Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни бала төнлә үрмәләп өйдән чыгып киткән һәм туңып үлгән

Өч бала тәрбияләүче 25 яшьлек ана кунакларын озаткан һәм йокларга яткан, сабый шушы вакытта өйдән чыгып киткән.

news_top_970_100
Нәни бала төнлә үрмәләп өйдән чыгып киткән һәм туңып үлгән
https://pixabay.com/

Волгоград өлкәсенең Суровикино шәһәрендә 11 айлык бала туңып үлгән. Ул төнлә белән өйдән үрмәләп чыгып киткән. Бу турыда төбәктә хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Фаҗига 8 декабрьдә була. Баланың мәетен шәхси йорт ишегеннән ике метр чамасы ераклыкта табалар.

Агентлык мәгълүматы буенча, бала 2019 елның 4 гыйварында күпбалалы гаиләдә туган. Бу гаилә бернинди дә хисапта тормый.

Россия Тикшерү комитетының Вологоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең рәсми вәкиле Наталья Рудник шушы ук гаиләдән ике баланы хастаханәгә озатуларын да әйтә. «11 айлык бала үлеменең сәбәбе судмедэксертизадан соң билгеле булачак. Бу гаиләдәге калган балалар — өч һәм җиде яшьлек ике кыз ашыгыч рәвештә табиблар ярдәменә мохтаҗ. Алар хастаханәдә ята», — дигән ул.

Волгоград өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау комитетында ачыклык керткәнчә, хастаханәгә салынган кызларны тикшергәннәр, аларның хәле канәгатьләнерлек.

Мәрхүм баланы 25 яшьлек анасы тәрбияли. Аның сүзләренчә, 8 декабрьгә каршы төндә ул кунаклар белән табын корып утыра, аларны иртә белән озата. Шуннан соң хатын йокларга ята. Йокыдан уянгач, хатын баласы янында булмавын абайлап ала. Сабыйның мәетен урамда таба, диелә бу хәбәрдә.

Әле шушы көннәрдә генә Түбән Новгородта 10 яшьлек малай кар көрте астында калып һәлак булган иде. Ул уйнап йөргән вакытта кар астына төшеп киткән һәм чыга алмаган. Балалар кар астыннан юллар ясап уйный торган булган.

2 декабрьдә Бурятиядә 3 яшьлек кызны исерек абыйсы кар көртендә ташлап калдырган. Бала төн буе шунда утырган. Аны икенче көнне иртә белән узып баручы ир-ат табып алган. Кыз өшегән, аны хастаханәдә дәвалыйлар, дип яза «Московский комсомолец» сайты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100