибен язганда, матбугат очрашуын оештырганда киңәшләшәбез. Башта мең төрле фикер, иң мөһиме — фикерләр чуалмаска һәм үз командаңнан ни көткәнеңне син анык белергә тиеш.Бер елны «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы Мәскәүдә узган. Ни өчен бу эш туктатылды һәм киләчәктә әлеге тантананы Мәскәүдә оештыру теләге бармы?Әйе, үземнең катнашым булмаса да, Мәскәүнең Кремль залында узган тантанага әзерлекне күзәтергә туры килде. Оештыру эшләре зурдан башкарылды, иң затлы җырчылар чыгыш ясады. Ләкин, минемчә, ул елны премияне башта Казанда оештырырга кирәк иде. Ләкин бер ел узганнан соң, ул Мәскәүдә концерт буларак оештырылды. Ә Казанда аны телевизион вариантта гына эшләделәр. Бу «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең бренд буларак үсешенә киртә кебек тоелды. Хәзер декабрь ае җиттеме, «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы була. Халык та бу вакыйганы көтеп ала. Ләкин Мәскәүдә үткәрелгән елны өзеклек килеп чыкты. Минемчә, безнең төп тамашачыбыз һәм тыңлаучыбыз биредә яши. Без алар өчен эшләргә тиеш. Ә Мәскәүдә гала-концерт кебек оештырырга кирәк дип уйлыйм. Киләчәктә Мәскәүгә бару теләге бар.«Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенең үзенчәлеге һәм популярлык сере нәрсәдә?Әйткәнемчә, без авторларны да билгелибез. Икенчедән, без премия исемендәге «милли» сүзенә тәңгәл. Милли дигәч тә, сәхнәгә читек киеп чыгу дигән сүз түгел. Миллилек алып баручылар телендә, сценарийдачагыла. Мәзәкләр һәм шаяртулар урынлы булырга тиеш. Сөйләм әдәби телдә булсын дип тырышабыз. Киемнәрдә милли элементларны чагылдырырга телибез. Биюләр әзерләнгәндә дә миллилеккә өстенлек бирәбез.Тагын бер миллилек — тантананың пафоссыз, ләкин шул ук вакытта югары дәрәҗәдә узуы. Без алтын урталыкны сакларга тырышабыз.«Болгар радиосы» VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында тамашачыны ниләр көтә? Хәзер халыкны шакаттыру кыен. Тамашачы концертка нәрсәгә дип килә? Беренче чиратта, бу тантананың шаһиты булырга. Шуңа күрә төп бурычыбыз — тамашачыга сыйфатлы продукт тәкъдим итү. Вакыйга «Пирамида”ның фойесында ук башланып китә. Тамашачыларны музыка белән каршы алып, бүләкләр тапшырачакбыз. Менә инде ничәнче ел рәттән тамашачыларга йолдызлар бүләк итәбез. Быелның тагын бер үзенчәлеге — теләгән һәркемгә бушка фотомагнитлар өләшәчәкбез. Фойеда куелачак фотозоналарда фотога төшү мөмкинлеге булачак. Әзер фотомагнитларны антракт вакытында алырга мөмкин. Миңа калса, моңа кадәр мондый әйбернең беркая да булганы юк әле. Концерт залында исә ут куелышы дисеңме, сәхнә бизәлешеме — биредә башка төрле дәрәҗә. Бу гадәти генә концерт түгел. Гадәттә, Яңа елны яки Сабан туен сагынып көтәләр. Ә җырчылар «Болгар радиосы» VII Милли музыкаль премиясен дә көтеп ала. Бу алар өчен, чын мәгънәсендә, ел вакыйгасы. Бирегә килү тамашачыларның да күркәм традициясенә әверелсен иде.