Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балалар сәламәт һәм дөрес туклансын өчен ун киңәш

Бала сәламәт булып үссен өчен аңа нәрсә ашатырга кирәк, ә нәрсәне бөтенләй бирергә ярамый? Сәламәт һәм дөрес туклану кагыйдәләре турында «Татар-информ»га Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатриясе кафедрасы профессоры, Балалар Республика клиник шифаханәсе табибы Наталья Рылова сөйләде.

news_top_970_100
Балалар сәламәт һәм дөрес туклансын өчен ун киңәш
"Татар-информ" архивы

1 киңәш. Кимендә бер яшькә кадәр күкрәк сөте имезү

Хәзер күпләр бала үсешендә, аның эчәклегенең микрофлорасын активлаштыруда күкрәк сөтенең ролен бәяләп бетерми.

Күкрәк сөтенең һәр тамчысы сабыйга ризык булырга тиеш, чөнки ул аны бик күп авырулардан саклый.

Өстәмә ризыкларга (прикорм) килгәндә исә, берәр төрле җитди күрсәтмәләр, ризыкка аллергия булмаса, аларны үз вакытында бирә башларга кирәк. Дүрт айдан бирә башларга мөмкин. Нәкъ шушы вакытта өстәмә ашату, бигрәк тә күкрәк сөте ашату белән бергә, бик сак кына ризыкка ияләштерә. Һәм бу киләчәктә аллергия булу ихтималын да киметә.

Балага яшьярымга кадәр күкрәк сөте ашатырга кирәк дип санала. Ә алга таба әни ничек булдыра ала инде, озаграк та имезергә мөмкин.

2 киңәш. Сөт ризыкларының майлылыгына игътибар итегез: майлылыгы аз булган ризыкларда шикәр күбрәк була

Майлылыгы аз булган ризыклар гадәттә баллырак була. Җитештерүче моны ризык тәмле булсын өчен эшли. Гомумән, төрле өстәлмәләр — шикәр, тоз һәм башка компонентлар тәмне көчәйтә. Бу ризыкның тәме балалар кызыгырлык булсын өчен эшләнә.

Этикеткасына, күрсәтмәләренә һәм нәкъ балалар өчен тәгаенләнгән булуына игътибар итәргә кирәк. Балаларны ашату өчен тәгаенләнгән ризыкларның сыйфат, чимал контроле кырысрак була. Сүз уңаеннан, бу җәмәгать туклануы ризыкларына караганда күпкә югарырак.

Әгәр ризыкка балалар өчен дип язылмаган икән, ул зарарлы һәм начар дигән сүз түгел. Башкачарак әйтәм: балалар өчен булган ризыклар куркынычсызрак һәм сыйфаты да яхшырак.

3 киңәш. Шоколадны һәм баллы әйберләрне мөмкин кадәр соңрак бирү хәерле

Стимуляция үзлегенә ия, составында кофеин булган ризыклар бала рационына мөмкин кадәр соңрак кертелергә тиеш.

Баллы тәм балаларны бик тиз кызыктыра, шуңа күрә ул баланың бердәнбер яраткан ризыгы булмаска тиеш.

Минемчә, өч яшькә кадәр балага баллы ризыклар бирергә кирәкми.

4 киңәш. Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашагыз

Яшелчәләрне чи килеш тә, пешереп тә бирергә кирәк. Кеше көненә 500 грамм җиләк-җимеш һәм яшелчә ашарга тиеш.

Балага мәктәпкә үзе белән берәр җиләк-җимеш, яки балалар өчен булган йогурт җибәрергә тырышыгыз.

5 киңәш. Бала рационында буягычлар һәм тәм көчәйткечләр булган ризыкларны киметегез

Чупа-чупслар һәм шуның ише ризыклар сәламәтлеккә начар тәэсир итә. Чөнки аларның составында буягычлар һәм тәм көчәйткечләр бар.

Бу продуктларда күп күләмдә шикәр һәм туендырылган май кислоталары бар. Алар балаларда азык эшкәртү һәм матдәләр алмашы белән бәйле проблемалар китереп чыгара.

6 киңәш. Колбаса һәм сосискалар — бала өчен кирәксез ризык

Әллә никадәр эшкәртү узган бу ризыклар баланың рационында булмаска тиеш. Ярымфабрикатларны кулланмаска тырышырга кирәк.

Шуңа да натураль продуктлар һәм зарарсызрак алым белән әзерләнгән ризыклар файдаланырга кирәк.

7 киңәш. Балага гөмбә ашатырга ярамый

Гөмбә — бала өчен кирәкле ризык булып саналмый. Бигрәк тә урманда җыелган гөмбәләр куркыныч.

Агросәнәгать тармагы җитештергән гөмбәләр артык куркыныч түгел, шулай да алар белән артык мавыгырга ярамый.

8 киңәш. Кофены какаога һәм цикорийга алмаштырыгыз

Какао сайлау яхшырак, чөнки кофе һәм чәй кебек стимуляторлар балалар өчен зыянлы. Әмма шулай да, тыярга кирәкми, бу психологик яктан дөрес түгел. Балага файдалы әйбер сайларга кирәклеген дөрес итеп аңлатырга кирәк.

9 киңәш. Иртәнге ашка — боткалар, йогурт, бутерброд

Иртәнге аш һичшиксез булырга тиеш! Авыр углеводлар булса, бигрәк тә яхшы булачак.

Иртәнге ашка боткалар, кыяклы продуктлар (злаки) яхшы. Баланың сәламәт рационы нигезе — кыяклы ризыклар. Иртәнге аш баланслы булырга тиеш, ягъни чирек өлеше бөртекле продуктлар, авыр углеводлар (боткалар), бер өлеше аксым (ит, сөт ризыклары, йомырка), бер өлеше май (үсемлек майлары).

10 киңәш. Баланың рационында балык булырга тиеш

Балаларның туклану рационында Омега-3 организмның үсеше һәм формалашуы өчен мөһим. Бала атнага берничә тапкыр балык ашарга тиеш.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100