Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Минем котым очты, балам яшәү белән үлем арасында иде»

Татарстанда коронавирус белән авыручы балаларның гомерен ничек саклап калалар? Иң кечкенә пациентлар нәрсә белән очраша һәм вирус алар өчен ник бу кадәр куркыныч — Республика клиник балалар хастаханәсенең «кызыл зона»сындагы балаларның авыру тарихлары.

news_top_970_100
«Минем котым очты, балам яшәү белән үлем арасында иде»
Владимир Васильев

13 яшендә үпкәләренең 60 проценты зарарланган

Даниилга 13 яшь. Ул Казанга Франциядән әти-әнисе һәм кечкенә энесе белән дусларында ял итәргә дип килгән. Шәһәрдә узып барышлый гына туктарга булганнар. Ләкин әлеге сәяхәт гаиләнең төн йокыларын алган, балаларының гомере өчен куркыныч тудырган — алар тормышына коронавирус килеп кергән.

«Әле дә хәтерлим: энем белән уен мәйданчыгына барган идек. Ялгыш кына кулым белән битемне сыпырып алдым — организмыма вирус нәкъ менә шул моментта үтеп кергәндер дип уйлыйм», — дип сөйләде Даниил «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына. Баштарак яшүсмернең бары тамагы гына авырткан, анысына әллә ни игътибар итеп тормаганнар. Дарулар эчкәч, тиздән тамак авыртуы узган. Ләкин берничә көннән малайның температурасы күтәрелгән, укшый башлаган. Шуннан соң аны әнисе белән хастаханәгә салганнар.

«Температурасы күтәрелгәч, аны ахырга кадәр төшереп бетерә алмадык. Мин курка калдым, чөнки баланың ютәле дә үзгә, улымның үзен тотышы да гадәти түгел иде. Ул гел ятты, бернәрсә дә ашамады, ә минем өчен бу инде шикләнерлек сәбәп, чөнки ул ашарга ярата торган бала», — дип сөйләде Даниилның әнисе Ирина Казакова.

Хастаханәдә малайны шунда ук компьютер томографиясенә җибәрәләр. «Шул вакытта барысын да аңладым», — дип сөйли әни кеше. Соңрак шөбһәләр раслана — бу коронавирус булып чыга. Малайга КТ-1 куялар, үпкәләренең 6-7 процент чамасы зарарланырга өлгергән.

«Котым алынды, бик курыктым. Бу чир әле яңа бит», — ди ханым.

Көннәр уза, ләкин дәвалануга карамастан, баланың хәле начарлана гына бара. Гаиләне Республика балалар клиник хастаханәсенә (ДРКБ) күчерәләр.

Кабат үткәрелгән компьютер томографиясе үпкә тукымаларының инде 60 проценты зарарлануын күрсәтә. Бала өчен бу бик күп.

«Миңа бик куркыныч иде. Үземне кая куярга да белмим, балама берничек тә ярдәм итә алмыйм, — дип сөйли ана. — Аның хәле бик авыр иде. Улымны югалтам дип уйладым».

Әни кеше күз яшьләрен тыеп тора алмый. Хәзер аңа кемдер, балалар коронавирус белән авырмый, дисә, бу ялган, балалар да авырый һәм бик каты авырыйлар, дип җавап бирә ул.

«Аллаһка шөкер, безне монда алып килделәр. Бу кешеләр минем баламны коткарып калды. Алар булмаса… Мине алар гына тынычландырды, биредә куркуларым кимеде, баламның хәле яхшыруын, аңа булышуларын аңладым. Монда эшләүчеләргә ничек авыр булуын, аларның ничек итеп эшләүләрен күрдем. Алар беркайчан да зарланмый, кәефләре гел яхшы. Мин аларны гомерем буена онытмам… Гомерем буе аларга рәхмәт укырмын, чөнки безнең өчен дөньядагы иң кадерлесе — балалар», — дип сөйләде Даниилның әнисе күз яшьләрен тыя алмыйча.

Ул үзе коронавирусны бернинди билгеләрсез дип әйтерлек кичергән. Тәм һәм ис тою югалган, хәлсезлек тойган, температура һәм ютәл булмаган.

Даниилның энесе дә берничә көн хәлсез йөрсә дә, тиздән бу халәт узган.

Әни белән ул тиздән үзләрен хастаханәдән чыгарырлар да, барыбыз да бергә булырбыз дип өметләнә.

