Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан Президенты Ришат Төхвәтуллинга Татарстанның атказанган артист исемен бирде

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт күрсәткән мәдәният һәм сәнгать әһелләренә мактаулы исемнәр тапшырды.

news_top_970_100
Татарстан Президенты  Ришат Төхвәтуллинга Татарстанның атказанган артист исемен бирде
Рамил Гали

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста булып узган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт күрсәткән мәдәният һәм сәнгать әһелләренә мактаулы исемнәр тапшырды.

Республика башлыгы кулыннан «Татарстанның атказанган артисты» исемен татар эстрадасының танылган артисты Ришат Төхвәтуллин алды.

Шулай ук әлеге дәрәҗәле исемгә Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры артисткасы Лилия Низамиева, «Мураками» төркеме солисткасы, Казан дәүләт энергетика университеты эстрада театры җитәкчесе Диләрә Ваһапова, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле баш дирижеры Эрдни Чавлинов, «Ворожея» рус җыр театры җитәкчесе Эльвира Калашникова да лаек булды.

Президент «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исемен рәссам Земфира Бикташевага тапшырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100