Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фольклорны җыябыз да киштәгә куябыз. Ә халыкка аларны киштәдән кем алып бирер?

Соңгы арада Традицион мәдәниятне үстерү үзәге тирәсендә гауга чыкты. Күп кенә татар зыялылары кайбер татар матбугаты чараларында чыккан беръяклы фикерләргә нигезләнеп: “Нишләттеләр үзәкне!” дип аптырыйлар. “Татар-информ” хәбәрчесе проблемага төрле яклап якын килергә тырышып карый.

news_top_970_100
Фольклорны җыябыз да киштәгә куябыз. Ә халыкка аларны киштәдән кем алып бирер?

Минемчә, фольклор үзәгенә яңа җитәкче китерү һәм андагы үзгәрешләр тик торганда килеп чыкмаган. Яңа министрның фольклор үзәген үзгәртеп корырга алынуы - XXI гасырда фольклорга яңача караш соралуыннан дип уйлыйм. Ягъни, халыктан җыеп алынган җәүһәрләр саллы китаплар булып киштәләрдә генә ятмасын һәм халыкка экзотик чаралар буларак кына кайтып калмасын, ә яшәү рәвешенә әверелсен, халыкара мәйданга омтылсын. 

Традицион мәдәниятне үстерү үзәгенә яңа җитәкче билгеләнгәч, бу ведомство хакында мәгълүмат халыкка барып ирешә башлады. Социаль челтәрләрдәге комментарийлардан чыгып, шундый нәтиҗә ясарга була - кешеләр бу үзәк турында ишеткән булсалар да, аларның нәрсә белән конкрет шөгыльләнгәннәрен белеп бетермәгәннәр икән. 

Халыкны гаҗәпләндергән берничә факт та билгеле булды. Мәсәлән, үзәктә 60 кеше эшли. 6 дистә кеше эшләгән үзәкнең эш нәтиҗәсе күпкә нәтиҗәлерәк булырга һәм без аны күрергә тиешбез кебек. Ягъни, 60 иҗади һәм гыйльми кеше җитештергән продукцияне без күреп белергә тиештер. Ә кайда соң ул? 

Үзәк "Түгәрәк уен" журналы чыгара иде. Кайда тарала ул журнал? Тиражы ничә данә аның? Сез күпчелек кешедән түгел, ә газета-журналлар алдыруы хакында даими сөйләп килгән журналистлардан сорап карагыз - бу журналның берәр данәсен булса да күргәннәре бармы аларның? Мин андый кешене белмим. Кайда тарала һәм нинди максаттан чыга ул журнал? Китаханәдән кереп карадым. Тиражы - 1 мең данә. алдарак елларда 3 мең дип языла иде. "Почта России"ның электрон каталогында юк. Язылып булмый димәк.

Үзәктә эшләгән кешеләрнең хезмәт хакының күпмелеген төгәл белмим. Һәрхәлдә, зур гыйльми дәрәҗәләре булган галим 30 мең сум чамасы аладыр дип фаразлыйк. Өч елга бер китап язган бер галим. 3 елга 1 миллион сум акча сарыф ителгән дигән сүз. Әгәр шушы сумманы ачык конкурста грант итеп уйнатсаң, яшь галимнәр алыныр, бу китап тагын да яхшырак булыр иде бәлки? 1 миллион сум бит кызыксындырырлык сумма. Ә зур галимнәребез консультант була ала. 

Тагын да ачыграк булсын өчен бер мисал китерәм.

Күренекле галим Тәлгать Галиуллинның “Бәетләрдә халык язмышы” китабы 100 данә тираж белән басылып чыккан. Быел гына басылып чыккан бу китапның очраклы гына кулыма эләгүе шушы мәкаләне язарга этәрде дә инде.

Күз алдына китерегез – күренекле язучы һәм галимнең, Тукай премиясе лауреатының өч елга сузылган гыйльми эш нәтиҗәсе 100 данәдә генә басылсын әле! Ә бит ул һәр китапханәгә, шул исәптән мәктәп китапханәләренә дә барып җитәргә тиешле басма. Традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең рәсми сайтында китапның электрон версиясе урнаштырылмаган. Аны кайдан алып булуы турында да мәгълүмат юк.

