Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөкле чакта ковид иярткән журналист: «Кызыл зонада миңа табиблардан шактый эләкте»

Игезәк бәбиләр көтүче, йөклелеге 32 атналык вакытта ковид эләктереп, Казан һәм Чаллы хастаханәләренең кызыл зонасында дәваланып чыккан Әдилә Гайзетдинованың хәлен «Интертат» хәбәрчесе белеште.

news_top_970_100
Йөкле чакта ковид иярткән журналист: «Кызыл зонада миңа табиблардан шактый эләкте»
https://pixabay.com

Инстаграм лентасын карап утырганда танышым, журналист Әдилә Гайзетдинованың сиреналарын кабызган ашыгыч ярдәм машинасында Казанга китеп баруын куйган сторисларга юлыктым. Әдилә элек Чаллыда яшәде, бер өлкәдә эшләгәч, еш очрашырга һәм аралашырга туры килә иде. 

Журналист нинди генә авыр ситуациядә булмасын, шул «хәбәр итү» инстинктын югалтмыйдыр ул. Ашыгыч ярдәм машинасында сторислар төшереп: «Минем Казанга болай барган юк иде», — дип шаяртырга тырышкан Әдилә турында мин шулай дип уйладым. 

Әдилә соңгы елларда Мәскәүдә яши. Соңрак аның йөкле булуын, игезәкләр көтүен һәм коронавирус белән авыручы иреннән үзизоляцияләнү өчен Мәскәүдән Чаллыга, әти-әнисе янына кайтуын белдем. Ләкин, качарга тырышса да, ковид Әдиләне Чаллыда «куып тоткан». 

Авырлы вакытта ковидны ничек дәвалыйлар? Чирне авыр кичергәнме? Тулысынча тернәкләнеп бетә алганмы? Карындагы сабыйлары белән барысы да тәртиптәме, даруларның тәэсире булмаганмы? Бу сорауларны Әдиләнең үзенә бирергә булдым. 

«Игезәкләр көтәм»

«Белүеңчә, без ирем белән Мәскәүдә яшибез. Иремә эш урыныннан мәҗбүри рәвештә коронавирустан вакцина ясатырга куштылар. Прививкага язылып куйды, ләкин аны ясатканчы, шимбә көнне температурасы күтәрелде, үзендә хәлсезлек тойды ул. 

Иремнең температурасы ике көн 38 булды. Ә дүшәмбе көнне ул үзен яхшы хис итә башлады һәм без моны коронавирустыр дип башыбызга да китермәдек.

Температура белән авырганын әйткәч, иремә эшендә ПЦР-тест ясарга куштылар. Ул исә уңай нәтиҗә күрсәтте. Шулай итеп, иремне 14 көнгә карантинга җибәрделәр. 

Минем йөклелегемнең 32нче атнасы бара иде. Йөклелек чорым тулаем алганда яхшы узды. Бары тик бер үзенчәлекне билгеләп үтәргә кирәктер — мин игезәкләр көтәм! 

Токсикоз белән интекмәдем, бернинди җитди проблемалар белән очрашмадым, анализларым тәртиптә булды. Бары тик йөклелекнең алтынчы аенда аналык муентыгының вакытыннан алда кыскаруы дигән диагноз куйдылар. Ләкин бу, аналык тик үсү сәбәпле, игезәк көтүчеләр арасында киң таралган диагноз.

Ирем ковид белән авыргач, миңа ниндидер саклану чаралары күрергә кирәк дигән фикергә килдек. Мин антитәнчекләргә анализ тапшырдым, тест тискәре нәтиҗә күрсәтте. Шуңа күрә ике атнага Татарстанга әти-әнием янына кайтып китәргә булдым.

 Шунысын да әйтергә кирәк, ирем белән безнең никахыбыз рәсми рәвештә теркәлмәгән. ЗАГСка гариза биргән идек, язылышасы көнебез карантинга туры килде, аны күчердек. 

