Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Боз ярылгач, бала суга төште»: Бишенче сыйныфта укучы малай нәни кызны коткарган

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: юка боз өстенә чыгарга ярамый. Бу кагыйдәне бозучылар үз гомерен куркыныч астына куя.

news_top_970_100
«Боз ярылгач, бала суга төште»: Бишенче сыйныфта укучы малай нәни кызны коткарган
Салават Камалетдинов

Санкт-Петербург шәһәрендәге Матис каналында фаҗига була язган. Бәхеткә, бишенче сыйныфта укучы малай югалып калмаган. Ул суга батучы сабыйга ярдәмгә ташланган. Бу турыда «Санкт-Петербург» телеканалы хәбәр итте.

Төньяк башкаланың 509 нчы мәктәбендә укучы Павел Гущин кибеттән өенә кайтып бара. Шул чакта ул каналдагы юка боз өстендә йөргән нәни кызчыкны күрә. Берничә секундтан боз ярылып, бала суга төшеп китә. Малай тиз арада олылардан ярдәм сорап өлгерә. Ул узып баручыларны туктата. Бәхеткә, ир-атларның берсе суга ташлана һәм дүрт яшьлек кызчыкны судан алып чыга.

«Әгәр олылар булмаса, үзем ярдәмгә ташланыр идем», — дип сөйли Павел. Ул геройлык турында уйламаган да. Павел паруслы спорт белән шөгыльләнә, шуңа күрә үзе судан курыкмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100