Башка басмаларның да зур тиражлары күренми. Ә бит зуррак тираж белән чыкса, аның үзбәясе дә арзанракка төшәр иде, күбрәк кешегә барып җитәр иде.

ТР Милли китапханәсенең татар китаплары бүлегенең уку залында актарып утырынгач кына белдем - үзәк шактый еллар дәвамында “Татар халык иҗаты” исемле җыентык чыгарып килгән икән. Аларның тиражы да 100, 200 һәм иң күбе 300 данә. Сүз уңаеннан, Фольклор үзәгенең «Youtube» каналы да бар. Анда – 29 (!) язылучы. Канал 2018 елның мартында ачылган һәм бөтен видеолар бер ел элек урнаштырылган.

Фольклор үзәге белән бәйле шау-шу Традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгечләренең бер өлеше эштән китүдән башланды. Дөрес, башта Үзәк директоры Фәнзилә Җәүһәрова эштән китте. Ул эштән китүен алга таба перспективалар күрмәү белән аңлатты. Министрлык "Татар-информ"га биргән интервьюда Үзәкнең эш юнәлешен фәнни-методик эшчәнлекне көчәйтүдә күрүен әйтте. "Ул эштән китү турында карар биргән очракта министрлык аны татар фольклоры буенча эксперт буларак җәлеп итәргә", - дип аңлатма бирде министрлык. Соңрак Үзәккә яңа җитәкче итеп Алсу Мифтахова билгеләнде. Үзәк белән бәйле җәйге гауга "Түгәрәк уен" журналының эштән китүеннән башланды. Бу аларның яңа җитәкчелек таләпләре белән ризасызлыгына бәйле иде – бик гадиләштереп әйткәндә, белгечләргә эш сәгатьләрендә эштә булырга тиешлеге әйтелгән. Кайбер чыганаклар, рәсми аңлатмаларсыз гына берьяклы фикерләрне биреп, бу теманы үстерде, кайнатты.

Фольклор үзәгендә эшләүче күренекле галимнәрнең - Марсель Бакиров һәм Тәлгать Галиуллинның фикерен белешик.

Марсель Бакиров: Үзәктә бик күп эш майтарылды

Күренекле фольклорчы галим Марсель Бакиров әлеге үзәкне оештыруда турыдан-туры катнашкан һәм аның концепциясен булдырган шәхес.

Күренекле фольклорчы галим Марсель Бакиров: “Татар фольклор үзәгенең бурычы – традицион мәдәниятне саклау һәм аны пропагандалау, фольклор материалларын җыйнап кулланылышка кертү. 

Үзәктә бик күп эш майтарылды. Төбәкләрдә татар халкының фольклорына бәйле фестивальләр үткәрелде, алар шул төбәкләрдә зур вакыйга рәвешендә үтә иде.

Үзәкнең тагын бер бурычы - мифологиягә, йолаларга бәйле материалларны туплап, хәзерге торышын ачыклап, фәнни хезмәтләр чыгару иде. Шуңа безнең үзәк ИЯЛИны кабатлый дип әйтүчеләр булды. Ләкин бу бөтенләй дөрес түгел. Минем белүемчә, ИЯЛИның фольклор бүлеге хәзерге вакытта халык авыз иҗатының 25 томлыгын чыгару белән шөгыльләнә. Бу үзе бик зур бурыч. Алар экспедицияләргә чыгалар һәм шулар буенча аерым җыентыклар чыгаралар. Без исә аларны кабатламыйча зур-зур хезмәтләр чыгардык.

Гумилев һуннарның фольклоры сакланмаган дигән фикер әйткән иде. Мин бу фикер белән килешмәдем һәм һун бабаларыбызның 11 фольклор жанрын актарып чыгардым: җырлар, гимннар, алкышлар, антлар, ырымнар... Безнең әдәбиятыбыз тарихы VI гасырдан Орхон Енисей язмаларыннан башлана дия иде. Минем тикшеренүләр буенча, әдәбиятыбыз тарихы һун чорыннан башлана, ягъни, безнең эрага кадәрге чордан. Төрки халыклар арасында бердәнбер бездә генә - бу зур казаныш. 

