“Санаулы кичләр” спектакле - Камал театрының маркетинг адымы булырмы?

Камал театры "Санаулы кичләр" спектаклен яңа тамашачыны җәлеп итер өчен куйгандыр. Әмма төп рольдә уйнарга тиешле Рамил Төхфәтуллин Ильин роленнән баш тарткан... "Татар-информ"ның мәдәни күзәтүчесе Камал театрының соңгы премьерасын анализлый.
Камал театры Александр Володин әсәре буенча куелган “Санаулы кичләр” спектаклен чыгарды.“Санаулы кичләр” – татар театрында тәрҗемә әсәрләренең үз була алмавына дәлил булган спектакльләрнең чираттагысы. Татар тамашачысының татар театрларында рус һәм чит ил классикасы куелуга - алар нинди генә сыйфатлы һәм затлы куелыш булуга карамастан - артык исе китми. Шулай да Камал театры әлеге әсәргә алынган.“Санаулы кичләр” – Александр Володинның 60 ел элек язылган пьесасы. Күпләр әсәрне 40 ел элек Никита Михалков төшергән фильм буенча беләләр. Фильм пьеса исеме белән “Пять вечеров” дип атала. Төп рольләрдә Станислав Любшин белән Людмила Гурченко иде.Хәзерге вакытта әлеге пьеса буенча спектакль Качалов театрында да бара. Аны Александр Славутскийның улы Илья Славутский куйган һәм төп рольдә үзе уйный да.Рамил Төхфәтуллин нигә рольдән баш тарткан?Камал театрында әлеге спектакльне Айдар Җаббаров чыгарды. Камал театрында ике спектакль куеп дан алган егет – Фәрит Бикчәнтәевның укучысы. “Агыла да болыт агыла...” – Хәсән Туфан шигырьләре һәм Туфан Миңнуллин пьесасы синтезыннан туган шигъри спектакль. “Тормышмы бу?” – Гаяз Исхакый әсәрләре нигезендә куелган спектакль. “Алтын битлек” номинанты. Театрның ике артистын – Искәндәр Хәйруллин белән Ләйсән Рәхимованы әлеге дәрәҗәле премия номинанты иткән спектакль.Милли тематика белән татар тамашачысын яраттырган режиссер бу юлы башка төрле форматтагы әсәр куеп карарга булган. Айдар Җаббаров төп рольләргә Люция Хәмитова белән Рамил Төхфәтуллинны сайлаган иде. Әмма... ТР Дәүләт Советына сайланып йөргән актер әлеге рольдән баш тарткан ди. Шулай итеп Ильин роленә Минвәли Габдуллин алынган. Калган рольләрдә Айдарның алдагы спектакльләрендә уйнаган актерлары.Ялгызлар өчлегеКыскача сюжет. Әсәрнең төп темасы – ялгызлык. Люция Хәмитованың герое Тамара – ялгыз хатын. Ул апасының улын үстерә. Слава инде студент. Ялга кайткан Ильин вакытын гастрономда эшләүче блондинка Зоя (Алсу Каюмова) янында уздыра. Ильин, Зояның ятагыннан торып, яшьлек мәхәббәте булган Тамара янына кереп китә. Зур химия заводында баш инженер дип таныштыра, Тамараны үзе белән китергә чакыра. Тамара ризалашмый, Ильин китә, Тамара аны эзли башлый, Ильинның бернинди дә баш инженер булмавын ачыклый. Кыскасы, шундыйрак сюжет. Спектакльне яшь пар – Алмаз Борһанов белән Гөлчәчәк Гайфетдинова бизи. Зоя образы – әсәрнең тагын бер ялгызы. Фильмда ул шактый юка башлы булып күренгән иде, Айдар Җаббаров Зояны шактый фәлсәфи фикерли торган акыллы хатын иткән.Ильин озак еллар кайда йөргән? Аны спектакль караучы тамашачы арасында алдакчы ир дип кенә кабул итүче дә булды. Кем өчендер ул бәхет эзләп йөрүче романтиктыр. Аның Сталин төрмәләрен кичкән кеше булуына да ишарә бар диләр. Спектакльдә бер версия дә ачык кына әйтелми. Заманында декан белән уртак тел таба алмыйча ВУЗдан китеп баруы гына факт.АтмосфераАйдар Җаббаров спектакльдә гаҗәеп атмосфера тудыра алган. Татар театры артистлары татарча сөйләшеп чын рус театры уйныйлар. Камал театрында рус театры атмосферасы хөкем сөрә. Тамара да татар түгел, Ильин да... Барыбыз да бер Ай астында яшәсәк тә, без төрлечә шул.Бюджет Декорация, утлар һәм хореографиягә карасак, спектакльнең театр өчен шактый кыйммәткә төшкәнен күрербез. Хорограф һәм режиссер Олег Глушков кыйммәтле хореографка охшаган - аның иҗат эшләре исемлеге шуны күрсәтә. Эшенең нәтиҗәсе бар, әлбәттә: Люция Хәмитованың ялгыз хатын биюен генә алыйк.