Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кама елгасында боз астына төшеп киткән пошины коткарганнар

Вездеходка утырган ир-ат килеп чыккач кына, кыргый җәнлекне судан тартып чыгаралар.

news_top_970_100
Кама елгасында боз астына төшеп киткән пошины коткарганнар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Алабуга районының Котловка авылы тирәсендә Кама елгасында поши бата язган. Боз астына төшеп киткән кыргый җәнлекне судан коткаручылар чыгарган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге вакыйга 8 декабрьдә иртәнге якта була. Елгада поши батуы турында хәбәр килгәч, урынга коткаручылар бара. Алар һава мендәрендә йөри торган көймәгә утырып килә.

Пошины баулар белән бәйләп, тартып чыгармакчы булалар. Ләкин коткаручыларның «Хивус» көймәсе ярдәмендә дә җәнлекне тартып чыгара алмыйлар, ул бик зур була.

Шуннан соң бирегә вездеходка утырган бер ир-ат килеп чыга. Ул пошины судан чыгарырга ярдәм итә. Бу ир-атның исеме билгесез, диелә хәбәрдә.

Судан чыгаргач, пошины иреккә җибәрәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100