Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саба районында ир белән хатынны урманда вәхшиләрчә үтергәннәр

65 һәм 62 яшьлек ир белән хатын урманга ял итәргә барган булган.

news_top_970_100
Саба районында ир белән хатынны урманда вәхшиләрчә үтергәннәр
pixabay.com

Татарстанның Саба районындагы Шәмәрдән авылы янындагы урманда 65 һәм 62 яшьлек ир белән хатын урманга йөреп кайтырга киткән һәм югалган. Алар өйгә кайтмагач, туганнары һәм танышлары эзли башлаган.

29 ноябрьдә кичке якта ир белән хатынның мәете табыла. Аларны пычак белән кадап үтергәннәр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

«29 ноябрьдә төнлә белән Шәмәрдән авылы янындагы урманда ир белән хатын мәете табылды. Аларның гәүдәсе пычак белән кискәләп бетерелгән. „Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү“ маддәсе буенча җинаять эше ачылды», диелә ведомство хәбәрендә.

Башлангыч версия буенча, пенсионер ир белән хатын көндез урманга китә, ләкин алар әйләнеп кайтмый. Туганнары һәм танышлары аларны эзли башлый һәм караңгы төшкәч, мәетләрне табалар.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100