«Мин бераз ятып торырмын да, шунда ук чыгарырлар, дип уйладым. Әмма ике атна инде монда. Хәзер үземне яхшы хис итәм, сәламәт, дип әйтер идем. Инде чыгарсалар да ярый дип уйлыйм», — ди егет, елмаеп.

Аңа карап, моннан берничә көн элек кенә ул чын мәгънәсендә гомере өчен көрәшкән, ә медиклар аңа булышкан дип әйтә дә алмыйсың.

«Бу чир чынлап та куркыныч һәм мәкерле. Әти-әниләр балаларын битлектән йөрергә, кулларын гел юып торырга, имин араны сакларга һәм табибларның да кеше булуын аңлатырга тиешләр. Аларның да балалары, үз гаиләләре бар, алар якыннары белән күрешә дә алмый», — дип киңәш бирде Ирина, куркыныч аша узган кеше буларак.

Хәрби госпиталь кебек, ләкин балалар өчен

Республика клиник балалар хастаханәсенең «кызыл зона»сы 40 урынга исәпләнелгән. Кирәк булса, бүлекне 60 урынга кадәр зурайта алалар. Бүген биредә 36 бала дәвалана, барысы да диярлек әниләре яки башка якын туганнары белән ята.

Бүлек хастаханәнең бер өлешендә, өченче һәм дүртенче катларда урнашкан, астарак — авыр хәлле балалар, өстәрәк җиңелрәкләре ята.

Коридорларда шактый караңгы.

Мәгълүмат агентлыгы корреспондентларына экскурсияне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш педиатры, Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Светлана Сенек уздырды. Ул коридорлардагы утның балалар һәм әти-әниләр үз палаталарыннан сирәгрәк чыксыннар, бер-берләре белән аралашмасыннар өчен сүндерелүен әйтте.

Палаталарның барысында да дип әйтерлек әни белән бала гына ята, зур бүлмәләрдә генә икешәр гаилә урнашкан.

Балалар өчен реанимация урыннары бар, андый палаталар икәү, берсеннән кала, калганнары буш, монысы өчен табиблар куанып бетә алмый.

Монда туганына җиде генә көн булган нарасый ята.

Шушы җиде көнлек гомере эчендә аның әнисенә инде бик күпне кичерергә туры килә. Туганнан соң икенче көнне үк алар республика балалар клиник хастаханәсенә эләгә. Әни кеше коронавирус белән авырый, сабый үпкә ялкынсынуы белән туа, шуңа Covid-19 өстәлә.

Бәләкәч берничә көн ясалма сулыш алу аппаратында була, хәзер табиблар ярдәме белән ул хәтта кислород битлексез дә үзе сулыш ала башлаган.

Авыр хәлдәге балаларның саны артса, реанимация урыннарын тагын өстәргә булуын аңлатты Светлана Сенек.

«Без хәрби госпиталь сыман җәеләбез — теләсә нинди зурлыкта һәм бик тиз», — дип өстәде хастаханәнең баш табиб урынбасары.

 Туган көн урынына — хастаханә палатасы

Илһам — үзенчәлекле бала, анда балалар церебраль параличы, туганда имгәнгән. Аны ДРКБ табиблары бер тапкыр коткарган инде. Туганнан соң малайның гомере кыл өстендә була, ләкин белгечләр аңа исән калырга булыша. Хәзер Илһамга һәм аның әнисе Эльза Гарифуллинага табибларның ярдәме Covid-19 белән көрәшү өчен кирәк.

Шулай килеп чыккан: алар бу катта моннан сигез ел элек, операциядән соң тернәкләнү узганда яткан булганнар.

«Бүген безнең туган көн, безгә 9 яшь тулды, һәм без бүген беренче классның линейкасына барырга тиеш идек. Ә бүген көне буе монда ятарга туры килде», — дип сөйли әни кеше, елмаеп.

Гаиләдә иң беренче булып әтиләре авырый башлый. Температурасы 38,5 була, берничек тә төшерә алмыйлар. Илһамда авыру билгеләре булмый. Ике көннән алар терапевтны өйгә чакырталар, ул вируска каршы препаратлар билгели. Икенче көнне малайның да температурасы бераз күтәрелә, югары булмый, 37,4 градуска гына. Тагын бер көннән гаиләдәгеләрнең барысы да 38,5 температура белән урынга ята. Озак уйлап тормыйча, Эльза «ашыгыч ярдәм» чакырта.

