Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь ана начар ризык ашатканнан соң, сабый бала үлгән

Баланың анасы гаебен таныган, аны ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

news_top_970_100
Яшь ана начар ризык ашатканнан соң, сабый бала үлгән
https://pixabay.com/

Ерак Көнчыгышта урнашкан Зея шәһәрендә 24 яшьлек хатын биш айлык баласын ясалма тукландыра. Ул сабыйга начар кушылма ашата һәм бала вафат була. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

24 яшьлек Екатерина 2019 елның апрелендә бала таба. Сабыйга Алена дип исем кушалар. Яңа туган балаларны ясалма ризык белән тукландырганда, аңа адаптив ризык кирәк. Махсус кушылмаларда аксымнар майлар, углеводлар, витаминнар һәм минераллар була, алар бала үсеше өчен таләп ителә. Екатерина да Аленага шундый кушылмалар ала. Ләкин бу ризык бала үлеменә китерә.

Екатерина сатып алган кушылма су һәм сөт алмаштыргыч нигезендә ясалган. Сөт алмаштыргыч исә күкрәк балаларына ашату өчен яраклы булмый.

22 августта Алена үлә. Судмедэкспертиза ачыклаганча, сабый организмында эчке органнарның патологик үзгәрешләре килеп чыккан.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Баланың анасын «саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча гаеплиләр.

Тикшерү барышында хатын үз гаебен таныган. 24 яшьлек Екатеринаны ике елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100