Рафаэль Сәхәбиев турында: «Саубуллашмыйча китеп барды, дәваланам да киләм дигән иде»

Татар җәмәгатьчелеге күренекле җырчы Рафаэль Сәхәбиевне соңгы юлга озатты.
Күренекле җырчы һәм педагог Рафаэль Сәхәбиевны соңгы юлга Актерлар йортыннан озаттылар. Зал тулы иде. Әлбәттә, күпчелек өлкән буын. Рафаэль Сәхәбиевның сәхнәдәшләре, иҗатташ дуслары, кордашлары һәм тамашачысы. Совет чорында яшьлеген уздырган өлкән яшьтәге затлы татар интеллигенциясе җыелган иде.Рәсми өлешОзату чарасын Татарстан мәдәният министрлыгы оештырган. Мәрәсимне министр Ирада Әюпова алып барды.Мәдәният министры Ирада Әюпова: «Ул 1974 елдан соңгы көннәренә кадәр театрда эшләде. Уникаль тавышы һәм затлы төс кыяфәте белән аерылып тора иде. Рафаэль Сәхәбиевның иҗаты музыка башкару сәнгатендә күренекле урын алып торды. Аның репертуарында татар композиторлары әсәрләре күп иде. ул җырлар республиканың музыкаль алтын фондын тәшкил итә. 1997 елдан ул Казан консерваториясендә укытты. Аның иҗаты радио һәм телевидение аша еш трансляцияләнде. Аның җырларына тирәнлек, эчке зәвык хас булды. Күренекле җырчы һәм педагог Рафаэль Сәхәбиев турындагы якты истәлек мәңге сакланыр».Казан шәһәре Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Гафаров: «Ул аның җырларында тәрбияләнгән тулы бер буын калдырды. Урыны җәннәттә булсын! Яхшы кеше иде!»Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев: «Рафаэль риясыз кеше иде. Ул үзе яратмаган кешеләр турында да начар сүз әйтмәде. Балык тотарга барганда да театрга барган шикелле чиста-пөхтә, затлы киенеп бара иде. «Артист кеше өчен бөтен дөнья сәхнә», дия иде. Шушындый кеше иде… Вафатына өч көн кала хастаханәгә реанимациягә бардым. Ялына торгач, керттеләр мине. Ул бик авыр хәлдә иде. «Рафаэль, мине таныйсыңмы?» дим. Ул башын селкеп «Ра… Ра…», диде. Сүзен әйтеп бетерә алмады…»Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов: «Рафаэль Сәхәбиев Советлар Союзы буынының соңгы артистларыннан. Үзара җыелып сөйләшкәндә зарлана башласак, ул теманы шаяру белән җиңеләйтә ала иде. Ул зур масштаблы уникаль шәхес һәм артист иде. Рафаэль Сәхәбиев опера театрында да, драма театрында да уйный алыр иде. Бу хакта Марсель Сәлимҗанов белән дә сөйләшкән дә булды. Рафаэль Сәхәбиев кебек шәхесләр онытылмый.»Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин: «Рафаэль Сәхәбиев гаҗәеп кеше иде. Талант иде. Кызганыч, бөтен иҗаты язмаларда калмаган. Бик күп талантлы композиторлар үз әсәрләрен беренче башкаруны Рафаэль Сәхәбиевка ышанып тапшыралар иде.»Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, профессор Зилә Сөнгатуллина: «40 елдан артык бер сәхнәдә матур итеп иҗат юлын үттек. Хәзер залда утырган язучылар ул чакта барысы да яшь иде. Аларның иҗатын халыкка Рафаэль Сәхәбиевләр танытты. Ул сезне дә үстерде, халыкның зәвыген дә тәрбияләде. Бу зәвыклы буенның китүенә йөрәк әрни. Патриотик җырларны аның кебек башкара алучы бармы икән?! Рафаэль, бүген минем колакта синең „Хушлашу вальсы“ яңгырый».Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров: «Газиз милләттәшләрем, бу залда милләтнең иң укымышлы, иң талантлы өлеше җыелган. Бу җырчының дәрәҗәсен билгели. Бүген безнең белән бергә эшләгән кешене озатабыз. Залны тутырып килүегезгә рәхмәт! Җырчылар бар, ләкин бөтенесе артист түгел. Рафаэль артист иде. Ул безнең арада булды, аралашып яшәдек. Кайбер кеше белән сөләшәсе килми, ә Рафаэль белән сөйләшәсе килеп тора. Ни өчен композиторлар аны яраталар иде. чөнки ул зәвыкле иде. Ул җырның мәгънәсен ачып бирә иде. Күп җырчылар үз мөмкинлеген күрсәтергә тырыша, ә Рафаэль җырны ача иде».Татарстанның халык артисты Мөнир Якупов: Арабыздан дустыбыз китте. Ул чын җырчы иде. Дус иде. Балаларына — әти, оныкларына бабай иде. Без сине онытмабыз. Җырланмаган җырларыңны Аллаһы Тәгалә гомер бирсә, җырларбыз! Хуш!ХатирәләрХушлашу вакыты башта 10.00 сәгатьтә дип билгеләнсә дә, халык иртә килә башлаган иде. башлануын 11.00 сәгатьтә башланды. Сәгатьтән артык вакыт мәдәни чараларга бик еш чыкмый башлаган өлкән буыннын җыелып аралашу урыны да булды. Хәл-әхвәл сорашылды, истәлекләр яңарды. Бу озатуга әдәбия-сәнгатьнең барлык вәкилләре җыелган иде. Язучылар, җырчылар, драма артистлары…Халык шагыйре Разил Вәлиевтән «Ватаным» патриотик җырының тарихын искә төшерүен сорадым.Разил Вәлиев: «Миңа Мәдәният министрлыгыннан Татарстанның 50 еллыгына җыр яза алмассызмы дип мөрәҗәгать иткәннәр иде. 1970 ел. Мин Мәскәүдә укып йөри идем. Җырның музыкасын Нәҗип Җиһанов язарга җыена диделәр. Мин куркып та калдым. «Нәҗип Җиһанов бик бөек композитор, минем сүзләргә риза булырмы икән соң?» дидем. «Ватаным» шигыре язылды, Нәҗип Җиһановка бирделәр. Без композитор белән бер очраштык та, кабинетында бер өзеген уйнап та күрсәткән иде. Ләкин җыр өлгермәде, Нәҗип ага авырып хастаханәгә керде. Ә вакыт аз калган иде. Мин шигырьне Рәшит Абдуллинга бирдем. Ул шушы җырны язды. Аны Дәүләт зур концертлар залындагы тантаналы кичәдә Рафаэль Сәхәбиев оркестр һәм хор белән башкарды. Шул көнне Нәҗип Җиһанов та хастаханәдән чыккан иде. «Начар җыр булса, үпкәләр идем, яхшы җыр язгансыз», диде ул. Бүгенге көнгә кадәр бу җырны дистәләгән җырчы башкаргандыр. Аларның һәммәсе үзенчә матур, әмма Рафаэль шикелле итеп җанга үткәреп җырлаучы юк. Мин ул җырчыларның барысына да рәхмәтле, ләкин дөньяга аны Рафаэль чыгарды һәм киләчәккә ул аның исеме белән барачак. Рафаэльгә аны Рәшит Абдуллин үзе җырлап күрсәтеп өйрәткән, кайсы сүзләргә басым ясарга кирәклеген аңлаткан. Ул татар җырларыннан Рафаэльнең иң яраткан җыры иде. Татар халкында «Җиңел тормыш теләмим, җиңел үлем телим», диләр. Шул искә төште".