Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әти-әнисе алып китми»: Мәскәүдә нәни кыз туганнан бирле биш ел буена хастаханәдә яши

Нәни кызчык хастаханә капкасыннан тышкы якка чыкканы юк, ул кичләрен бер ялгызы уйнап йөри.

news_top_970_100
«Әти-әнисе алып китми»: Мәскәүдә нәни кыз туганнан бирле биш ел буена хастаханәдә яши
https://pixabay.com/

Мәскәү хастаханәләренең берсендә биш яшьлек кыз бала яши. Аны әтисе белән әнисе туганнан бирле хастаханәдән алып китми. Бала бик каты авырый дигән сылтау белән, биш ел буена баланы хастаханәдә тоталар. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты язды.

«Ана һәм бала» перинаталь үзәгендә яшәүче баланы ата-анасы авыру дип саный, шуңа өйгә алып китмиләр. Сабый 2014 елда туа. Ул җитлекмәгән була, табиблар кызны дәвалый, аннары анасы белән өенә кайтарып җибәрәләр. Тик берничә көннән хатын баласын кабат хастаханәгә алып килә. Аларны табиблар күзәтүендә калдыралар. Хатын бала белән үзе ятмый, бала караучы хатын яллый. Әти кеше бала һәм аны караучы хатынга аерым палата ала һәм ай саен зур суммада акча түләп тора.

Сабый бүгенге көнгә кадәр няня белән хастаханәдә яши. Айлык түләү миллион сум чамасы, диелә хәбәрдә.

2019 елның гыйнварында перинаталь үзәк бу гаилә белән килешүне туктата, судка мөрәҗәгать итә, баланы өйгә алып китүне таләп итәләр. Ләкин судлар да, опека органнары да, Мәскәүдә бала хокуклары буенча вәкил дә кызның әти-әнисен баланы алып китәргә күндерә алмый. Якын арада бу кешеләрне балага хокукларыннан мәхрүм итү турында судка мөрәҗәгать итәчәкләр.

Мәскәүнең Хезмәт һәм социаль яклау департаменты кыз баланың язмышы өчен борчыла башлаган. Перинаталь үзәккә белгечләр барган.

Нәни кыз гаиләсендә тагын өч бала — малайлар үсеп килә. Бу балалар да беркайчан да мәктәпкә йөрмәгән, аларны өйдә генә укыталар. Малайлар Мәскәүдә читкә чыкканы да юк, диелә бу хәбәрдә.

«Хокук яклаучылар, юристлар, журналистлар — барысы да бу очракның очына чыгарга тырыша. Бөтен гомерен шәхси хастаханәдә уздырган бала язмышы күпләрне борчуга салган. Әти-әнисе бала үлем дәрәҗәсендә авыру дип исәпләсә дә, табиблар моны кире кага», дип хәбәр итә «Беренче канал».

Опека органнары берни дә эшли алмый, чөнки формаль рәвештә баланың бар әйбере дә җитеш. Хастаханәдә аның уенчыклары да күп, өс-башы дә рәтле. Ул кичләрен бүлмәдән чыгып, үзе генә уйнап йөри. Кадрларда бала ясаган рәсемнәр дә күренә, уенчыклары да шактый икәне аңлашыла. Иң мөһиме, бу сабыйның гаиләсе һәм өе генә юк.

«Ата-анадан баланы өйгә алып китүне таләп иткән суд карары бар. Әгәр алар нинди дә булса сәбәп аркасында баланы алып китмәсә, приставларга йөкләмә бирелгән. Алар бу күрсәтмәне үтәргә тиеш. Әгәр бу эш барып чыкмаса, опека органнары ата-ананы балага хокукларыннан мәхрүм итәчәк», — дип сөйли бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова.

Табиблар исә кызны өйгә алып китәргә кирәк дип исәпли. Белгечләр фикеренчә, баланың үсешендә үзенчәлекләр барлыкка килә башлаган. Ул изоляциядә яшәвен дәвам итсә, аны хәле начарланачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100