Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актриса Анастасия Заворотнюк бик авыр хәлдә

Актриса Анастасия Заворотнюк бик авыр хәлдә

news_top_970_100
Актриса Анастасия Заворотнюк бик авыр хәлдә
Актриса, "Моя прекрасная няня" сериалында уйнаган Анастасия Заворотнюкның хәле шул дәрәҗәдә начарланган, табиблар аны дәвалауны туктатырга мәҗбүр булганнар.

Актрисаны кичә кич медикаментоз комага кертергә мәҗбүр булганнар. Гаммәви мәгълүмат чараларындагы хәбәрләргә караганда, актриса өлешчә параличланган.

Соңгы айда Анастасия Польшадагы бер клиникада дәваланды. Аны яман шеш белән көрәшә дип яздылар. Әмма Польшадагы клиникадан чыкканнан соң, туганнары аңа Россиядә тиешле дәва бирерлек хастаханә таба алмаган. Бары бер клиника актрисаның гомерен саклап калырга алынган. Әмма кичә, аның хәле кисәк начарлану сәбәпле, яман шештән терапияне туктатырга дигән карарга килгәннәр һәм Заворотнюкны медикаментоз комага керткәннәр. Хәзерге вакытта Анастасияне табиблар күзәтә.

Гаммәви мәгълүмат чаралары Анастасиянең дусты Андрей Разинга сылтама белән белән актрисаның хәле бик авыр дип хәбәр итә. Фаразлар сөендерми. Анастасиядә Жанна Фрискедагы кебек яман шеш, глиобластома табылган. "Настяның якыннары аның белән хушлашырга әзерләнә. Бу бик авыр. Ул кызы туганга шундый сөенгән иде, тормышы җайлана гына башлаган иде", - дип сөйләгән Разин "КП" басмасына. 

Анастасиянең авыр хәлдә булуын җырчы Филипп Киркоров та раслаган. Ул социаль челтәрендә "Настя, нык бул!" дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100