Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда әтисе күз алдында 12 яшьлек кызны «Мерседес» таптаган

Кыз бала автобуска утырып, Югары Чаллы авылыннан Түбән Кама шәһәренә туганнарына кунакка килә.

news_top_970_100
Татарстанда әтисе күз алдында 12 яшьлек кызны «Мерседес» таптаган
Михаил Захаров

7 декабрьдә Зәйгә таба бара торган юлда 12 яшьлек бала һәлак була. 35 яшьлек ир-ат идарә итә торган «Мерседес» минивэн машинасы кыз баланы бәрдереп китә. Түбән Кама шәһәре ЮХИДИ идарәсендә 12 яшьлек кыз һәлак булган авария турында сөйләгәннәр. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Мәрхүмә кыз Әминә исемле. Ул Түбән Кама районының Югары Чаллы авылыннан Түбән Кама шәһәренә туганнарына барырга чыга. Тукталышта автобустан төшкәч, ул юл аша чыга башлый. Анда баланы әтисе көтеп тора. Нәкъ менә шул мизгелдә кызны иномарка таптый. Әминә машина астына эләгә һәм урында ук үлә. Шулай итеп кызның атасының күз алдында фаҗига була.

Мәрхүмәне җирләргә бик күп халык җыелган. Әминә турында дуслары да, өлкәннәр дә бары яхшы сүз белән генә искә ала. Ул мөселман гаиләсендә үскән, тәртипле, тәрбияле булган.

Аварияне күргән шаһитларның күрсәтмәләре төрле. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рөстәм Гарипов НТР каналына аңлатма биргән. «Мерседес» машинасын йөртүче бу кыз бала юлны аркылыга йөгереп чыкты дип раслый. Шаһитлар исә фаҗига җәяүлеләр чыга торган зебрада булды дип сөйли.

Юл һәлакәте турында материалларны Тикшерү комитетына тапшырганнар. 2019 елда Түбән Кама районы юлларында 16 авариядә кешеләр үлгән. 12 яшьлек кыз — шушы исемлектә бердәнбер бала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100