Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эче шулкадәр зур булып күперде»: Яңа ел табыныннан ризык алып капкан сабый үлгән

Ир белән хатын нәни баланы алып, бакча йортына Яңа ел каршыларга килә.

news_top_970_100
«Эче шулкадәр зур булып күперде»: Яңа ел табыныннан ризык алып капкан сабый үлгән
https://pixabay.com/

Россия Тикшерү комитетының Ленинград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе 10 айлык бала үлемен тикшерә. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты язды.

Тикшерү ачыклаганча, сабыйны 2 гыйнварда «Восход-6» бакчачылык ширкәтендә урнашкан йорттан хастаханәгә китерәләр.

Баланың ата-анасы сүзләренчә, бу гаилә бакча йортында Яңа ел каршылый. 1 гыйнварда баланың хәле китә. 2 гыйнварда бу гаилә өйләренә кайтырга җыена. Ләкин баланың хәле бик начарлана. Шуңа күрә әти белән әни кеше хастаханәгә барырга карар кыла. Ләкин хастаханә табиблары балага ярдәм итә алмый инде.

Башлангыч мәгълүмат буенча, 10 айлык кыз Яңа ел табыныннан сыр алып ашый. Ул тагын башка берәр ризык алган булуы да ихтимал. Шуннан соң баланың эче шулкадәр зур булып күперә, ул сулыш та ала алмый.

Тикшерүчеләр хастаханәгә бара. Баланың мәетендә көч кулланып үтерү билгеләре табылмый. Судмедэкспертиза һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100