Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сиксәнләп машина берьюлы бәрелешкәннән соң, бер кеше комага киткән

14 километр аралыкта Амур култыгы аша салынган юлда хәрәкәт тулысынча туктатылган.

news_top_970_100
Сиксәнләп машина берьюлы бәрелешкәннән соң, бер кеше комага киткән
Приморье буенча Эчке эшләр министрлыгы

Владивостокта көчле кар ява. Бүген Приморье өлкәсендә Хабаровск - Владивосток – Новый - Де-Фриз бистәсе юлының 9нчык километрында, Амур култыгы аша федераль трассада күпер каршында 45тән 80гә кадәр машина берьюлы бәрелешә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, трассада бик күп машина туктап калган. Бөке күреп, тормозга баскан ак төсле кроссовер кара джипка бәрелгән. Аннары бу машиналар микроавтобуска килеп кергән. Кимендә бер машина юл кырыена төшеп киткән, ул бәрелешүдән качмакчы булган.

Шулай бер-бер артлы бәрелешә торгач, берничә сәгать эчендә 14 километр аралыкта Амур култыгы аша салынган юлда сиксәнләп машина юл һәлакәтенә очрый. ЮХИДИ инспекторлары 48 машина ватылуы турында хәбәр итә, бу соңгы сан булмавын әйтәләр. Шаһитлар исә сиксән машина санаган. Барлыгы җиде кеше имгәнгән, аларның берсе комада. Калган кешеләр төрле травмалар алган. Юлның бу урынында хәрәкәт тулысынча тукталган.

Синоптиклар исә яхшы һава торышы вәгъдә итми, киресенчә, алар кешеләргә урамга чыкмый торырга киңәш итә. Кичкә буран һәм бозлавык көтелә.

Автоинспекция хезмәткәрләре дә урамга чыгып йөрми торырга киңәш итә. Руль артында утырганда, тормозлау юлы берничә тапкыр артуы истә тотарга кирәк. Дистанция саклау һәм куркынычсыз тизлек сайлау кирәк, дип искәртә Приморье буенча ЮХИДИ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100