Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тезләре канлы ит кисәге кебек»: Үги ата баланы карабодайга тезләндереп җәзалаган

«Үзем дә сынап карадым, авыртмады. Шуңа күрә баланы шулай җәзаларга рөхсәт иттем», — ди сигез яшьлек малайның үз анасы.

news_top_970_100

Омск шәһәрендә 35 яшьлек ир-ат 8 яшьлек үги малаен җәзалап яшәгән. Бала тугызар сәгать карабодай ярмасына тезләнеп тора. Шулай интектерә торгач, карабодай бөртекләре баланың тез башына ябышып кала. Табиблар ярма береккән тән тиресен кисеп алырга мәҗбүр була. Бу турыда «Московский комсомолец» сайты хәбәр итте.

Үги ата баланы бик еш җәзалый. Малай мәктәптән вакытында кайтып җитә алмаса, соңга калса, аны атасы интектерә. Малайның 27 яшьлек анасы бу хәлләрне белсә дә, улын якламый. Үги ата «тәрбиясен» хәтта хуплый.

Бер көнне малай карабодайга тезләнеп озак торгач, чыгып кача һәм күршеләргә кереп китә. Күршеләр полициягә хәбәр итә. Бу вакыйгадан соң, хокук саклаучылар тикшерү башлый. Малайның еш кына ач йөрүе ачыклана. Аның организмында аксым һәм энергия җитешми.

Баланың тез башында тән тиресе бозылып беткән. Табиблар карабодайлы тире өлешләрен кисеп алган. Операция ясаганда бала наркозда булган.

Бу хәл яз көнне үк булган. Гаиләдә «Сережа абый» барлыкка килгәч, 8 яшьлек Паша (исеме үзгәртелә) тормышы тәмугка әверелә. 11 майда малай кача. Ул «Птицевод» бакчачылык ширкәтендә күршедә яшәүче Ольга исемле хатын янына керә. Бала көч-хәл белән генә йөри. Пашаның тез башлары канлы ит кисәген хәтерләтә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Паша әтисе белән әнисенең тәрбиясе турында сөйләп бирә. Урынга ашыгыч ярдәм чакыралар. Табиблар бу хәлне күреп шакката. Карабодай ярмасы тирегә бик тирән үтеп кереп урнашкан. Малайны дүрт тәүлек ашатмаганнары да билгеле була.

Күрше-тирә исә бу хәлгә шакката. Алар гаилә турында яхшы фикердә генә була.

«Бу хәлгә тетрәндем. Паша яхшы укый, дәрес калдырмый. Аңа математика ошый. Түгәрәкләргә, олимпиадаларга йөри. Яхшы малай. Чиста-пөхтә киенә. Өйдә аны җәфалап торалардыр дип беркем дә башына да китерә алмады», — дип сөйли Паша укый торган сыйныф укытучысы.

Малайның анасы Алинә автозаправкада оператор булып эшли. Хатын сүзләренчә, ул беркайчан да кияүдә булмаган, баласын «үзе өчен тапкан». Малайның биологик атасы беркайчан да баласы белән кызыксынмаган. Аннары ул идеаль ир-ат очраткан.

«КП» хәбәрчесе 35 яшьлек Сергейның социаль челтәрдәге битен тапкан. Ул яхшы программист, аның үз компаниясе бар. Сергей үги улын тәрбияләргә керешә, «ирләрчә» өйрәтә башлый.

«Без бу ысулны нәтиҗәле дип таптык. Карабодайны пакетка салып, баланы шуңа тезләндереп бастырасы. Мин үзем дә сынап карадым, авыртмады. Шуңа күрә баланы шулай җәзаларга рөхсәт иттем», — дип сөйли имгәнгән баланың анасы.

Ләкин ата белән ана баланың сәгатьләр буе тезләнеп торуын исәпкә алмый. Аны вак-төяк шуклык өчен дә җәзалыйлар. Бер очракта канлы тезләрен күрсәләр дә, баланы кичтән иртәнгә кадәр тезләндереп тоталар.

Вәхши ата белән анадан коткаргач, Паша бер ай хастаханәдә дәвалана. Аннары аны кабат анасы янына кайтаралар. Хәзер ул әнисе белән яши. Хатын ана хокукыннан мәхрүм ителмәгән. Ул шәһәрдән чыгып китмәү турында имза куйган. Сергейны исә СИЗОга япканнар.

Вәхши тәрбияне хуплаган ата-анага карата җинаять эше ачылган. Аларны «җәзалау», «алдан уйлап, сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китерү», «балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифаларын үтәмәү» маддәләре буенча гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

«Тикшерү версиясе буенча, 2019 елның апреленнән май аена кадәр бу ир-ат үги улын кимендә биш тапкыр карабодайга тезләндереп тота. Малай физик һәм әхлакый авырту кичерә. Баланың анасы моны белә, улын якламый. 11 майда чираттагы „тәрбиядән“ соң, малай дача күршесенә килә. Күрше хатын хокук саклаучыларга хәбәр итә», диелә бу хәбәрдә.

Иртәгә Омск шәһәрендә 35 яшьлек программист Сергей һәм 27 яшьлек Аленага карата суд була. Аларга җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100