Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыру бала фатирда анасының мәете белән бер атна яшәгән һәм интегеп үлгән

Су эчәргә маташкан бала коляскасы белән егылган һәм идәнгә җыелган салкын сулы күлләвектә вафат булган.

news_top_970_100
Авыру бала фатирда анасының мәете белән бер атна яшәгән һәм интегеп үлгән
https://pixabay.com/

Удмуртия Республикасының Можга шәһәрендә коточкыч фаҗига булган. Бер хатын ялгызы гына улын тәрбияли. 13 яшьлек балада катлаулы формада ДЦП диагнозы була. Хатын кисәк кенә үлеп китә. Авыру бала фатирда анасының мәете белән ялгыз кала. Ул бер атна интегә һәм вафат була. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Малай эпилепсия белән дә авырый, сөйләшә дә алмый. Анасы үлгәч, ул ачлыктан интегә, төрле тавышлар чыгарып карый, ләкин күршеләре моңа игътибар итми. Алар бу фатирдан төрле тавыш ишетелү гадәти хәл булуын сөйли. Шуңа күрә бала ярдәм сорап кычкыра дип уйламыйлар.

Соңрак бала коляскасында утырган килеш кухняга чыга, кранны ачып су эчмәкче була. Ләкин малай егыла. Краннан су агуын дәвам итә, раковинага тула, кухняны су баса. Фатир беренче катта урнашкан, подвалга су тулганын да беркем дә күрми.

«Егет — аның исеме Петя — анасы үлгәч, әле берничә көн яшәү өчен көрәшкән. Ул соңгы көчен җыеп, кухняга чыккан, анда бөтен әйберне аударып бетергән. Ярдәмгә чакыруы булгандыр инде, тик беркем дә аңламаган. Ул кранны үзе ачкан, аннары егылган. Бала идәндәге салкын суда үлгән. Кухня бусагасы биек булганга, биредә су аяк балтырыннан җыелган», — дип сөйләгән «Удмуртия инфо» сайтына шәһәр мэриясендәге чыганагы.

Малай идәнгә җыелган салкын сулы күлләвектә вафат була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, малай туңудан үлгән.

Бала белән эшләүче укытучылар чаң суга башлагач кына, аларны эзли тотыналар.

«Бала янына өенә педагоглар килеп йөри. Бер тапкыр телефонны алмыйлар, ишекне ачмыйлар — укытучылар бу гаилә каядыр китеп барга дип фаразлый. Ләкин икенче тапкыр баргач та, ишек ачучы булмагач, полиция чакыралар», — дигән сайтның үз чыганагы.

Шулай итеп мәетләрне 6 декабрьдә табалар. Хәзер фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100