Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» командасында уйнаган танылган хоккейчы вафат

Владимир Цыплаков 2011-2012 елларда Түбән Каманың «Нефтехимик» командасында тренер була.

news_top_970_100
«Ак Барс» командасында уйнаган танылган хоккейчы вафат
https://www.ak-bars.ru/

Советлар Союзы һәм Белоруссия хоккейчысы Владимир Цыплаков вафат. Ул 2000 еллар башында «Ак Барс» командасы өчен уйнады. Бу турыда БелТА хәбәр итте.

«Белоруссия тарихында иң яхшы хоккейчыларның берсе вафат», диелә хәбәрдә.

Спортчыга 50 яшь иде. Аның үлеменең сәбәбе хәбәр ителми.

Владимир Цыплаков карьерасын 1985 елда башлый. Ярославльнең «Торпедо», Минскның «Динамо» командаларында уйный. 1992 елда Төньяк Америкага китә. 2001 елда Россиягә кайта һәм Казанның «Ак Барс» командасында уйный. 2004 елда Мәскәүнең ЦСКА командасына күчә, 2005 елда карьерасын тәмамлый.

Аннары Белоруссия җыелмасы тренеры булып эшли. 2016-2017 елларда «Шахтер» командасын өйрәтә.

«Ак Барс» хоккей командасының рәсми сайтында кайгы уртаклашу хәбәре чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100