Быелгы «Болгар радиосы» VII Милли музыкаль премиясенә ничә җырчы лаек булачак? Белүемчә, монда төрле яшьтәге артистлар катнаша. Быел 30дан күбрәк номинация булачак. «Болгар радиосы» VII Милли музыкаль премиясенең үзенчәлеге шунда — биредә яшь башкаручылар да, тәҗрибәле, өлкән буын вәкилләре дә катнаша. Безнең радиода алар да яңгырый, алар да иҗат итә. Аларны төшереп калдырып, яшьләргә генә борылсак, дөрес булмас иде. Ел саен «Татар эстрадасы легендасы» дигән номинация тапшырабыз. Алдагы елларда әлеге номинациягә Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова кебек олпат шәхесләребез лаек булган иде. Быел бу номинациянең кемгә тапшырылачагы әлегә сер. Тамашачылар аның исемен 14 декабрь көнне генә белә алачак. Ул шулай ук хөрмәткә лаек өлкән җырчыбыз.Телевизор экраннарында һәм социаль челтәрләрдә булачак лауреатлар белән видеочакырулар урнаштырылган. Ни өчен аларны тамашачыга алдан ук күрсәтәсез?Бездә булачак лауреатларны халык сайлый. Ә халык сайлаган җырчыларны ни өчен сер итеп сакларга? Мин моның кирәген тапмыйм. Артистларны сер итеп саклау — ул ясалма рәвештә интрига тудыру. Унике ай дәвамында «Кайнар хит» проектында җиңгән 12 кеше болай да билгеле, аларны халык сайлый. Алар автомат рәвештә «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясенә эләгә. Моннан тыш, ел дәвамында күзәтү алып барабыз. Хатларда, смсларда, сайтта, социаль челтәрләрдә халык тарафыннан еш соралган җырларны барлыйбыз. «Болгар радиосы» алып баручылары белән җыелышларда фикерләшәбез, айның аеруча популяр булган җырын билгелибез. Төп интрига шунда, җырчыларның кайсы номинациядә җиңүе билгеле түгел. Аларны 14 декабрьдә генә игълан итәчәкбез. Синең тәҗрибәңдә артистның үз номинациясе белән килешмәү очраклары булдымы?Беркайчан да җырчыларның андый сүз әйткәне булмады. Ул номинацияләр һавадан алынмый, җырчының иҗаты, аның эшчәнлеге өйрәнелә. Менә әйтик, Ришат Төхвәтуллин «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен җиденче тапкыр алачак. Бер елны без аның үзенә генә түгел, иҗат төркеменә дип тапшырдык. Ул елны Ришат гастрольләрдә күп йөрде һәм, чынлап та, аның төркеме бик көчле, биюче-музыкантлары югары дәрәҗәдә. Ришат шушы командасы белән дә үзенә тартып торадыр. Бер җырчының да «нигә миңа бу номинацияне бирдегез?» дип дәгъва белдергәне булмады.Ел саен «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен төрле йөзләр алып бара. Ни өчен алып баручылар һәрдаим алышынып тора? Быелгы тантананы кемнәр алып барачак? Безнең төп максат — «Болгар радиосы» алып баручыларын чыгару. Беренче тапкыр оештырганда шулай эшләдек тә, барлык алып баручылар да сәхнәгә чыкты. Ләкин сәхнәдә алып баручыларның күп булуы ниндидер буталчылыкка китерә дип уйлыйм. Шуңа күрә соңгы елларда төп алып баручылар Рөстәм Гайзуллин белән мин. Быел да тамашаны бергә алып барачакбыз. Ләкин алып баручы кызыбыз тагын үзгәрде. Ул — ТНВда эшләүче коллегабыз. Аның исеме дә интрига булып калсын әле. Быел җәй көне көтеп алынган вакыйга булды — син өйләндең, ә гаилә күп игътибар таләп итә. Шул ук вакытта радиода да җаваплы вазыйфа башкарасың, эшең өйгәияреп кайта. Хатының моңа ничек карый?