Казанда хуҗаларга үпкәләгән кунак хатын фатирга ут төрткән

Тулай торакта янгын вакытында ике кеше үлә, дүрт кеше агулана.
Казанның Актай урамындагы тулай торакта 7 декабрьдә кичке якта янгын чыга. Тикшерү версиясе буенча, янгын ут төртү аркасында килеп чыккан. «Ике яки аннан да күбрәк кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.Янгын чыккан вакытта бүлмәдә 43 яшьлек хуҗа ир-ат, аның белән бергә яшәүче 40 яшьлек хатын була. Алар янып үлә. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар тулай торактан 23 кешене эвакуацияли. Алар арасында җиде бала була. Бу кешеләрне табиблар карый. Дүрт ир-ат төтен белән агуланган, аларны хастаханәгә озатканнар.Фатирга ут төртүдән шикләнеп 31 яшьлек хатынны кулга алганнар. Ул моңа кадәр алты тапкыр хөкем ителгән булган инде. Әлегә бу хатын гаебен танымаган.Тикшерү версиясе буенча, фаҗига булган кичтә бу бүлмәдә хуҗа ир-ат, аның хатыны һәм кунак хатын өчәү салып утыралар. Бер мизгелдә кунак хатын талаш башлый. Хуҗалар аны куып чыгара, кире кертмиләр.Шуннан соң кунак хатын үпкәли һәм этажда булган барлык чүп-чарны җыеп, үзен үпкәләткән кешеләр яши торган бүлмә ишеге төбенә сала һәм ут төртә, диелә хәбәрдә.