«Салкын тидердем, ахры»

Ковидның беренче билгеләре озак көттермәде. Пәнҗешәмбе көнне иртән мин Казанга килеп төштем. Аннан Чаллыга кайтым. Ә шимбә-якшәмбедә үземнең авырый башлавымны тойдым. Алар гади салкын тиюгә охшаш билгеләр иде. Гомумән, пандемия башланганнан бирле, мин үземне бик тыныч тоттым. Һәрвакыт: «Мин коронавирус белән авырмаячакмын, бу чир миңа кагылмаячак», — дип уйладым. 

Артык эссе көннәрдә бакчада җылы су белән коенып, урамга чыга идем. Тамагым авыртырга тотынгач та, «бакчада гына салкын тидереп кайттым» дип йөрдем. Бу халәт өч-дүрт көн дәвам итте. Тавышым карлыкты, борын тыгылды, йөткерә башладым. Чәршәмбе көнне температурам күтәрелде. Кафеда утырганда туңа башладым, аннары, киресенчә, тирләтте. Тән температурам уйнаганны тойдым. Өйгә кайткач, температурамны үлчәдем — 37,2 күрсәтте, ә кичкә 37,5кә күтәрелде. 

Өч көн өйдә дәваландым. Мәскәү хастаханәсенә беркетелүем сәбәпле, Чаллыда табиб чакырта алмадым. Шуңа терапевттан интернет аша түләүле онлайн-консультация алдым. Ул мине шаккаттырырлык бернәрсә дә сөйләмәде. Җылы эчемлекләр эчәргә, күбрәк ял итәргә кушты. Моның коронавирус булу ихтималы турында да кисәтте. Температура 38дән ары күтәрелгән вакытта, парацетомол эчәргә киңәш итте. Авырлы вакытта бернинди дарулар да эчәргә ярамаганлыгын беләм. Парацетомол — температура төшерә торган, азмы-күпме рөхсәт ителгән даруларның берсе. Югары температура да карындагы сабыйлар өчен файдага түгел. 

Мин бик күп су һәм төрле җиләк-җимеш компотлары эчтем. Көненә 4-4,5 литр бакча җиләкләре һәм алмадан ясалган компот эчеп бетерә идем. Организмыма витаминнар һәм минераллар, авырлы вакытта кулланырга рөхсәт ителгән төрле үләннәр белән ярдәм итәргә тырыштым.

«Табиблардан миңа шактый эләкте»

Пәнҗешәмбе төнендә бик нык өшеп уянып киттем. Аңа кадәр төннәрен тирли идем. Бу туңып уянган төннән соң хәлем җиңеләеп киткән кебек булды. Барысы да артта кала, авыруны җиңеп киләм бит дип сөендем. Көн дәвамында температурам күтәрелмәде, ә кичкә янәдән 37,8не күрсәтте. Аның өстенә эчем авыртырга тотынды. Анысы өзлексез ютәлләвем нәтиҗәсе булды, ахры. Температурам 38дән дә артып китсә, ашыгыч ярдәм чакырырга булдым.

Ни өчен ашыгыч ярдәмне алданрак чакырмадың дигән сорау туар. Минем бер генә җавап — хастаханәгә ятасым килмәде. Ничек тә өйдә килеш терелергә өметләндем. 

Кичке 9ларда температурам 38дән артып киткәч, ашыгыч ярдәм номерын җыйдым. Чакыруны кабул иттеләр, ләкин үзләре күренмәде. Бөтенләй килеп тормаслар дип, мин йокларга яттым. Ашыгыч ярдәм чакырып, 1,5 сәгать үткәч, миңа дежур фельдшер шалтыратып, аска төшәргә кушты (без бишенче катта яшибез). Ни өчен дип соравыма: «Без сезне барыбер йогышлы авырулар хастаханәсенә алып китәбез», — диде. Өч көн буе табиб чакырмыйча өйдә ятуым өчен ачуланды. Хастаханәдә дә миңа шактый гына эләкте. 