Казан дәүләт консерваториясе педагогы Әлфия Җаббарова: "Ул легендар опера төркеме вәкиле иде. Хәйдәр Бигичев, Мөнир Якупов, Рафаэль Сәхәбиев, Зилә Сөнгатуллина — алар опера труппасының җаны иделәр. Яшь белән һәм ихтыяҗ белән бәйле рәвештә опера җырчысы карьерасы икенче планга күчә башлагач, ул гастрольләргә бик йөрде, иҗат кичәләрендә чыгышлар ясады, романслар җырлады. Соңгы өч дистә елын ул консерваториядә уңышлы эшләде. Баштарак ул вокаль сәнгате кафедрасы иде, анда опера әзерлеге бүлеге бар иде. Башта аны Нияз Даутов, аннары Нәҗип Җиһанов кызы Светлана Нәҗиповна җитәкләде. 2000 елда Рубин Абдуллин Музыкаль театр кафедрасы булдырды. 19 ел дәвамында Рафаэль Әхәтович шушы кафедрада эшләде. Мин әлеге кафедраны җитәкләгән 15 ел буена без аның белән бергә эшләдек. Алар соңгы елларда тагын бер коллегабыз Тәлгать Әхмәтов белән бергә чыгышлар ясыйлар иде. Тәлгать фортепианода уйный иде, Рафаэль җырлый иде. Алар безнең кафедраның бизәге иде. Дустының хәле начар икәнен белеп, Тәлгать Әхмәтовның хәле начарланды, моннан берничә көн элек аны соңгы юлга озаттык. Алар сәхнәдә дә, тормышта да дуэт иделәр, китүен дә бер-бер артлы киттеләр. Быел җәй көне алар яхшы курс чыгардылар. Дәүләт имтиханнарыннан соң кафедра белән шаяра-көлә җыелып чәй эчтек. Алар бик күңелле иде. «Бәлки яңа уку елында өстебезгә күп эш алмабыз, безгә авыр», — диде Рафаэль. Ә Тәлгать Әхмәтов: «Әле эшлибез, Рафаэль! Есть порох в пороховницах» диде. Мин аларга: «Сезне эшкә мин түгел, Даутов алды. Күпме эшли аласыз, күпме телисез, күпме мөмкинлегегез бар — шулкадәр эшләгез», дидем. Сентябрьдә эшкә килгәндә Рафаэль Әхәтович сәламәт күренми иде. Сулыгып калган. «Җәй көне инфаркт та булды, каты авырдым. Мин әле бераз дәваланыйм. Октябрьдә килермен. Мине исәптән төшермәгез», диде.Ул Нияз Даутов укучысы иде. Ул аннан алган бөтен тәҗрибәсен укучыларына бирә алды. Бу яшьләр буын өчен теориягә караганда әһәмиятлерәк. Аның быел чыгарылыш укучысы да бар — Дмитрий Босов. Былтыр Ярамир Низаметдиновны чыгарды. Аның ел саен йолдызлы укучылары булып тора иде.Яшь күңелле иде алар, Рафаэль Сәхәбиев та, Тәлгать Әхмәтов та. Мин аларны профессурага әзерләргә теләдем. Кайбер документлар гына тутырасы иде, без булышырга да әзер идек. Кирәксенмәделәр. «Безгә тамашачы алкышы кадерлеләр» диделәр. Алар кафедра бәйрәмнәрендә ничектер күренмичә, саубуллашмыйча китеп баралар иде. Монда да хушлашмыйча киттеләр. «Дәваланып кына чыгам» дигән иде. Алар гөрләп эшләп торган чагында китеп бардылар. Кирәксезлеген тоеп дөньядан китеп барган артистлар була. Рафаэль Сәхәбиев кирәклеген белә иде, аны консерваториядә бик хөрмәт иттеләр. Аның өчен Хәйдәр Бигичевның иртә китеп баруы зур югалту булды. Аны югалту башкаларны үзара тагын да якынайтты кебек. Алар бер-берсенең кадерен ныграк белә башладылар кебек".Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры директоры урынбасары Юрий Ларионов: "Рафаэль абый белән 30 елдан артык бергә эшләдек. Ул бик шаян кеше иде. Компаниянең җаны. Артистларга кызыклы пародияләр ясый иде. Ул оныгы Нариманның авыруын да авыр кичерде. Нариман — безнең Робертино Лоретти иде бит инде. Оныгын бик ярата иде ул. Аның өчен борчылды. Миңа калса, ул оныгы авырый башлагач биреште. Шәм шикелле сүнә башлады. Еш булмаса да, килә иде. Премьераларда да булды".Нариман Сәхәбиев — Рафаэль Сәхәбиевның оныгы, олы улы Илдарның улы. Балачактан ук җырлавы белән танылды. «Аның тавышы да әтиемнеке кебек иде. тавышы мутациясе чорын да җаңел кичерде. Казан музыка көллиятен тәмамлады. Ләкин авырый ул», — диде Нариманның әтисе.Татарстанның халык артисты Руслан Дәминов: "Без Мөнир Якупов, Рафаэль Сәхәбиев, Равил Идрисов, Сәет Рәенбәков, Айдар Фәйзрахманов — аерылмас дуслар идек. Очрашып тора идек. Театрда да интригалар булмады, рольләр өчен дә талашмадык. Безнең «Башмагым» музыкаль комедиясе бик озак барды. Без театрга бер буын килдек һәм ул беренче мәртәбә безнең өчен куелды. мин Галимҗан партиясен башкардым Рафаэльның Зыя бай роле искитәрлек иде бит. Халык сәхнәгә ул чыкканны көтеп тора иде. Без соңрак та гел очрашып тордык. Мин августта ял итеп кайтканда ул больницада иде. Янына бардым. «Бүген мине чыгаралар», ди. Мин аны өенә алып кайттым. Аннары да килдем әле. Без бик дуслар идек".Күренекле язучы Камил Кәримов: "1975 елда «Идел» яшьләр лагеренда яшь иҗатчыларның семинары уза иде. Шунда Сәхәбине беренче тапкыр күрдем. Аңарчы җырларын гына ишеткән бар иде. Ул шулкадәр җор күңелле кеше иде. Ләкин үзе беркайчан да елмаймый. Аның белән аралашкан саен аралашасы килә иде. Ул язучылар арасында еш була иде. Аның безгә шундый тартылышы бар иде. Шалтыратмыйча килеп керә иде ул редакциягә. Хәзер дә Сәхәби килеп керер кебек. Әле бик озак аның килеп керерен көтәрбез кебек".Юмор остасы Алмаз Хәмзин: "Безнең авыллар арасы ярты километр гына иде. Икебез дә авылларның түбән очларында торгач, аралар тагын да якын иде. Европа күләмендәге сәнгать турында сөйләшсәк, ул бит графларны уйнарга тиешле кеше. Нинди тавыш! Мәгърур гәүдә! Кыяфәт! Актерлыгын әйтсәң… Ул бит безнең каһарманнарны, морзаларны уйнарга тиеш иде. «Язмыйлар бит, уйнар идем!» диде. Язсалар да уйнатмыйлар — шунысы да бар бит әле. Ул аның өчен бик авыр иде. Ул буын артистлары алар үзара шулкадәр дуслар иде. Аларның күзләрендә моңсулык. Алар моңарчы булдыра алган кадәр татар операсына хезмәт иткән. Алар өметсезлеккә бирелгән. Ул җәмгыятьнең торышына аянып сөйли иде. Хәзерге җырлар турында да сөйләшенә иде. Аның күкрәк киереп «Ватаным» дип җырлаулары ни тора! Хәзер бит мондый җырлар иҗат та ителми. «Яратам да сөям» бит хәзер. Андый җыр белән киләчәк буынны тәрбияләп булмый. Шундый милләтпәрвәр кешеләребез берәм-берәм китеп бара. «Кыйбласы якты халкымның, шанлы үткән еллары. Без түгел кемнеңдер колы, без Ходайның коллары. Көрәшә торганнары һәм җиңз торганнары», дип әйтәсе килә. Бу юллар үзе белән сөйләшкәндә әйтелми калды".