Түбән Камада анасы коляскада йоклатып калдырган биш айлык бала үлгән

22 яшьлек ана баласы янына сигез сәгать узгач, иртәнге унда гына килеп караган.
Түбән Кама шәһәренең Кораб урамындагы бер фатирда биш айлык бала үлгән. «НТР» каналы хәбәрчесе фаҗига булган урынга барган.«Башлангыч версия буенча, 22 яшьлек ана төнге икедә баласын коляскага салып йоклаткан. Аннары үзе дә йоклаган. Бары тик сигез сәгать узгач, иртәнге унда гына ана сабые янына килгән. Баланың сулыш алмавын аңлап алган», — ди ул.«Биредә беркем дә фаҗига турында сөйлисе килми. Баланың мәетен әбисе күтәреп алып чыкты. Бала үлеме турында беренче булып күрше хатын белгән», — дип сөйли хәбәрче.Ул күрше хатынны да сораштырган. «Алар безгә шакыды. Ашыгыч ярдәм чакырырга сорадылар», — ди күрше хатын.Күршеләре сүзләренчә, иртән анасы килгән вакытта, сабый кыз инде үлгән булган. Хатынның тагын ике баласы бар. Ул кияүдә түгел. Бу гаилә тулай торакта яши. Алар балалар өчен пособиеләргә көн итә.Яңа туган сабый үлеменең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак. Судмедэкспертиза билгеләнгән. Дүрт көннән балага ярты ел туларга тиеш булган, диелә бу хәбәрдә.