Ашыгыч ярдәм алып киткәндә сәгать төнге 11 иде инде. Мине башта йогышлы авырулар хастаханәсенә илтмәкче иделәр. Чөнки чир эләктергән барлык авырлы хатын-кызларны да шунда китерәләр икән. Ләкин минем эчем дә авыртуны исәпкә алып, бала тудыру йортының кызыл зонасына алып барырга булдылар. Миңа кадәр анда бер авырлы кыз ята иде, мин икенче пациент булдым. 

Кабул итү бүлегендә, анализлар тапшырып, тикшерүләр үтеп, балаларым белән барысы да тәртиптә икәнлегенә инангач, бераз тынычландым. Ул төнне мине дежур табиб кына кабул итте. Икенче көнне иртән табиб-терапевт һәм гинеколог килергә тиеш иде. 

Барлык йөкле пациентларга билгели торган дәвалау схемасы билгеләделәр. Магний белән капельница, парацетамол һәм температура күтәрелгән очракта, сабыйларның үпкәләре яхшы эшләсен өчен дексаметазон яздылар. Мин магнийдан шунда ук баш тарттым. Чөнки аны йөклеләргә тонус булган вакытта ясыйлар, ә минем тонус юк иде. Шулай ук гормональ кортикостероид дексаметазонны да ясатмыйча торырга уйладым. Чөнки балаларның тормыш күрсәткечләре барысы да тәртиптә иде. Дөрес, табиб билгеләгәннәрдән баш тартуым өчен шактый негатив тыңларга туры килде. Тик минем өчен табибларның бу препаратларның нәрсә өчен билгеләнүен аңлатуы мөһимрәк иде, шуңа сүзләренә артык игътибар бирмәдем. 

Шулай итеп, җомгадан дүшәмбегә кадәр мин Чаллыдагы «Кама» балалар медицина үзәгенең кызыл зонасында дәваландым.

«Күпләр минем өчен догада торды»

Шимбә көнне мине терапевт тыңлады, анализларымны карады. Сулыш юлларында үзгәреш булуын әйтте, кан анализы да организмда инфекция булуын күрсәтте. Табиб миңа антибиотиклар һәм канны сыекландыра торган препаратлар билгеләде. Чөнки коронавирус вакытында тромб барлыкка килү куркынычы бик югары, ә авырлы чакта ул икеләтә арта.

Шимбәдән башлап минем температурам юк иде инде, ләкин мин тора-бара сулавы кыенлаша баруын аңлап алдым. Менә шул вакытта миңа бик куркыныч һәм рухи яктан авыр була башлады. Бетмәс-төкәнмәс тикшерүләр һәм антибиотиклар балаларыма начар тәэсир итәр дип борчылдым. Авырлы вакытта КТ ясатырга кирәкми, антибиотиклар бик зыянлы, дексаметазонның да файдасына караганда зыяны күбрәк булуы бар. 

Безне дәвалыйлармы, агулыйлармы, мин аңламадым. Өстәвенә, препаратларның файдасы һәм зыяны турындагы сорауларыма һәр табиб: «Сез бит ирегездән йоктыргансыз», «Сез бит безгә дәваланырга килдегез», — дип төртмәле сүзләр әйтүне үзләренең бурычы дип санады. 

Мин социаль челтәрләрдә үземнең авыруым турында пост яздым. Һәм миңа берсеннән-берсе матур теләкләр язылган, һәрберсеннән җылылык бөркелгән смслар килә башлады. Күпләр минем өчен догада торулары турында әйтте. Ул хатлар миңа бик нык ярдәм итте. Мин моны дәвалауның бер өлеше дип санадым. 

