Яман шеш турында 5 факт: авыруны ничек ачыкларга?

Бүген республикада яшәүче һәр 35 нче кеше онкология диспансерында учетта тора.
Онкология авыруын үз вакытында ничек ачыкларга һәм дәвалауның радикаль алымнарыннан баш тартырга? Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы, Республика онкология диспансеры баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.Кайсыдыр җир авыртканда гына түгел, ә даими рәвештә тикшеренеп торырга кирәкТабиблар әйтүенчә, яман шешне иртә ачыклау медицина тармагы мәсьәләсе генә түгел – ә дәүләтнең стратегик мәсьәләсе.“Статистикадан күренгәнчә, иртә ачыкланган 85-95 процент яман шеш авыруы тулысынча дәвалана. Пациент кайсыдыр җире авыртып, онкологиягә шикләнеп табибка мөрәҗәгать итә икән, бу инде башлангыч стадия булмаска мөмкин. Ә диспансеризация –башлангыч стадиядә ачыкланган авырулар санын шактый арттыра”, - диде Владимир Жаворонков.Өстәвенә, дәүләт өчен дә авыруны соңгы стадиядә дәвалауга караганда, кисәтү яки аны башлангыч стадиядә дәвалау икътисади яктан арзангарак чыга.Диспансеризация – авыруны азындырмас өчен бердәнбер чара“Диспансеризацияне сүгәргә, аны дөрес узмый дип әйтергә була. Әмма ул Россия Федерациясендә башлангыч стадияләрне ачыкларга ярдәм итә торган бердәнбер инструмент. 2018 елда Татарстанда диспансеризация вакытында башлангыч стадиядә 79,6 процент яман шеш очрагы ачыкланган”, - диде онколог.Табиблар мәгълүматлары буенча, узган елда республикада беренче тапкыр табылган онкология очракларының 16 проценты диспансеризация ярдәмендә ачыкланган.“Бер яктан караганда әллә ни зур сан түгел, шулай да – сизелерлек. Минем шәхси фикерем – бездә бу санны 30 процентка кадәр җиткерү өчен потенциал бар. Һәм без моның буенча эшлибез. Әмма кешеләр сәламәтлекләре өчен үзләренә җаваплылык алырга теләми”, - диде Жаворонков. Яман шеш һәрвакытта да нәселдән күчмиБүген яман шешнең әллә никадәр төре бар. Яман шеш кеше организмында мөмкин булган бар җирне зарарлый. Онкология авыруларының килеп чыгыш ахырга кадәр өйрәнелеп бетмәгән, әмма нәселдәнлек факторы моңа еш тәэсир итә дип булмый. Нибары 10-15 процент очракта гына онкология авырулары нәселдәнлеккә бәйле булырга мөмкин.Мәсәлән, әгәр дә якын туганнар сөт бизе, эчәклек яки үпкә яман шеше белән авырган икән, авыруның бу төрләре килеп чыгу куркынычы арта.Яман шеш авыртмый, әмма кайвакыт аның барлыкка килүен сизәргә булаЕш кына яман шеш үзен нинди дә булса үзенчәлекле симптомнар белән сиздерми. Шуңа күрә күп кеше бу куркыныч диагнозны өченче-дүртенче стадиягә җиткәч кенә белә.“Шулай да кайбер тышкы симптомнарны күрергә, сизәргә була. Мәсәлән, тире яман шеше булганда – тиредәге үзгәрешләр шундук күзгә ташланачак. Сөт бизе яман шешен дә күкрәкне капшап карап сизәргә була, авыз куышлыгындагы уңайсызлыкларны да игътибардан читтә калдырып булмый”, - диде Владимир Жаворонков.Диспансеризация узганда яман шешне ачыкларга ярдәм итә торган гади тикшеренүләрИң киң таралган яман шеш төрен ачыклау өчен диспансеризация программасына төрле яшьтәге кешеләр өчен берничә төр анализ һәм тикшеренү керә. Мәсәлән, тизәктә яшерен кан булу-булмавын ачыклый торган анализ ашказаны-эчәк трактының төрле бүлекләрендәге тайпылышларны ачыклау алымы.“Маммография –сөт бизе яман шешен башлангыч стадиядә ачыклауны да шактый арттырырга ярдәм итә торган бик яхшы ысул. Аналык муентыгыннан мазок алу да үзенең нәтиҗәле булуын раслады инде. Бу ысул ракка кадәр була торган авыруларны һәм аналык муентыгы яман шешен ачыкларга ярдәм итә. Шулай ук кан анализы ярдәмендә мәни бизе яман шешен дә ачыкларга ярдәм итә. Простатит антигенын ачыклау мәни бизендә яман шеш ачыклау өчен ярдәм итә һәм берничә мәртәбә ясала - 45, 50, 55, 60 һәм 64 яшьтә. 45 яшьтә диспансеризация кысаларында гастроскопия ясала. Ул ашказаны һәм үңәчнең лайлалы тышчасының торышын билгеләргә ярдәм итә”, - дип аңлатты Владимир Жаворонков.