Ут куючы рәссам Ольга Окулова “Тормышмы бу?” спектаклендә Айдар Җаббаров белән эшләгән иде инде. Ул әлеге спектакль белән “Алтын битлек” номинанты да булды. Ленсовет исемендәге театрда эшли. Айдар аны “Санаулы кичләр”не кую өчен дә хезмәттәшлек итәргә чакырган.Декорация! Совет чоры мебеле тезелгән сәхнә дә рельсларда алга-артка йөрде. Ясалма боз да, сәхнә артына элеп куелган зур ай да кыйммәтле күренә – кечерәк театрлар ул ай белән боз бәясенә эконом-класслы спектакль чыгара аладыр.Копировка түгел, стилизация Акча темасыннан иҗатка күчик.Әйе, Айдар Җаббаров артистлар белән эшли белә. Аның эше ювелир хезмәтенә тиң. Совет кинематография белән таныш әсәрдә аз гына ялгыштыңмы – ямьсез копировка килеп чыгачак иде. Ә Айдар очрагын без стилизация итеп кабул итәбез. Тамараны кемдер “Служебный роман”дагы Людмила Прокофьевнага (Алиса Фрейндлих роле) охшаткан икән – бу стилизация.Дөрес, бәйләнчек тамашачы Люция Хәмитова героинясы белән Минвәли Габдуллин герое арасында очкын юклыгын сизә. Артистларның яшь аермасы да сизелә. Театрның беренче ледие булган бәхетле ханым Люция Хәмитовадан гримерлар тырыша-тырыша ялгыз картайган бәхетсез хатын ясарга тырышканнар. Ә менә Минвәлине тырыштың ни, тырышмадың ни – картайтып булмаган. Рамил Төхфәтуллин роле иде инде ул. Әмма Рамил Төхфәтуллинга депутат роле күбрәк ошады – ни хәл итәсең!Алмаз Борһанов шәп актер булыр кебек күренә. Сәхнәләрне булыр-булмас ирләр баскан заманда ир-ат энергетикасы ташып торган чын егет! Афәрин!Текст – классика, режиссер - “Алтын битлек” номинанты, артистларның икесе - Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, бюджет - зур, пиар - саллы. Әмма шуңа да карамастан, сәхнә әсәре Камал театрында уңышлы бармас дип фаразларга җөрьәт итәм.Мөгаен, театр спектакльне “Алтын битлек” театр премиясенә дә тәкъдим итәр. Санкт-Петербургта 2004 елда гамәлгә куелган Володин фестиваленә катнашырлар. Рус классикасына өстенлек биргән тагын кайсыдыр фестивальләргә барырлар.Ә татар тамашачысы мәңгелек “Зәңгәр шәл”гә, Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев һәм Илгиз Зәйниев әсәрләренә йөриячәк.Камал театры яңа тамашачы эзлиШулай булгач, Камал театрына бу әсәр ни өчен кирәк? Фестиваль өчен генә була алмый бит инде. Монда маркетинг исәп-хисабыдыр дип уйлыйм.Камал театрында PR эшчәнлеге югары дәрәҗәдә куелган, тамашачыны җәлеп итү ягыннан максатчан аудитория белән бик профессиональ эш башкарыла. Театр репертуарында төрле аудиториягә адресланган спектакльләр бар. Мөгаен, театр спектакль карардай татар тамашачысын яулап бетергәндер инде.Дөрес, Тямаев һәм Уразова тамашачысына яраклы тамаша куеп, аларны җәлеп итү мөмкинлеге бардыр. Әмма татар театры ул дәрәҗәгә төшә алмыйдыр. Кыскасы, театр менеджменты икенче якка күз сала башлады – татар телен һәм менталитетын югалткан күпме тамашачы Казанның рус телле башка театрларына һәм Мәскәү антрепризаларына йөри – нигә аларны татар театрына китермәскә?! Тик аларны татар драматургы әсәренә китереп булмаска мөмкин. Әсәр начар булганга түгел, ә автор фамилиясе таныш булмаганга. Чөнки бу төр тамашачы Җәлил исемендәге опера һәм балет театрындагы һәм Качалов театрындагы классик репертуарга өйрәнгән. Алар яңа әсәргә килергә ашыкынып тормыйлар. “Дорого, богато”ны сорый дип көләбез бит опера-балет тамашачысыннан.Камал театрына яңа аудитория яулау эшендә уңышлар телик. Театрының соңгы яңалыгы - Фәрит Бикчәнтәев Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” драмасын куя башлады. Татар тамашачысы шунда йөриячәк. Кем өчендер ностальгия булса, кем өчендер актуальлеген югалтмаган мәңгелек классика.