Әтнә театрыннан татар хатыны девизы: “Утыз улың булганчы...” | intertat.tatar

Әтнә театрыннан татар хатыны девизы: “Утыз улың булганчы...”

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сезонын Әтнә районының туган көнендә премьера белән ачты. Айгөл Әхмәтгалева пьесасы буенча куелган “Күз нурларым” спектаклен безнең хәбәрчебез дә тамаша кылды.

Айгөл Әхмәтгалева пьесасы буенча куелган “Күз нурларым” спектакле фестивальләрне һәм Мәскәү-Питерның бик белдекле тәнкыйтьчеләрен түгел, ә Әтнә театрының үз аудиториясен күздә тотып чыгарылган. Аны театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев сәхнәләштергән.

Драматик хикәянең сюжеты катлаулы түгел. Кыскача гына әйткәндә, акча артыннан куа башлагач, Ир белән Хатынның матур тормышы бозыла.

Сәхнә түрендә – глюкофон

Спектакль глюкофоннан башлана.

Глюкофон – бәрмә музыка коралы, перкуссия төре, тональ таҗлы барабан. Немец теленнән бәхет авазы дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Яңа гасырда уйлап табылган - газ баллоны төбен кисеп ясалган инструмент. Шунысы кызык – анда фальшь белән уйнап булмый ди, ноталарның теләсә нинди эзлеклелеге гармониядә яңгыраячак.

Ә тормышта һич кенә дә алай түгел, гармонияне бик тиз юкка чыгарырга мөмкин.

Театрның музыка бүлеге җитәкчесе һәм спектакльнең композиторы Марат Әхмәтшин сәхнәгә глюкофон белән чыгып утырды. Башта ул үзенең бәхет инструменты белән алгы планда иде, соңрак геройлар алга үзләре чыгып, музыкантны арткарак күчерделәр.

Әйе, бәхет якында гына иде, геройлар бәхет авазлары астында тыныч кына яшәп яталар иде.

Спектакль өчен әлеге инструментны Марат Әхмәтшин сайлаган. Дөрес, театр директоры, үзе дә композитор Ленур Зәйнуллин әлеге уен коралы сайлануы белән килешеп бетми, ләкин нинди уен коралына өстенлек бирергә теләгәнлеген әйтми. Шулай да ул композиторга каршы килмәгән, театрга глюкофон сатып алынган һәм сәхнәгә чыккан.

Әлбәттә, спектакль өчен бәрмә уен кораллары кирәк булса, фольклорчы татар галимнәре аның безнең борынгы бабаларыбыз уйнаган дөңгер, дәф, давылбаз кебек төрләрен тәкъдим итәр иде, бәлки. Әмма бу очракта этник тема алынмаган, бүгенге заманның бәхетле буласы килгән, әмма кыйбласыз калган кешеләре турында сүз бара. Моның өчен баллон төбеннән ясалган глюкофоннан да яхшысы юк инде.

Жанры - үгет-нәсыйхәт

Спектакльдән Айгөлнең профессиональ драматург булмавы күренеп тора. Диалоглар юк, булганы да “китапча”, ә тормышчан түгел.

Әлбәттә, әсәрдән сәхнәнең ике ягына ике фатир күренеше ясап, ишекләр уеп, караватлар куеп, стандарт мелодрама куеп булыр иде. Әмма Рамил Фазлыев пьеса авторының проза стилен дәвам итеп драматик хикәя куйган. Геройлар үзара аралашудан бигрәк, сәхнә алдындагы бүкәнгә утырып, мәгълүматны тамашачыга бирәләр.

Мин спектакльнең жанрын театральләштерелгән үгет-нәсыйхәт дип атадым. Акча ул шайтанга тиң, сәламәтлегегезне дә, балаларыгызны да, бер-берегезне дә югалтырсыз дигәндер инде автор. Соңыннан рәхмәт әйтергә сәхнәгә чыккач та ул шушы теманы дәвам итте. 