«Киребеткән авырлы хатын»

Дүшәмбе көнне КТ үттем. Аның нәтиҗәләре үпкәләремнең 20 проценты зарарлануны күрсәтте. Иң начары — пневмония үпкәмнең һәр өлешенә таралган. 

Терапевт, Казандагы хезмәттәшләре белән киңәшеп, мине башкалага күчерергә теләүләрен әйтте. Чөнки игезәкләр көткәндә куркыныч зур: аналык болай да үпкәләрне кыса, аның өстенә пневмония зарар сала. 

Мин ризалаштым, ләкин үземнең Чаллыдан китәсем килмәде. Гормоннар да үзенекен эшләгәндер. Ни дисәң дә, монда палата тәрәзәсе янына килеп әти-әниләр, дуслар хәлемне белешеп торды. Аларны күреп торгач җиңелрәк иде. 

Мин Казанга китәргә аяк терәп каршы килдем. Минем белән берничә табиб, хастаханә җитәкчесе кереп сөйләште. Ләкин аларның берсе дә Казандагы дәвалауның мондагы дәвалаудан нәрсә белән аерылачагын аңлата алмады. 

Татарстанның штаттан тыш баш акушер-гинекологы үзе шалтыратып кына мине Казанга килергә күндерә алды. Чаллылар үзләрендә берничек тә җиңеп булмый торган, киребеткән авырлы хатын ятуын хәбәр иткән, күрәсең. 

Ул миңа Казанда ковид йоктырган йөкле хатын-кызлар өчен өчен махсус госпиталь оештырылуын, анда пациентларны гинеколог һәм пульмонологлар, галимнәр һәм профессорларның барысы бергә киңәшеп дәвалауларын сөйләде. Инде терелеп киләм дип уйлап та, хәлнең кисәк авыраеп китү ихтималы булуны, ул очракта экстрен ярдәм кирәк булачагын аңлатты. Узган ел йөкле хатын-кызларның вафат булу очраклары күзәтелү, быел да шундый бер очрак теркәлүен әйтте.  

Ул көнне кич ашыгыч ярдәм мине Казанга алып китте.

«Кесарев кисеме?»

Республика клиник хастаханәсенең кабул итү бүлегендә мине: «Кичтән ашамагыз, иртәгә сезгә кесарев кисеме ясарга мөмкиннәр», - дип куркыттылар. Минем бәбиләремне гадәти юл белән тудырасым килә. Шуңа күрә кесарев кисеме турындагы сүз минем өчен фаҗига дисәм дә ялгыш булмас. 

Миңа күрсәткечләремнең бик үк яхшы булмавы, әгәр сабыйларның хәле начарлана башласа, кесарев кисеме ясарга кирәк булачагы турында әйттеләр. Мин табибларга иртәгә иртән үк барлык анализларым да яхшы булачак дип сүз бирдем.

Ул төнне йокладыммы икән мин… Бернәрсә турында да уйламаска, шушы секундта ук терелергә тырыштым. Һәм чыннан да, икенче көнне күрсәткечләрем әйбәтләнә башламасынмы! Кесарев кисеме ясауны кичектерделәр. 

Берничә көннән мине бала тудыру йортында вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпитале палатасына күчерделәр. Дәвалау курсы шул ук калды дияргә була. Антибиотиклар, дексаметазон, канны сыекландыра торган клексан, амброксол бирделәр. Мондагы табиблардан да һәр препарат турында җентекләп сораштым.  

Палаталарда шартлар яхшы. Биредәге дәвалау Чаллыдан тикшерүләрнең бик күп булуы белән аерыла. Йөклеләргә көнаралаш КТГ, УЗИ ясап торалар. Кабул иткәндә кан тамырлары, йөрәк, эчке органнарга да УЗИ үткәрделәр. Көнгә өч тапкыр кан басымын үлчәделәр, сатурацияне, температураны тикшерделәр. Һәр көнне кан анализы, берничә тапкыр коронавируска ПЦР алдылар. Анализларны иртәнге 4тә тапшыра идек. 

