Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буранлы юлда батып калган машина йөртүче кыз фәрештә очраткан

«Тәрәзә артында кар бөртекләре бөтерелә, әйләнә-тирәдә беркем дә юк. Ярдәмгә берәрсе килеп чыкса иде, дип теләп утырдым», — дип сөйли 35 яшьлек хатын.

news_top_970_100
Буранлы юлда батып калган машина йөртүче кыз фәрештә очраткан
Михаил Захаров

Сызрань шәһәрендә машина йөртүче хатын фәрештә очратуы турында сөйләгән. Бу турыда «КТВ -Луч» каналы хәбәр итте.

Буранлы көнне юлга чыккан 35 яшьлек хатын могҗиза булуына инанган. Бу хатын 5 декабрь иртәсендә Металлчылар бистәсеннән Сызрань шәһәренә барырга чыга. Борылышка җиткәч, аның машинасы карда батып кала.

«Мин карт көртләрен урап узарга маташтым, тауга авырлык белән генә менеп бара идем. Ирем өйрәткәнчә, машина тизлеген күчерергә җыена идем, ул туктап калды, алга да, артка да бармый. Тәрәзә артында кар бөртекләре бөтерелә, әйләнә-тирәдә беркем дә юк. Ярдәмгә берәрсе килеп чыкса иде, дип теләп утырдым», — дип сөйли бу хатын КТВ-Луч каналына.

Шул чакта кар арасыннан кисәк кенә бер яшь егет килеп чыга, ул елмая. Егет бармагы белән тәрәзәгә шакый. Хатын тәрәзәне төшерә. «Ярдәм кирәкмиме», — дип сорый егет.

«Мин ярдәм кирәк дигәч, ул тагын кар арасына кереп китте. Аны күреп тә булмый иде. Кар бөртекләре күзгә кадый, буран булды. Бераздан мин автомобильне кемдер арттан төртеп җибәрүен тойдым. Мизгел эчендә машина юл уртасында тора иде. Егет тәрәзә янына килде, мин аңа рәхмәт әйттем. Машина бик җиңел генә кузгалып китте. Мин егеттән кайда яшәвен сорадым. Ул „Әнә тегендә“ диде һәм өскә ишарәләде. Мин гаҗәпләнгәнне күргәч, „сез фәрештәләргә ышанмыйсызмыни?“ дип сорады. Шуннан соң егет кар арасына кереп югалды», — дип сөйли бу хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100