Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Roxette төркеме җырчысы яман шештән вафат булган

Listen to your heart һәм It must have been love хитлары берничә еллар буена дөнья хит-парадларында беренче урында була.

news_top_970_100

Бөтен дөньяга танылган Roxettе швед төркеменең солисты Мари Фредрикссон вафат булган. Аңа 60 яшь иде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Мари Фредрикссон 9 декабрьдә иртә белән вафат булды. Ул каты авырый иде», — дип сөйләгән җырчының менеджеры Dagens Nyheter басмасына.

Фредрикссон 1958 елның 30 маенда Эсшё шәһәрендә туа. 1980 нче еллар уртасында ул ике альбом чыгара 1986 елда дусты Пер Гессле белән Roxette төркемен оештыра. Төркем бөтен дөнья буйлап гастрольдә йөри. Аларның танылган җырлары арасында Listen to your heart һәм It must have been love хитлары бар. Алар дөнья хит-парадларында алдынгы иде. Җырчы барлыгы сигез альбом чыгарган.

2000 еллар башында Фредрикссонда яман шеш булуы ачыклана. Ул авыру белән көрәшә. 2013 елда «Хәзер» — «Nu» дип аталган альбом яздыра. Аның ике баласы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100