Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни кыз каракны өйгә керткән һәм өстеннән бикләп, мәктәпкә киткән

Музыка мәктәбенә барган вакытта, сигез яшьлек кызга яшь егет дәшә һәм баланың әнисе белән таныш булуын сөйли.

news_top_970_100
Нәни кыз каракны өйгә керткән һәм өстеннән бикләп, мәктәпкә киткән
https://pixabay.com/

Воркута шәһәрендә анекдоттагычарак бер вакыйга булган. 5 декабрьдә 8 яшьлек кыз бала каракны фатирга алып керә һәм үзен генә бикләп калдыра. Бу турыда Коми Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «КП-Коми» сайты хәбәр итте.

Бу көнне кыз бала музыка мәктәбенә ашыга. Урамнан барганда, аны яшь егет туктата. Ул кызның әнисе белән таныш булуын әйтә. Имеш, бу егет аның әнисенә сюрприз ясарга тели. Мәсәлән, егет фатирга керә һәм шкафка кача, аннары әнисе кайткач сикереп чыга һәм сөендерә. Бала егеткә ышана, ул ярдәм итәргә ризалаша. Кыз егетне өйгә алып кайта. Аннары фатирда егетне ялгызын калдыра, үзе ишекне тыштан бикләп чыгып китә. Кыз яңадан музыка мәктәбенә китеп бара.

Бәхеткә, мәктәпкә барышлый кыз әнисенә шалтырата. Ул яңа дусты турында сөйләп, әнисен «сөендерә». Коты алынган хатын тиз арада полициягә шалтырата, үзе өйгә кайтырга ашыга.

«КП-Коми» сайты хәбәр иткәнчә, хатын кайтканда полиция дә килеп җитә, алар бергәләп фатирны ачып керә.

Бу вакытта карак фатирдагы көнкүреш техникасын сумкасына тутырып ята. Әгәр алар бераз гына соңрак кайткан булса, карак чыгып качарга өлгергән булыр иде. Ноутбук, планшет, фотоаппарат, алтын әйберләр, кыйммәтле тәңкәләр һәм башкалар каракның сумкасында була инде.

Җинаятьчегә 26 яшь, ул берничә тапкыр хөкем ителгән. Хәзер ул СИЗОда утыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100