Чаллыда яшәүче ханым баласын өендә ялгызы гына тапкан | intertat.tatar

Чаллыда яшәүче ханым баласын өендә ялгызы гына тапкан

Чаллыда яшәүче ханым табиблар ярдәменнән башка үз фатирында бала тапкан дип яза җирле басма.
Йөкле ханым ашыгыч ярдәм бригадасы чакыра, әмма якты дөньяга туарга ашыккан сабый табиблар килеп җиткәнне көтеп тормый. Бу хакта яза vistanewsсайты. 

Бу - ханымның икенче баласы. Табиблар баланың кендеген кисәләр һәм әни белән баланы профилактика чаралары күрсәтү, документлар теркәү өчен хастаханәгә озата.