Әтиләрен — Республика клиник хастаханәсендәге вакытлыча ачылган инфекцион госпитальгә, ә әни белән улны ДРКБга салалар.

Аларда ютәл булмый, ләкин хәлсезлек һәм көчсезлек аяктан ега. Covid-19ның гадәти кискен респиратор вируслы инфекцияләргә бөтенләй дә охшамавын Эльза кистереп әйтә.

Ике атна дәваланалар, әтиләрен шушы көннәрдә генә хастаханәдән чыгарганнар.

«Табибларга һәм персоналга рәхмәт, үзебезне өйдәге кебек хис иттек. Өйгә кайтасы килү теләге булмады, рәхәтләнеп яттык та, ашадык та», — ди Эльза ханым.

 «Бездә бу чир булыр дип уйламадым да. Моңа кадәр коронавируска ышанмадым, гәрчә әти-әниләребез һәм танышларыбыз бер кат авырып чыксалар да. Соңга кадәр аны юк дип уйладым, ләкин ул менә — бар», — дип үзенең хаталануын таныды ханым.

Дәваланганнан соң, Эльза битлекләргә һәм Covid-19 вирусына каршы торуга юнәлдерелгән башка чараларга җитдирәк карарга вәгъдә бирә.

Әти-әниләрнең баланы диагнозына карата беренче реакциясе — курку

«Әти-әниләрнең Covid-19 диагнозына беренче реакциясе — күзләрдәге курку. Икенче реакция — сорау: «Ник безне дәваламыйлар?» — дип сөйли Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының баш педиатры, Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Светлана Сенек.

Светлана Сенек олыларда һәм балаларда коронавирусның төрлечә узуын, менә шуның өчен яшь пациентларга башлангыч этапта, гадәттә, вируска каршы препаратлар һәм күзәтү билгеләнүен, ягъни иң баштан ук балаларны дәвалар өчен табибларның җитди препаратлар кулланмавын аңлатты.

Ләкин башка төрле үзенчәлек тә бар: терапия катлаулы булган очракларда да олыларны өйдә дәваланырга калдырып булса, бер яшькә кадәрге балаларны бары тик стационарга гына юллыйлар.

3 яшьтән алып 12 яшькәчә балаларның коронавирусны җиңелрәк кичерүен әйтте Светлана Сенек.

«Туганда ук сәламәт булып тусалар, бернинди дә соматик патологияләре булмаса, гомерләренең беренче генә елын яшәүче балалар чирне авыр кичерми. Балалар церебраль параличы булганнар, үпкәләрендә патологияләр күзәтелгән, пубертант яшьтәге һәм артык авырлыгы булган балаларда чир авыррак уза», — дип сөйләде ул.

Коронавирус белән авыручы балага ясалган беренче КТ котны алды 

Светлана Седек әйтүенчә, коронавирус белән кергән беренче балага КТ ясаганнан соң, табиблар бик нык курыкканнар.

«Пандемиянең барлык этапларында да балалар коронавирус белән авырды», — ди табиб.

«Барысы да тыюларның күләменә бәйле, тыюлар булды — балалар авырмады. Тыюлар юк — авырыйлар. Узган ел белән чагыштырганда, кагыйдәләрне үтәмәүчеләр генә авырый. Алар сәламәт, аларга берни дә куркыныч түгел — менә шулар авырый», — диде педиатр.

Быел Covid-19 үзенчәлекле балаларга күп йоккан, аларда чир болай да авыррак уза.

«Балалар бакчасына, мәктәпкә йөрмәүче бәләкәй балаларга, кагыйдә буларак, чирне әти-әниләре алып кайта. Балалар үзләре бит әле контактта була алмыйлар», — дип сөйләде Татарстан Республикасының баш педиатры.

Әти-әниләр үз балаларын бу коточкыч чирдән имин итә ала — алар үзләренә прививка ясатырга, ә балаларын Covid-кагыйдәләрен үтәргә өйрәтә ала, дип ачыклык кертте табиб. 

ДРКБның «кызыл зонасы»нда эшләүчеләр тәүлек буена кечкенә гомерләрне коткара. Медиклар ышана: барлык ковид-тыюларны үтәп һәм вакцина ясатып, без коронавирусны җиңәчәкбез.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100