Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шеш белән авыручы табиб-онколог хушлашу хаты язган

Авыр чирдән интеккән кешеләрне дәвалый торган табиб үзе дә ашказаны рагы белән авырый.

news_top_970_100
Яман шеш белән авыручы табиб-онколог хушлашу хаты язган
Facebook

Санкт-Петербург шәһәрендә Пирогов исемендәге югары медицина технологияләре клиникасының директор урынбасары Анрей Павленко ике ел ашказаны яман шеше белән көрәшә. 1 гыйнварда ул социаль челтәрдә хушлашу хаты язып куйган. Бу турыда «МК» сайты язды.

Табиб инде башка өмете калмавын яза, ул туганнары һәм якыннары белән хушлаша.

«Минем гомерем азагына якынлашты. Кызганычка, авыруым бик явыз булды, соңгы ике айда минем бер өметем дә калмады. Дәвалану этабында булган һәркемгә өметен өзмәскә киңәш итәм. Статистика бик тәкәббер, ләкин минеке кебек диагноз булган кешеләрнең дә сәламәтләнү очраклары бар. Минем генә яхшы булып чыкмады», — дип яза ул.

Онколог туганнары өчен борчылуын әйтә. Авыру белән көрәшкән вакытында да ул туганнары өчен терәк булган. Көче булганда ул пациентлары өчен тырышкан, үзе дәваланудан бушаган арада башка кешеләргә ярдәм иткән.

Андрей Павленко үзенең авыруы турында 2018 елның язында белгән. Ул чакта ук авыру бик азган булган иде. Андрей ашказаны авырта башлагач кына анализлар биргән. Аннары үзенә диагнозны да үзе куйган. Яман шеш белән көрәшә башлагач, табиб блог алып бара башлаган, хәйрия фонды ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100