Алай гына да түгел, юбилеем алдыннан “Прототюрки” дип атала зур хезмәт чыгардым. Ул бөтен төрки халыклар тарихын иңли торган китап. Бөтен төрки халыклар таныша алсын өчен рус телендә язарга туры килде. Безнең борынгы төрки тел нинди булган? Шуны торгызу белән шөгыльләндем. Меңгә якын борынгы сүзләрне актарып чыгардым. Моңарчы төрки халык чыгышын шаблон рәвештә Алтай белән бәйлиләр иде. Бу искергән караш. Асылда Алтай төрки халыкның икенче этабы. Беренче этабы алгы Азиядә, Урта диңгез буенда, хәзерге Гыйрак һәмТөркия территорияләрендә булган. Бу китапка язучылар, телчеләр югары бәя бирде. Хәзерге вакытта аны инглиз теленә тәрҗемә итү турында сүз бара.

Традицион үзәкне үзгәртеп кору хакында сүз бара, ул методик үзәк булып кала дигән фикерләр йөри. Без - энциклопедик белем туплаган соңгы могиканнар, борынгы культурабызны иңләп тикшергән галимнәр. Безне методист итеп утыртсалар, безнең потенциалны сакламау булыр иде. Безне сакларга тиешләр! 

Без ИЯЛИны кабатламыйбыз, без бер-беребезне көчәйтәбез. Бу эшне ИЯЛИның алты-җиде фольклорчысы гына эшләп бетерә алмый. Яңа йолаларны актарып чыгарабыз икән, бу нур өстенә нур булачак. Безнең бу мөмкинчелекне ябалар икән, зур хата булачак. Безгә фән белән эшләргә мөмкинлек бирергә тиешләр, без консультация биреп утыра алмыйбыз”.

Тәлгать Галиуллин: Өч ел эчендә шушы китапны язып чыктым

Тукай премиясе лауреаты, әдәбият тәнкыйтьчесе, галим Тәлгать Галиуллин: “Үзәк дистәләгән еллар дәвамында матур гына эшләп килде. Һәр елны җыентыклар чыгара, конференцияләр оештыра һәм катнаша идек. Көннәрдән бер көнне бомба шартлады да, без үзгәрергә тиеш булдык. Беркем бернәрсә белми нишләргә тиешлеген. Төп таләп – һәр хезмәткәр иртәдән кичкә кадәр килеп утырырга тиеш. Ләкин фәнни эшнең үз спецификасы бар. Мәсәлән, минем китапханәм өемдә генә, мин монда килсәм, китапларым юк. Мин бәетләр китабын язган вакытта җыентыкларны өемнән ташыдым. Бөтен кешегә шартлар – өстәл һәм компьютер булырга, ул компьютерда җыю өчен бер ярдәмче булырга тиеш. Мәсәлән, өйдә минем бөтен язганымны хатыным баса. Ә мин монда утырсам, аны мәҗбүр итә алмыйм. 

Безне ИЯЛИны кабатлый диләр. Без аларны кабатламыйбыз, безнең бөтенләй башка юнәлеш. Без жанрларны өйрәнәбез. Алар жанрларны бастырып чыгаралар, ә без фәнни өйрәнәбез.

Кешене борчып эштән аерып йөрүнең бер файдасы да юк. Халык иҗатына бәйләнү - ул татар теленә бәйләнү. Вазгыять шундый көннәрдә моны һич кенә дә кузгатырга кирәк түгел иде.

Өч ел эчендә шушы китапны язып чыктым (сүз 100 данә тираж белән чыккан“Бәетләрдә халык язмышы” китабы турында бара. Авт.). Аның кереше 100 биткә якын. Монда - өр-яңа бәетләр, болар беркайда юк. Моның тиражы күп түгел, ләкин кирәк җиргә таралды. Хәзер мөнәҗәтләрне өйрәнәм. Ул дин белән килгән жанр. Мөнәҗәтләр өйрәнелмәгән, алар татар халкына читтән кергән булса да, татарлар аны кабул иткән. Берничә елдан шундый китап булыр дип хыялланам.

Фәрит Йосыпов соңгы биш ел эчендә алты китап чыгарды. Ул эшләгән эшләрне бер институт та эшли алмый. Безне борчымасалар, без ат шикелле эшләячәкбез. Безгә комачауласалар, әлбәттә, продукция булмаячак”.

