Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер айлык баласын кайнар су белән пешергән хатынга җинаять эше ачылган

Бер айлык баланы күреп, хастаханә табиблары да шок кичерә.

news_top_970_100
Бер айлык баласын кайнар су белән пешергән хатынга җинаять эше ачылган
https://pixabay.com/

21 яшьлек хатын 1 айлык сабыен имгәткән. Сочидагы хастаханәдә эшләүче шәфкать туташы әлеге очрак турында полициягә хәбәр иткән. Бер айлык Рафаэльне (исеме үзгәртелә) күреп, табиблар да шок хәлендә була. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

«Аның уң иңбашы, күкрәк сөяге сынган. Малайны кулыннан гына күтәргән булулары ихтимал. Баланың күкрәк читлегендә пешкән урын бар. Яра инде төзәлә башлаган. Баланы кайнар су белән пешергән булулары ихтимал», — дип сөйләгән «КП» сайтының хастаханәдәге чыганагы.

Сабыйны амбулаториядә дәваланырга җибәргәннәр.

Соңрак ачыкланганча, Рафаэльне үз өендә имгәткәннәр. Бирегә балигъ булмаган балалар эше буенча вәкилләр барган. Малайның 21 яшьлек анасы Светлана (исеме үзгәртелгән) полициядә хисапта тора.

«Россия Гаилә кодексының 63, 65 маддәләре бозылган. Бу хатын яңа туган баласын тәрбияләү буенча ата-ана вазифаларын үтәми. Ул аның сәламәтлеге турында кайгыртмый, вәхши мөнәсәбәттә, бераз гына еласа да кыйный», — дип сөйләгән хокук саклау органнарындагы чыганак.

Хәзер бу эшне полиция тикшерә.

«Сочи буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе „Балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча вазифаларны үтәмәү“ маддәсе буенча җинаять эше ачылды», — дип сөйләгән идарәнең матбугат чаралары белән элемтә бүлеге башлыгы Екатерина Лелекова.

Светлананы гаепле дип тапсалар, аңа 100 меңгә кадәр штраф салулары ихтимал. Яки 440 сәгатькә мәҗбүри эшләргә, ике елга кадәр төзәтү эшләренә озатулары да мөмкин. Хатынны ирегеннән мәхрүм итүләре дә бар. Моңа кадәр ул административ хокук бозган өчен суд каршына баскан булган. Ул чакта хатынның өч айлык авыры булган.

«Ул җәмәгать урынында сүгенгән, үзең начар тоткан. Полиция хезмәткәрләренең кисәтүләренә карамастан, хулиганлануын дәвам иткән. Хатын үз гаебен тулысынча таныды», — диелә суд карарында.

Ул чакта бу хатынны ике тәүлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100