Электән эшнең өйгә кайтуын яратмый идем. Мин беренче һөнәри адымнарымны телевидениедә ясадым, атна саен «Яшьләр тукталышы» тапшыруын чыгара идек. Бер тапшыруны җыю өчен атна дәвамында сюжетлар төшерергә, өйгә кайткач та уйларга, кыскасы, гел иҗат итәргә туры килә иде. Студент булуымны да исәпкә алганда, бу миңа мораль яктан бик авыр иде. Аннан соң мин радиода эшли башладым. Туры эфирда эшли идем дә, өйгә эш кайтмый иде. Әмма хәзер алай түгел, өйдә дә эшләргә туры килә. Баш миен сүндереп куеп булмый, уйлыйм, язам, сызам, планлаштырам. Кайвакыт өйгә кайтып, чәй эчәргә утыргач та, без кызып-кызып эш турында сөйләшәбез. Берничә минуттан соң гына өйдәэш турында уйлавыбызны аңлап алабыз. Тик эшеңне ничек кенә яратсаң да, гаиләгә игътибарлы булырга кирәк. Хатыным мине аңлый, аның белән киңәшләшүе дә рәхәт. Эш буенча үпкәләшкән, талашкан юк. Синең өйләнүең безнең өчен көтелгән вакыйга һәм шул ук вакытта ул тиз арада булган кебек тоелды. Гөлинә белән күпме очрашып йөрдегез? Гөлинә ике ел элек радионың реклама бүлегенә менеджер булып урнашты. Эштә еш күрешә идек. Аннан соң мин аны күзәтеп йөри башладым. Уңган-булган кыз икән, дип үзем өчен нәтиҗә ясадым. Хисләр әкренләп уянды. Аралашып киттек, очраша башладык. Чынлап та, вакыйгалар тиз үрелеп барды, аңламыйча да калдым. Насыйп ярым янәшәмдә генә булган икән дим. Гаиләле булу теләге көчле булды, яшем дә бара иде. Дуслар да «кайчан өйләнәсең инде?» дип сорыйлар иде. Ләкин кирәк дип, беренче очраган кешегә өйләнеп булмый, ярату һәм хөрмәт хисе булырга тиеш. Хезмәттәшләрегез бу яңалыкны ничек кабул итте? Мин шәхси тормышым турында кычкырып йөрергә яратмыйм. Сөйгән ярымны очраттым, өйләнәм, дип рәсми рәвештә игълан итмәдем. Сөенгәне сөенгәндер, көенгәне көенгәндер.Туегыз ничек узды?Туйны 14 июльдә үткәрдек. Минем туйга җырчылар чакырып, шоу ясыйсым килмәде. Якыннар белән генә бәйрәм итәргә уйладык. Туй күңелле узды. Аллага шөкер, хатынымның туганнары ачык, рәхәт кешеләр. Мин аның әти-әнисенә «әби», «бабай» дим. Безне мунча ягып, мул табын белән каршы алалар. Ике якны да тигез күреп яшибез, бер атнада безгә, икенче атнада алар ягына кайтабыз.Гөлинә — гаиләдә бердәнбер бала. Ул иркә кызмы? Алай дип әйтмәс идем. Ул — Балык Бистәсе кызы. Бәрәңгесен дә ала, печәнен дә чаба белә. Өйдә генә иркәләнеп ята торган кыз түгел, эш рәтен белә. Әмма кирәк вакытта иркәләнә дә белә.Һәрбер ир-атка хас булган ул үстерү, йорт салу, агач утырту теләге синдә дә бармы?Әлбәттә, ир-атның андый максаты булырга тиеш. Улыбыз булуын һәм үз йортыбыз белән яшәвебезне телим. Агачны үз гомеремдә күп утырттым инде. Ул утырткан агачлар өй салырлык булгандыр.Тормышыңны нәрсәдән башка күз алдына китерә алмыйсың? Туганнардан һәм якыннардан башка. Мин — туган җанлы кеше. Чит илгә китәргә тәкъдим булса, китә алыр идемме икән, дип уйлап куям. Күп очракта «юк» дигән фикергә киләм. Дуслар, туганнар белән аралашу, күрешү — минем өчен бик мөһим, миңа шулай җайлы, рәхәт. Яраткан эштән башка да яшәп булмый. Эшеңә яратып бармыйсың икән, бу — стресс, эшеңне дә сыйфатлы итеп башкара алмыйсың. Эштә булмаганда «Болгар радиосы”н тыңлыйсыңмы?Тыңлыйм. Машинада гел «Болгар радиосы» кушылган. Әлбәттә, чагыштырыр өчен башка татар һәм рус радиостанцияләрен дә тыңлап алам. Туган якларга кайтсак, өйдә көн дәвамында «Болгар радиосы» эшләп тора. Анда да колак салам, тыңлыйм.