Шунысы кызык, ике галим ИЯЛИны кабатлау турында фикер әйтсә дә, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директоры Ким Миңнуллин үзе Фольклор үзәге белән бәйле вазгыятьне матбугат чараларыннан укып кына белгән.

Ким Миңнуллин: Безне кабатлыйлар диюләре белеп сөйләүдер дия алмыйм

Ким Миңнуллин: “Аларның эшчәнлегенә бәя бирә алмыйм, тирәнтен кызыксынганым булмады. Матбугаттан укыган хәбәрләр буенча гына фикер әйтсәм, бик нык ялгышуым бар. Үзәкнең ике-өч белгече безнең белән хезмәттәшлек итә. Алар бездәге эшне күз алдына китерәләр, ә мин исә тирәнтен белмим. Әмма безне кабатлыйлар диюләре белеп сөйләүдер дия алмыйм. Ниндидер мәсьәләләрдә, бәлки, якын килүләр дә бардыр – экспедицияләр, конференцияләр, китаплар... Мин алар академик фән белән шөгыльләнергә тиеш түгелләр дип тә әйтмим. Районнардагы мәдәни учаклар белән дә кемнәрдер шөгыльләнергә тиеш – шунысы да бар. Министрлык белән бер утырып сөйләшү турында сүз булган иде, әлегә очрашу булмады.

Бездә дә китапларның аз тиражлысы да чыга, без аларны китапханәләргә таратырга тырышабыз, электрон версиядә сайтка урнаштырабыз. Ә китапларны тарату проблемасына килгәндә, китап тарату системасы бездә туксанынчы елларда җимерелде һәм көйләнә алганы юк.”

Ресурс үзәге

Димәк, Үзәк белгечләре ИЯЛИны кабатлыйлар дигән фикердән курка, ә Институт җитәкчесе бу хакта матбугаттагы хәбәрләр аша гына белә. Галимнәрдән һәм белгечләрдән Фольклор үзәге методик үзәк булып кала дигән фикер ишетелде һәм моны гадиләштереп, консультация биреп утыру дип аңлатылды. Сүз ресурс үзәге турында бара дип аңлыйм.

Ресурс үзәге – ул оешмалар һәм учреждениеләрнең ихтыяҗын тәэмин итү максатыннан мәгълүмати, мәгърифәти, коммуникацион һәм башка ресурсларны бер үзәккә туплау. Яңа заман өчен ул бик актуаль күренеш.

  • Традицион мәдәниятне үстерү үзәге ул Татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәге белән Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге берләштерүдән хасил булган оешма. Фольклор үзәге фәнни экспедицияләр һәм конференцияләрдән башлап, халык театрлары белән эшләүгә кадәр киң колачлы эшчәнлек алып бара. Аларның зур эшләре буларак, “Идел-йорт” халык театрлары фестивален һәм “Түгәрәк уен” фольклор фестивален аерып әйтергә мөмкин.

Инде медальнең икенче ягын әйләндереп карыйк.

Башкортстан үрнәге

Фольклор юнәлешен фәнни китаплар әзерләү, татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр альманах чыгару, республика күләмендә уздырылган халык бәйрәмнәренең оештыручысының берсе буларак кына күрмичә, зуррак колачларга мөмкин булуын Башкортстан үрнәгендә күрә алабыз. Башкортстанда 2020 елның 18 июленнән 1 августына кадәр IV Бөтендөнья Фольклориадасы узачак. “Ул фестиваль тарихында иң масштаблысы булырга мөмкин – дөньяның 81 иленнән 3 меңнән артык үзешчән иҗат коллективының килүе көтелә”, - дип язылган РФ Мәдәният министрлыгы сайтында. Шунда ук Башкортстан Республикасының халыкларның мәдәниятен, телләрен, халык иҗатын һәм традицияләрен саклауга сак каравы билгеләп үтелә.

Ноябрь аенда Башкортстан Республикасы «Мосафир» этник музыка форумы уздырырга әзерләнә. Башкорт этник музыка төркемнәре дөнья буйлап популярлык казана, фестивальләрдә катнаша.

