Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шикле әйбер бар» дигән хәбәр аркасында Иркәнең концерты өзелде

Антрактсыз булырга тиешле концерт вакытында тамашачыларны холлга чыгардылар.

news_top_970_100
«Шикле әйбер бар» дигән хәбәр аркасында Иркәнең концерты өзелде
Алинә Айдарова

Иркә бүген УНИКСта концерт куя. Ул антрактларсыз булырга тиеш иде. Бу өстәмә концерт. Әмма алып баручылар концертны туктатып, кешеләргә залдан чыгарга кушты.

Концерт залына янгын сүндерүчеләр, эт җитәкләгән махсус хезмәт хезмәткәрләре, полиция килде.

Соңыннан билгеле булганча, шикле тартма булу сәбәпле, шалтырату булган.

Әмма, бәхеткә, шикләнү урынсыз булып чыкты. «Ялган шалтырату булган. Барысын да тикшерделәр, бернинди куркыныч әйбер дә юк», — дип хәбәр итте исемен әйтмәскә кушкан хезмәткәр «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тамашачылар кире залга керде, концерт дәвам итте. «Курыкмадыгызмы? Бар да яхшымы?» — дип сорады Иркә тамашачылардан.

Залдан: «Молодец», — дип кычкырдылар.

Иркә бу концертында үзен башка җырчыларны кимсетүдә гаепләүчеләргә җавап бирәчәген әйткән иде. Әмма җырчының җавабы конкрет түгел һәм ул гомуми сүзләр әйтү белән генә чикләнде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100