Казанның әлеге вакытлыча госпиталендә йөклелеге зур срокта булган 40-50 хатын-кыз ята. Кечкенә сроктагылар башка бүлектә дәвалана. Ковидны бик авыр кичергән хатын-кызлар да бар иде. Алар белән чагыштырганда, үземнең чагыштырмача җиңел авыруымны аңладым. Кайбер әниләрнең карынындагы сабыйларының йөрәге тибүдән туктауны да күрергә туры килде. Табиблар ананың гомерен саклап калуны беренче максат итеп куя.

Йөклелек срогы зур икән, кесарев кисеме ясыйлар. Әмма аның да тискәре яклары бар: кесарев кисеме ясаганнан соң балаларны шунда ук реанимация яки яңа туган балалар патологиясе бүлегенә алып китәләр, ә әни кеше сабыена кагыла да алмый, чөнки аңа коронавирус йоктыруы бар. Операциядән соң әни кешеләрне тагын да көчлерәк препаратлар белән дәвалый башлыйлар. 

Ун көннән мине хастаханәдән чыгардылар. Күрсәткечләрем тәртипкә килде. Балалар карында үзләрен яхшы хис итәләр кебек. 

Мин Чаллы табибларына да, Казанныкыларга да бик рәхмәтлемен. Әлбәттә, мин җайлы пациент булмадым. Ләкин мин табибларны гына тыңлап калмыйча, үзеңә дә актив булырга кирәк дип саныйм. Чөнки хәзер үзем өчен генә түгел, карынымдагы ике сабый өчен дә җавап бирәм. Ә безнең хастаханәләрдә аңлашылып бетми торган стандартлар бик күп.  

«Курку хисенең чирне җиңәргә комачау итүен аңладым»

Хастаханәдән урамга чыккач, үземә шактый тернәкләнергә кирәк булачагын аңладым. Хастаханә коридорлары буйлап йөрү бер нәрсә икән, ә баскычлардан күтәрелү, урам буйлап атлау бөтенләй башка. Бәби табар вакытым җиткәнче, тулысынча терелеп бетәчәгемә өметләнәм. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: ковид — мәкерле авыру. Аны теләсә кем йоктырырга мөмкин икән. Ни рәвешле күчүе дә аңлашылып бетми. Чөнки узган елның ноябрендә минем әни ковид белән чирләде, ә мин берничек тә саклану чаралары күрмичә, көннәр буе аның янәшәсендә булдым. 

 Бу юлы алай җиңел котылып булмады. 

Авыруымның бернинди салкын тидерү дә түгел, ә чын коронавирус икәнлеген белгәч, мине иң беренче чиратта туачак балаларым өчен курку хисе биләде. Мин ничек тә җиңәрмен, иң мөһиме - аларның сәламәтлегенә зыян килмәсен дип уйладым. 

Казанда үткәргән беренче төнне үк курку хисенең миңа бу чирне җиңәргә комачау итүче төп фактор булуына төшендем. Мннан да начаррак инде була алмый һәм куркудан мәгънә юк иде. Аннан котылып, алга атларга кирәк булды. 

Сабыйларма антибиотиклар һәм КТларның зыяны булмагандыр дип бик өметләнәм. Кайбер уколлардан соң аларның тынычсызлануын тойдым. 

Хәзер, гадәттәгечә, хатын-кызлар консультациясенә барып йөриячәкмен. Гадәти юл белән бала табуга бернинди каршылыклар да юк. Шуңа күрә яхшыга өметләнәм һәм түземсезлек белән сабыйларымның туар көнен көтәм. Кире ирем янына Мәскәүгә киттем. Алга таба биредәге табибларга күренеп торырга кирәк булачак.

P. S. Язмада дару исемнәре таныштыру максатыннан гына бирелде. Дәваланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100