“Адәм баласына Аллаһы Тәгалә кыска гына гомер насыйп иткән. Шушы гомерне иман белән яшәсәк, яхшы булыр иде. Ләкин тормышта хаталар да тулып ята. Үзебез әхлаклы булып, балаларыбызны да шулай тәрбияли алсак, җәмгыятебез чәчәк атар иде. Балаларын чүплеккә ташлаган аналар булмас иде. Әтнә театры минем шул фикеремне җиткерә алды”, - диде сәхнәдән пьеса авторы Айгөл Әхмәтгалиева.

Утыз улың булганчы...

Әйдәгез, әсәрнең төп герое булган Хатын образын анализлап карыйк. Авыл кызы яраткан кешесенә кияүгә чыга. Гаилә кечкенә генә бүлмәдә, тулай торактыр инде, яши башлыйлар. Бер-бер артлы ике балалары туа. Көтмәгәндә аларның тормышына Ирнең Дусты килеп керә. Әлеге Дусның хатынына – автор аны Ханым дип атый – бу Ир ошый. Ул иреннән аларга аякка басарга ярдәм итүен сорый. Тегесе ярдәм итә. Болар балаларын атналык бакчага биреп тырышып эшли башлыйлар. Аңламыйм – ни өчен Хатын, балаларын карамыйча, Ир артыннан тагыла соң? Ире бит аңа “Минем белән эшлә”, дими. Нигә ул коймак пешереп, балаларын карап утырмый? Каралмаган балалар юньсез булып үсеп җитәләр, алар авырып урын өстендә яткан әниләренә су бирмәс өчен дә талашалар.

Малай кеше казинода уйнап оттыргач, теге Дустан күп акчалар алып торган икән, ләбаса. Дус дигәнең Хатынның бер төне хисабына бурычны кичерәчәген әйтә. Хатын ризалашмый. Ягъни, баласына караганда аңа намусы кадерлерәк. Гаҗәп, пьеса авторы белән режиссер хәтта аның бәргәләнүләрен, икеләнүләрен дә күрсәтмиләр. Юк һәм бетте-китте! Гаҗәпләнмим. Татар хатынын сыйфатлаган төп мәкаль, беләсезме, нинди? “Утыз улың булганчы, ... ирең булсачы”. Традицион татар хатыны өчен нигәдер ире кадерлерәк. Айгөл чын татар хатыны турында язган.

Шәхсән миңа Ханым дип бирелгән бозык хатынның позициясе логикага якынрак тоелды. Ул балалар йортында үскән, ире аборт ясаттыргач, бала таба алмаслык булып калган. Хәзер инде дөньясына төкереп, типтереп яши. Чөнки аның инде бернәрсә табасы да, югалтасы да юк. Балаларын карамыйча ир артына тагылып йөргән теге хатынга караганда монысы начаррак дисезме? Юк, миңа калса, Рәзилә Мөхлисуллина уйнаган намуслы хатынга караганда, Гүзәл Гафарова башкарган намуссыз хатынны аклавы җиңелрәк. Аның гамәлләренә аңлатма бар. Ә Хатынның гамәлләренә аңлатма юк. Ул хәтта теге Дусның дәвалау өчен чит илгә алып бару тәкъдименә дә ризалашмый. Югыйсә, ул бит дөрес тәрбияләнмәгән балаларын азып-тузып китүдән саклап калу өчен булса да, яшәргә омтылырга, һәр шанска ябышырга тиеш иде. 

Нихәл итәсең, “утыз улың булганчы...” ди татар хатыны.

Спектакль азагында хатын яткан карават аның кабер өстенә әйләнде... Сәхнә түрендә торган кабер, белмим, нигә кирәк булгандыр... бәлки, кайбер тамашачыларның әле чыгып бетмәгән күз яшьләрен чыгарыргадыр... “контрольный выстрел” кебегрәк инде.

Әтнә тамашачысы спектакльне бер тында күзен дә алмыйча карады. Чөнки бу аудиторияне күздә тотып шулкадәр дөрес сайланган пьеса иде һәм заманча алымнар белән кызыклы итеп куелган спектакль иде.