Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Спидометр угы 210 км/сәг күрсәтә: Коточкыч авариядә 24 яшьлек кызның башы өзелгән

Иномарка юл кырыена төшеп, агачка бәрлегәч, кыз салоннан очып чыга.

news_top_970_100
Спидометр угы 210 км/сәг күрсәтә: Коточкыч авариядә 24 яшьлек кызның башы өзелгән
Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте

7 декабрьдә төнге беренче тирәсендә Самара шәһәренең Волжский шоссесында коточкыч авария була. 24 яшьлек кыз урында ук үлә. Бу турыда «КП-Самара» сайты каналы хәбәр итте.

«Тойота Камри» машинасы юл кырыена очып чыга, башта ул ут баганасына, аннары агачка килеп бәрелә. Авариядән соң, машинаның спидометр угы 210 км/сәг тизлектә туктап кала.

«КП-Самара» сайты хәбәр иткәнчә, мәрхүмә кыз арткы утыргычта булуы ихтимал. Машина юл кырыена төшеп киткәч, ул тәрәзәдән очып чыккан. Шаһитлар сүзләренчә, бәрелгәннән соң, кызның башы өзелгән.

«Машина яньчелеп беткән иде, тимер кисәгенә әверелгән. Тизлек кечкенә булса, мондый хәл була алмый. Машина трасса буйлап очып килгәндер», — дип сөйли шаһитлар.

Мәрхүмә кыз СамГТУны тәмамлаган. Салонда тагын 24 һәм 29 яшьлек ике егет булган. Әлегә руль артында кем утыруы турында билгеле түгел. Егетләр дә җитди имгәнгән, алар хастаханәдә ята. Машина белән егетләрнең берсе идарә итүе ихтимал.

Кызның туганнары исә аның үлеменә ышана алмый, алар егетләрне гаепли, диелә хәбәрдә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре версиясе буенча, «Тойота-Камри» машинасы белән идарә итүче билгесез ир-ат хәрәкәт вакытында уң якка юл кырыена төшеп китә һәм агачка бәрелә. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре юлда башка машиналар хәрәкәтен көйли, шаһитларны сораштыра. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте «ВКонтакте» челтәрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр итте. Авария урыныннан фотолар да шушы сәхифәгә урнаштырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100