Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ял базасында һәлак булган 15 яшьлек малайның туганнарына миллион сум түлиләр

Базада эшләп йөрүче бала өстенә флагшток ава һәм ул үлә.

news_top_970_100
Ял базасында һәлак булган 15 яшьлек малайның туганнарына миллион сум түлиләр
https://gtrk.tv/

Башкортстанда җәйге лагерьдә эшләгәндә һәлак булган баланың ата-анасына 1 миллион сум акча бирәчәкләр. Бу турыда Россия Хезмәт инспекциясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Быел җәй көнендә 15 яшьлек үсмер Бөре районындагы «Акчарлак» ял базасында эшли. 3 июньдә 15 яшьлек малай өстенә флагшток ава. Бала һәлак була. Җинаять эше ачыла.

Малай белән хезмәт килешүе төзелмәгән. Ләкин баланың эшләвен суд аша исбатлаганнар. Хәзер Федераль законга үзгәрешләр кертелгәч, акча түләү мөмкинлеге барлыкка килгән. Моңа кадәр производствода һәлак булган буйдак кешеләрнең ата-анасына түләүләр каралмаган булган. 2 декабрьдә Владимир Путин имзалаган боерык буенча, шундый мөмкинлек тудырылган.

Хәзер эш вакытында фаҗигадә һәлак булган балаларның ата-аналарына 1 миллион сум түлиләр. Бу түләүне башка кеше рәсмиләштергән очракта, түләү ата-аналарга бирелми.

«Производствода һәлак булган кешеләр арасында әле гаилә корырга өлгермәүчеләр бар. Өстәвенә, балигъ булмаган балалар белән дә фаҗига булырга мөмкин», — ди Хезмәт инспекциясе бүлеге башлыгы Азамат Салихов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100