Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бер ир-ат хатынын һәм ике улын үтергән, 12 яшьлек малай качып котылган

Менделеевск шәһәрендәге бер фатирда 41 яшьлек Айнур Харисов үзенең элеккеге хатынына, 19 яшьлек үги улына, ике яшьлек малаена пычак кадый.

news_top_970_100
Татарстанда бер ир-ат хатынын һәм ике улын үтергән,  12 яшьлек малай качып котылган
https://pixabay.com/

Узган төндә Татарстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын, кечкенә улын һәм 19 яшьлек үги малаен пычак белән кадап үтергән. Фаҗига Менделеевскида булган. Ир-ат үзенең элеккеге хатынын, 2 яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги малаен суйган. 11 яшьлек малай (анысы да хатын-кызның беренче никахтан туган улы) качып өлгергән һәм полиция чакырткан.

Ир-атны полицейскийлар тоткарлаган. Хәзерге вакытта ул Алабугада, аның белән тикшерүчеләр эшли.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе әлеге фаҗиганең мотивы турында хәбәр итте. Җинаятьче ир-ат элеккеге хатынын, нәни улын, үги улын көнчелек аркасында үтергән булуы ихтимал.

Тикшерү версиясе буенча, 3 декабрьдә төнлә белән Менделеевск шәһәрендәге Юбилей урамында 41 яшьлек Айнур Харисов үзенең элеккеге хатынына, 19 яшьлек үги улына, ике яшьлек малаена пычак кадый. Тавышларны ишетеп, бүлмәдән 12 яшьлек малай чыга. Ул мәрхүмә хатынның беренче иреннән туган. Үги әтисе бу малайга бүлмәгә кереп китәргә куша. Малай тәрәзәдән чыгып китә һәм полиция чакыра.

Хатын, аның олы улы полиция һәм табиблар килгәнче үк үлгән. Ике яшьлек малайны коткарырга тырышып караганнар, ләкин ул хастаханәгә юлда җан биргән.

Харисовны тиз арада тоткарлаганнар. Ул көнчелек аркасында җинаять кылуын әйткән.

Үтерүчедән котылып калган малай белән психологлар эшли. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Ике яшьлек бала, аңына килмичә, алган җәрәхәтләрдән дәвалау учреждениесендә җан биргән. 12 яшьлек икенче бала хәзерге вакытта Кама балалар медицина үзәгендә. Аның хәле куркыныч түгел. Бала белән психологлар эшли», - дип искәртте Абашев.

РЕН ТВ каналы өч баласына һәм хатынына ташланганда ир-атның бик исерек булуын хәбәр итте. Телеканал мәгълүматы буенча, ир-ат моңарчы да берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Ул ике тапкыр караклыкта, бер тапкыр кеше кыйнауда гаепле дип табылган.

Мәрхүмә хатын социаль яклау бүлегендә эшләгән, аңа 38 яшь булган. Җинаятьче ир-ат хатыны белән дә, балалары белән дә сирәк күрешкән. Ул балалар белән очрашырга гына килгәләп йөргән, диелә бу хәбәрдә.

Фаҗига булганнан соң 12 яшьлек малайның үги әтисеннән качып, икмәк пешереп сата торган кибеткә килеп кергәне сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Кадрларда эчке киемнән генә йөрүче бала, аның кул-аяклары канлы булуы күренә.

Видеоязмада тавыш юк, шуңа күрә малайның кибет хезмәткәрләренә нәрсә турында сөйләгәнен фаразларга гына кала. Бераздан ашыгыч ярдәм табиблары пекарняга килә, алар баланы алып китә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100