Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ишек бикләнеп калган»: Казан-Акбүләк юлында коточкыч һәлакәттә дүрт кеше янып үлгән

Машиналар бәрелешкәч үк дөрләп яна башлаган, салондагы кешеләр ишекне эчке яктан ачып чыга алмаган.

news_top_970_100
«Ишек бикләнеп калган»: Казан-Акбүләк юлында коточкыч һәлакәттә дүрт кеше янып үлгән

8 декабрьдә иртәнге якта Казан-Оренбург-Акбүләк Р-239 трассасының 86 нчы километрында коточкыч авария була. Угольное авылы тирәсендә «Форд Транзит» микроавтобусы һәм «Газель» йөк машинасы бәрелешә. Фаҗигадә дүрт кеше һәлак була, тагын өч кеше имгәнә. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Юл һәлакәтен шаһитлар видеога төшереп алган. Бу вакытта машиналар икесе дә дөрләп яна.

Аварияне күреп торган кешеләр автомобильләр бәрелешүгә үк яна башлаганын әйтә. Микроавтобустан яшь егет чыгып котыла алган.

«Газель» йөк машинасында баручыларның барысы да үлгән. Башлангыч мәгълүмат буенча, машинаның ишеге бикләнеп калган, кешеләр чыга алмаган.

Каршы як полосага очып чыккан җиңел машина аркасында авария килеп чыккан булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Оренбург өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, автомобильләр янып беткән диярлек. авариянең сәбәпләрен полиция хезмәткәрләре ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100