Кыскасы, республикада этник музыка, фольклор буенча җитди эш алып барылганлыгы тоемлана. Бу очракта безгә “Күршенең мәчесе дә куян тота” дип кызыгып утырырга гына кала. Бу фольклор мәсьәләсендә бездә глобаль, концептуаль эш алып барылмауга бер ишарә.

Этномузыка безнең республикада, гомумән, игътибар үзәгеннән читтә калган юнәлеш. Дөрес, бу мәсьәләдә Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге эш башлаган да иде кебек, заманында белгечләр бу проблеманы күтәреп чыкты. “Халык уен кораллары буенча күргәзмәләр дә эшләдек. Уен кораллары бар, аның конструкциясен өйрәнергә була. Безгә остаханәләр кирәк һәм ул уен коралларында уйнаучылар кирәк. Моның өчен музыка мәктәпләренә программалар һәм методик әсбаплар кирәк. Укыту өчен уен кораллары һәм укытучылары кирәк. Экспедицияләргә чыгырга кирәк. ИЯЛИның мирасханәсендәге язмаларны, безнең экспедиция язмаларын чыгарырга кирәк. Бу тулы комплекслы бер эш”, - дип сөйләгән иде Фәнзилә Җәүһәрова.

Күренекле фольклорчы Фәнзилә Җәүһәрованың этномузыка буенча кызыклы фикерләре “Татар-информ”да басылып чыккан иде. Эх, бу җәһәттән дәүләт программалары дәрәҗәсенә күтәреп, комплекслы зур эш башларга! Әмма болар фәнни конференция кысаларындагы күргәзмә форматында калды, колачлы эшләр булып үскәне күренмәде. 

“Татар-информ”да этномузыка темасына зур сөйләшүләр башлангач, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова татар фольклор музыкасы, татарча этно музыка турында фикерләрен җиткергән иде: “Бездә көчле Фольклор үзәге, фольклорчылар бар. Үзәк каршында этно төркем тупланса начармыни?! Аны бит шулай ук, визит карточкасы итеп, дөнья буйлап йөртеп була. Моның өчен грамоталы, фольклорны белгән, шушы эшне азагына кадәр алып барып чыгарлык бер кеше кирәк. Ул кешенең исеме «без» була алмый, ул «мин» була ала. «Мин – фәлән фәләнов, шушы эшне башлыйм, дистәләгән кабинетка керәм, миллион хатка кул куйдырам, тирәмә профессионалларны туплыйм – максатыма ирешәм». Шушы «тормыш прозасы»н уза алганда – хыял тормышка аша”, дип язган иде ул.

Фольклорны кем пропагандаларга тиеш?

Инде җиргә якынаеп, гадирәк темаларга сөйләшик. Миңа калса, Традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең пропаганда эше, галимнәрнең бөртекләп тапкан җәүһәрләрен халыкка җиткерү юнәлеше нык аксады. XXI гасырда йолаларны халыкка кайтару - ул 100 данә тираж белән китап чыгару гына түгел, ә шул китапта язылганны халыкка китереп ирештерү дә. Әйе, монысы шактый авыр хезмәт, чөнки без хәзер иң күп укучы халык булуыбыз белән мактана алмыйбыз.

Китап дигәннән, гафу итегез, милли традицияләрне пропагандалау өчен халык укый торган авторларны да кулланып буладыр. Әйтик, Зифа Кадыйрова кебек мелодраматик әсәрләр язучы авторлар белән элемтәләр булдырып, аларны да йолаларга якынайтырга була. Алар артында меңләгән укучылар армиясе торганын онытмыйк.

Әйтик, моннан берничә ел элек Мәдәният министрлыгы субсидиясенә Салават Юзеев “Күкшел егетләре” исемле документаль фильм төшерде. Кукмараның Күкшел авылында сакланып калган борынгы йола турында Салават Юзеевка Фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сөйләгән булган. Бу милли йолаларыбызны саклауның һәм киң таратуның менә дигән ысулы. Фильм бик күп фестивальләрдә уңыш казанды. Бу юнәлешне актив дәвам итәсе иде. Кино – милли традицияләребезне пропагандаларга мөмкинлек бирә торган көчле инструмент.

Тамадаларны милли йолаларны пропагандалау юлында ярдәмче итә алабызмы?

