Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нигә шулай кыска гомерле булдың»: Сигез яшьлек баланы күршесе мылтыктан атып үтергән

Балалар йөри торган урында бер ир-ат мылтыктан калай банкаларга атып уйный.

news_top_970_100
«Нигә шулай кыска гомерле булдың»: Сигез яшьлек баланы күршесе мылтыктан атып үтергән
https://pixabay.com/

Түбән Тагил шәһәрендә 2019 елның августында фаҗига була. Сигез яшьлек малайга күршедә яшәүче ир-ат пневматик мылтыктан ата. Баланың башы яралана. Ул шушы көннәрдә Екатеринбург хастаханәсендә вафат булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Түбән Тагил шәһәренең шәхси йортлар урнашкан районында 35 яшьлек ир-ат калай банкаларга мылтыктан атып уйный. Шул тирәдә генә балалар йөри, алар таганда атына. Ядрәләрнең берсе сигез яшьлек малайның башына тия. Аны хастаханәгә озаталар.

Биш ай эчендә балага ун операция ясыйлар. Баланың ата-анасы баштан ядрәне алырга ризалашырлык табиб-нейрохирург эзли. Ләкин табибларның тырышлыгы ярдәм итә алмый. Бала вафат була.

Малайның апасы кайгылы хәбәр турында «ВКонтакте» челтәрендә язып куйган.

«12.01.2020 бүген Егор үлде. Авыр туфрагың җиңел булсын. Без сине яратабыз. Син яраткан энекәш, кайгыртучан абый идең. Бик яратабыз сине. Нигә шулай кыска гомерле булдың икән», — дип яза Алинә.

Баланы атып яралаган ир-атка карата «хулиганлык» һәм «саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәләре буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100