Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коточкыч узыш»: М5 трассасындагы аварияне видеорегистратор камерасы төшереп алган

Йөк машинасы каршыга килә торган җиңел автомобильне мизгел эчендә каршы якка юл кырыена алып төшеп китә.

news_top_970_100
«Коточкыч узыш»: М5 трассасындагы аварияне видеорегистратор камерасы төшереп алган
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Иглин районында М5 трассасында булган коточкыч аварияне видеорегистратор камерасы төшереп алган. Бу кадрларны «Башкортстан» телевидениесе күрсәтте.

Самара-Уфа-Чиләбе юлында 14 гыйнварда өйлә вакытында трассадан бара торган бер автомобиль алдагы машинаны узарга чыгу үлем белән тәмамлана.

Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, ГАЗ йөк машинасы белән идарә иткән 32 яшьлек Чиләбе кешесе каршы як полосага чыга. Ул алдан бара торган транспортны узмакчы була. Тик шул вакытта йөк машинасы каршыга килә торган ВАЗ-2110 автомобиленә бәрелә.

Авариягә очраган җиңел машина белән идарә итүче 65 яшьлек ир-ат урында ук һәлак була. Ул Златоуст шәһәрендә яшәүче кеше булган.

Фото һәм видео Башкортстан ЮХИДИ Баш инспекторы Динар Гыйльметдиновның социаль челтәрдәге сәхифәләрендә чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100