Ике баласын ятим калдырып үлеп киткән Саба укытучысына багышлап бәетләр чыгарганнар

Рус теле укытучысы - 42 яшьлек Рузинәгә инсульт булган дип хәбәр ителә.
Ватсап төркемнәрдә Саба районында вакытсыз вафат булган укытучы Рузинә Гатинага багышланган бәетләр тарала.Шул як кешеләре язуынча, укытучы башым авырта дип әйткәләгән булган. "Инсульт булган. 1 класста укучы кызы, 6 класста укучы улы калды. Көн саен диярлек ронолар, директорлар мәктәпләргә йөриләр, тикшерәләр, йөрәгенә бәргәндер. Бик кызганыч, барыбыз да шок хәлендә. Үз-үзегезне эш дип бетермәгез", - дип язганнар. Бәет язам, дуслар, бәет язам, Күңел сыкрый, ага яшьләрем. Әй, Ходаем, шушы дөньяларда Нигә икән бик аз яшәдем. Ирем Марат, балаларым калды, Әни калды, әти, туганнар, Дус-ишләрем калды, торган йортым, Бар да миңа якын булганнар. Бар да калды инде, китеп бардым, Китеп бардым кайтмас җирләргә, Барлык дуслар килде, туганнарым, Якыннарым мине җирләргә. Әни бәгъем, үзәгеңне йөзеп, Бер бөртегең китте күкләргә. Минем үлем ачы хәсрәт булды, Авыр кайгы булды күпләргә. Балаларым, сабыйларым минем, Нихәл итим сездән мин киттем. Әҗәл дигән явыз мине алды, Җаныйларым сезне ятим иттем. Марат бәгъем, берүк сабыр бул, Авыр сиңа минсез, күңелсез. Җәйләр җиткәч, каберемә кайтып, Болын чәчәкләре куярсыз. Эх, балалар, мин эшләгән мәктәп, Бар да калды, калды гөлләрем. Чаба-чаба эшләп йөргән булдым, Булган икән актык көннәрем. Өстәл яннарына җыелырсыз, Минем урын инде буш булыр. Шуны күреп газиз әнкәемнең, Инде тагын мөлдерәп күңеле тулыр. Әни җаным, мине сагынганда Кысып сөй син минем кызымны, Шул чагында күз алдыңа китер , Сөям диеп син үз кызыңны. Укучылар булсын белемле дип, Тырыштым мин, куйдым күп көчем. Язмышыма каршы килеп булмый, Китәм инде, калмады шул көчем. Язмыш, тәгъдир, аннан соң кем узган, Миңа язган иртә китәргә. Үзәкләрен өзеп сабыйларның, Маратымны тол ир итәргә. Марат җаным, сиңа авыр булыр , Ике бала белэн калдың бәгырем. Еллар үткәч мине онытмагыз, Карагыз сез зинһар каберем. Күмәргә дип килгән кешеләр, Сыймадылар хәтта урамга. Начар төшлэр күрдем, тик курыктым, Белмәдем шул ничек юрарга. Хзем кечкенә булсам да , Каберем булды биек. Әти-әни көн дә елый, Безне ташладың диеп. Юк, мин ташламадым сезне, Барыбыр бер үләсе, Тормыш бер генә бирелә, Барыбер бер гүргә керәсе. Әй, Аллаһым, шуны сорыйм синнән, Калганнарга бир син саулыкны. Марат бәгърем, сагынганда кара, Мин бәйләгән зәңгэр яулыкны. Шушы бәетемне укыганда , Яшьләр төшәр сезнең тәгәрәп, Көн дә исләреңә төшәрмен мин, Әй Маратым, җаның телгәләп. Тәмамлыймын, дуслар, актык хатым, Онытмагыз, искә алыгыз. Соңгы юлга мине озатканда, Яхшы иде диеп калыгыз. Кылыгыз сез миңа догаларны, Миңа монда бары шул кирәк. Исән-сау бул, җаным Маратым, Балаларга син бит зур терәк. Качып булмый икән үлемнәрдән . Белмәгәнмен исән булганда. Догаларың күбрәк укы, әни. Мине уйлап күңелең тулганда. Бәет тәмам, миндә башка булмам. Китеп бардым, Аллаһ язмышы. Әллә инде язмыш шаяруы. Әллә инде тәгъдир ялгышы. Бик иртә балаларын, ирен, әти-әнисен, торган йортын, эшен, дусларын калдырып мәңгелеккә киткән иптәш кызым Рузинә бәете, Ләлә Габделхакова. Икенче бәетнең авторы язылмаган. Бәхетлэрең булсын гомерлек дип Юкка гына икән әйтмилэр, Бәхет тынычлыкны ярата дип Әйткәннәр бит элек-элеккелэр. Әллә күзләр тиде, әллә язмыш җиле, Күрәчәкме шулай язылган, Язам бүген шушы бәетне Рузинә апа, сиңа багышлап. Һәрвакытта шат күңелле идең, Кешеләргә булдың гел яхшы, Кем уйлаган яшьли китәм дием, Гөрләгәндә тормыш казаны. Ничә көннәр башым бик авыртты, Үтәр әле диеп уйладым, Гомер сәгатемне санаганын Уема да китерә алмадым. Эштән кайттым, ашап-эчтек, Маратышм әзрәк зарландым, Башым нигә авырта икән дип Аны дагын борчуга салдым. Уйларымда бер дә юк иде, Бу көнем дип булыр соңгысы, Яхшы булыр диеп өмет иттем, Туыр дидем көннең яңасы. Әле алда Ходай кушса Сабыйларны кеше итәсе, Ирем белән, балалары белән Гөрләттереп гомер көтәсе. Язмаган шул, төнлә башым сызлап Урынымнан торып утырдым, Баскан идем, башым әйләнде дә Хәтерләмим башка - егылдым. Гомер шулай өзелер дип Башыма да килмәде. Яшьли гүргә керәсемене Йөрәккәем сизмәде. Әткәй-әнкәй сезнең өчен Бердәнбер бала идем, Мин дип яши идегез бит Яшьли гүрләргә кердем.