Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Дөрләп янды»: Бүген иртән дүрт балалы гаилә коточкыч янгында һәлак булган

Алтай өлкәсендәге бер авылда фаҗигадә бер йортта алты кеше янып үлгән.

news_top_970_100
«Дөрләп янды»: Бүген иртән дүрт балалы гаилә коточкыч янгында һәлак булган
https://altai-krai.sledcom.ru/

Алтай өлкәсенең Завьялов районындагы Глубокое авылында бүген иртән фаҗига була. Шәхси йортта чыккан янгын вакытында алты кеше, шул исәптән дүрт бала янып үлә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Алтай өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, янгын вакытында өйдә алты кеше була. Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган.

Һәлак булучылар барысы да бер гаилә кешеләре. Әле үлүчеләр саны тагын да күбрәк булырга мөмкин, дип язды «Комсомольская правда» сайты.

«Глубокое авылыннан иртән-иртүк шалтыраттылар. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, өй дөрләп яна иде инде. Агач корылма шулай тиз яна. Бер сәгать ярым чамасы су сиптердек», — дип сөйләгән коткаручылар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фикеренчә, янгын мичне карамаганга килеп чыккан булуы ихтимал.

«Әлегә берни дә әйтә алмыйбыз. Нинди гаилә икәне дә билгесез. Тикшерүчеләр эшли, ни булганын ачыклыйбыз», — дигән тикшерүчеләр.

«КП» хәбәрчесе авыл җирлеге башлыгы белән әңгәмә кора алмаган, ул командировкада булып чыккан. Аның урынбасары авылда гадәттән тыш хәл буенча комиссиядә икән.

«Бу бик яхшы гаилә иде. Ике балалары беренче һәм дүртенче сыйныфта укый. Ни булганын беркем белми», — дип сөйләгәннәр мәктәптә.

Тагын ике бала — ике яшьлек малай һәм әле бер яше дә тулмаган кыз бала да һәлак булган.

Өлкә губернаторы Виктор Томенко күп балалы барлык гаиләләрне барып карарга, мичләрен, электр үткәргечләрен тикшерергә, янгын куркынычы турында кисәтү җайланмалары куюны тизләтергә кушкан. Бу турыда губернаторның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100