«Кирәкле аппаратлары булмаган аптекаларга ябылырга туры киләчәк». 1 гыйнварда даруларга яңа стандарт кертелә

2020 елның 1 гыйнварыннан Россия даруханәләрендә ялган һәм брак дарулар юкка чыгачак. Дарулар кыйммәтләнәчәкме, Россия базарыннан чит ил дарулары юкка чыгачакмы һәм маркировкасы булмаган препаратлар партиясе кая китәчәк? Бу хакта Татарстан буенча Росздравнадзор идарәсе җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова сөйләде.
Даруларны маркировкалау — алкоголь маркировкасы аналогымы?Безнең бурыч –дару препаратының җитештерүчедән кулланучыга кадәр барып җитүен күзәтү системасы булдыру.Беренчедән, фармзаводларда препаратларны маркировкалый торган линияләр барлыкка киләчәк. QR-код булачак, ул һәрбер дару кабына автомат режимда куелып барачак.Миңа билгеле булганча, хәзер 44 процент җитештерүче шундый линия куйган. Калганнар әле эшли. Әлбәттә, җитештерүчеләр өчен бу шактый җитди авырлык. Бу финанс яктан да кыен, маркировка линиясе сатып алу һич тә арзан түгел.Бу системаны алкоголь продукциясен маркировкалау белән чагыштырырга була, дөрес ул күпкә гадирәк. Алкоголь очрагында мәгълүматны укый торган җайланманы бары тик кибетләрдә һәм җитештерүдә генә куярга тиешләр иде. Ә дарулар белән катлаулырак.Препаратлар даруханәдә генә түгел, башка бик күп оешмаларда да бар. Бу район үзәк хастаханәләре, фельдшер-акушерлык пунктлары, амбулаторияләр, шәхси клиникалар, картлар йорты, балалар йорты, белем бирү оешмалары. Һәм бөтен җирдә дә QR-кодны укый торган система куелырга тиеш.Соңрак даруларның QR-кодларын укый торган кушымтаны телефоннар өчен дә эшләрләр дип уйлыйм. Ләкин, дөресен генә әйткәндә, моңа зур ихтыяҗ булыр дип уйламыйм, чөнки даруханәләрдә кодны укымыйча барыбер даруны җибәрмәячәкләр, чек чыкмаячак. 2020 елның 1 гыйнварыннан даруларның сыйфаты гарантияле булачак.Сатып алучы даруларның маркировкалануы белән кызыксынырга тиешме?Әлбәттә! Аптекада маркировкаланган дару сатып алып, кеше аның тикшерү узганына, чын һәм сыйфатлы булуына ышана ала.Аптекаларда фальсификацияләнгән дарулар сату турында күп сөйлиләр. Безнекеләр дә сатуга эләгә дип сөйлиләр. Саннар да төрлечә, кемдер 60, кемдер 40, калганнары 45 процент дип әйтә. Әмма дөрес санны беркем дә белми. Чөнки әгәр аны чынлап та белсәләр, без бу препаратларны күрер, утилизацияләр идек. Ә бу препаратларны тапмыйбыз икән, димәк, фальсификацияләнгән дарулар күләме турындагы мәгълүматлар әлегә дөрес түгел дигән сүз.Быел бездә 0,1 процент сыйфатсыз һәм фальсификацияләнгән продукция табылды. Бу нигездә куллану вакыты чыгу, препаратка нәрсәдер түгелү һәм саклау температурасы бозылу кебек хилафлыклар. Бу дарулар барысы да утилизациягә китә.Легетим булмаган продукциянең чын күренешен статистик яктан карау кызыклы булыр иде. Сәүдә атамалары гына да 36 мең, ә аларның һәркайсы буенча бик күп серия һәм партия булырга мөмкин, без һәрбер капны тикшерә алмыйбыз. Бездә хәзер сайлап алынган контроль яки дәүләт тикшерүе бар. Ә болай без сыйфат һәм фальсификацияләнгән дарулар буенча гомуми вазгыятьне беләбез.Даруларны маркировкалауга әзер булган оешмалар бармы?Сәламәтлек саклау министрлыгына буйсына торган дәүләт оешмалары, ГУП «Таттехмедфарм» даруханәләре һәм медицина оешмалары маркировка программаларына 100 процент әзер. Коммерцияле аптекалар 94,7 процентка әзер, бу да яхшы.Кирәкле аппаратлары булмаган аптекаларга 1 гыйнвардан ябылырга туры киләчәк. Алар моны аңлый, яңа елга кадәр өлгерерләр һәм маркировкаланган продукциягә 100 процент әзерләнерләр дип уйлыйм.Ә менә шәхси клиникалар иң авыры. Бу программага аларның бары тик 8 проценты гына кушылды.Ә чит ил дарулары белән ничегрәк? Яңа закон аркасында алар безнең базардан юкка чыкмаячаклармы?Бүген Россиядә генә дә дару җитештерүчеләр меңәрләгән. Татарстанда дару препаратларын «Татхимфарм» акционерлык җәмгыяте, Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы һәм «Лас-Крафт» ябык акционерлык җәмгыяте җитештерә. Маркировка турындагы безнең закон аркасында чит ил җитештерүчесе безнең базардан баш тартырга мөмкин дигән фикер дөрес түгел. Әле тагын шуны да әйтә алам, чит ил җитештерүчеләре үз заводларында бу маркировка ленталарын куйды инде.Маркировкалау турындагы закон кайчан үз көченә керәчәк?2020 елның 1 гыйнварыннан, Россия Федерациясе законы буенча, бу система Россия территориясендә тулысынча үз көченә керәчәк.2019 елның 1 октябреннән без җиде авыруны дәвалауда куллана торган барлык препаратларны маркировкаладык. Алар гемофилияне, муковисцидозны, гипофизар нанизмны, Гоше авыруын, лимфа, кан ясалу тукымаларындагы яман шешне, склерозны, органнар һәм тукымалар күчереп утыртканнан соң дәвалауда файдаланыла.Бу препаратлар бик кыйммәт, алар адресланган булырга тиеш. шуңа күрә без алардан башларга булдык. Өстәвенә, аларны “ Таттехмедфарм» дәүләт челтәре генә сата. Алар маркировка һәм кодлар уку системасын инде урнаштырдылар, шуңа күрә алар белән җиңелрәк.Маркировкаланмаган, әмма 1 гыйнварга кадәр сатылып бетмәгән даруларны утилизациялиләрме?Маркирвокаланган даруларны куллану срогы чыкканчы сатарга рөхсәт ителә.Хәзерге вакытта киштәдә яткан һәм маркировкаланмаган дарулар сатыла.2020 елның 1 гыйнварыннан соң чыгарылган дарулар маркировкаланган булырга тиеш. Шушы вакытка кадәр чыгарылганнары алга таба да сатылачак.Мондый закон дөньяның башка илләрендә бармы?Кушма Штатларда әле 2023 елда гына маркировка системасын тоталь рәвештә кертергә планлаштыралар.Хәзерге вакытта маркировка Аргентинада, Һиндстанда, Кытайда, Көньяк Кореядә, Төркиядә һәм Италиядә гамәлдә. Мәсәлән, Төркиядә даруларны маркировкалау 2012 елдан бирле алып барыла. Мондый адымга барган илләр әле күп түгел.