Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы фатирда су краныннан электр тогы суга башлаган

«Оекбашларымны атып бәрдем, бик курыкттым», — дип сөйли фатирда яшәүче хатын.

news_top_970_100
Казандагы фатирда су краныннан электр тогы суга башлаган
Владимир Васильев

Казанның Әмирхан урамындагы 71нче йортта урнашкан фатирда яшәүче хатын су краныннан электр тогы суга дип зарлана. Менә инде 10 көн дәвамында ул су кранына орынырга курка. Юыну, ашарга пешерү өчен су алыр алдыннан, пенсионер хатын кранны махсус прибор белән тикшерә. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

3 декабрьдә олы яшьтәге Наталья Осипованы беренче тапкыр краннан ток суга. «Кер юарга иелгән идем, мине ток сукты. Оекбашларымны атып бәрдем, бик курыктым», — дип сөйли бу хатын.

Су краныннан ток сугу вакыт-вакыт кына була. Хәзер әби ваннага кереп юынырга курка. Аңа улы ток бармы икәнен ачыклый торган махсус прибор алып килгән. Ванна керер алдыннан, хатын шуның белән токны тикшерә.

Проблема ваннада гына түгел, аш бүлмәсендә дә бар икән. Пенсионер хатын коммуналь хезмәтләргә хәбәр итә, борчуы турында сөйли. Ләкин аның янына беркем дә килергә ашыкмый. Кичә хатынны кабат ток суга. Бу юлы коммуналь хезмәтләргә олы яшьтәге хатынның улы шалтырата.

Фатирга белгечләр килә. Алар су краныннан ток сугу сәбәбен ачыклый. Сәбәп күршеләрдә булып чыга. Күршеләр кер юу машинасын кулланганда, шуның су җылыта торган приборы суга ток җибәрә икән. Коммуналь хезмәт вәкилләре сүзләренчә, торбаүткәргеч аша килә торган электр тогы кеше гомере өчен куркыныч зурлыкта түгел.

Былтыр Казанда ваннада ток сугып ир-ат һәм хатын-кыз үлгән иде. Ир-ат ванна бүлмәсендәге җылыту батареясына кулы белән орына һәм аны электр тогы суга. Егылганда ул сөлге киптергечне тартып төшерә. Ир-атның тавышын ишетеп, хатыны ярдәмгә күршесен чакыра. Күрше хатын ир-атка орына һәм аны да ток сугып үтерә, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100