Йолалар белән эшләргә мөмкин булган тагын бер категория кешеләр – тамадалар. Үзен Супертамада дип атаучы Гамил Нур фикеренчә, никахларда әле бераз милли йолалар сакланган.

Гамил Нур: “Фольклорның Ф хәрефе генә инде ул. Халык аны белми дә, белсә дә, кирәксенми. Никахларда, мулладан, оятыннан куркып, аз булса да милли йолаларны кертәләр. Ә совет чорында бу юк иде, атеизм да кыскандыр, халык та хәерче иде. Казанда һәм Казан артында бөтенләй беткән иде. Мишәрләрдә, Идел белән Агыйдел арасындагы типтәрләрдә, себер татарлары, кырым татарларында аз булса да милли йолалар бар иде әле, алар туйларда тернәкләнеп китте. Хәзер алар да никах мәҗлесенә генә күчте инде. 

1996 елдан башлап 2014 елларга кадәр татарлар милли йөзе булмаган бик бай, купшы туйлар уздыра башлаганнар иде. Хәзер халыкта акча булмагач, никах уздыру белән чикләнә башладылар. Никах туйларында чәкчәк, бавырсак, каз китерү, милли бүләкләр тарату кебек йолалар күренә, түбәтәй, яулык була, татарча сүз дә яңгырый”.

Милли йолалар мәсьәләсендә Гамил Нур үзенең диспетчер урынында булуын әйтә. Әмма халыкның туй, никах мәҗлесендә милли йолаларны пропагандалаучы тамадаларыбыз юк. Гамил башкаларның нигездә акча эшләү өчен генә йөрүләрен әйтә. “Мин халыкка милли йолаларны кулланырга тәкъдим итәм, хәтта мәҗбүр итәм”, - ди ул.

Ә ни өчен Фольклор үзәгенә бу юнәлештә тамадалар белән эшләмәскә?! Аларны ничек кызыксындырып буласын әйтә алмыйм, әмма Гамил Нурны “клонлаштырсаң”, зыян итмәс иде.

Бөекләр потенциалы

Тагын бер фикер. Миңа калса, фольклор үзәгендә эшләгән галимнәрнең потенциалын ныграк файдалану да урынлы булыр иде. Ягъни, аларның энциклопедик белемнәрен генә түгел, статусын да, дәрәҗәләрен дә.

Шәхсән үземә заманында халык язучысы Илдар Юзеев белән бер кабинетта утырып эшләргә туры килде. Ул өлкән яшьтә булуына карамастан, “Сабантуй” газетасына эшкә урнашып, бер дә авырсынмыйча, балалар шигырьләрен эшкәртеп утыра иде. Мин әле шагыйрь Ленар Шәехнең абитуриент чагында ук Илдар Юзеевны эзләп, редакциягә керүен хәтерлим, Илдар абыйның беренче курс студенты Ләйлә Дәүләтова шигырен күтәреп “Шәп язылган”, дип балаларча сөенеп йөрүен хәтерлим. Халык шагыйрьләре статусын йөрткән Илдар Юзеев белән Шәүкәт Галиевлар бер авырсынмыйча мәктәпкә балалар белән очрашуларга чыгып китәләр иде. Шәүкәт Галиев бернинди штатларга урнашмыйча, хезмәт хаклары алмыйча, редколлегия әгъзасы буларак, балалар матбугаты өчен шундый зур эшләр башкарды.

Әгәр Фольклор үзәгенә яшьләр эшкә килгән икән, алар бөекләр янында эшләп, аларның энергетикасын үзенә сеңдереп калсын иде. Миңа калса, бөекләрнең яшьләр белән аралашуы аларның потенциалын файдалану кебек үк әһәмиятле. Әһәмиятлерәк тә.

Нәтиҗә

Фольклор үзәге үзенең булган бар ресурсларын, җыелган мәгълүматны халыкка җиткерү механизмнарын көйләсен иде. Ни өчен Үзәккә фәнни-методик юнәлешне көчәйтмәскә? Үзәк Нигә ИЯЛИ белән хезмәттәшлек итеп, анда һәм монда җыелган мәгълүматны бергәләп халыкка җиткерергә тырышмаска? Шушы максатны беренче урынга чыгармаска?

Милли традицияләребез экзотика түгел, көндәлек яшәү рәвешенә әйләнсен иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100