Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәндә 13 яшьлек кыз бала югалган

Бала пәнҗешәмбе көнне чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

news_top_970_100
Яшел Үзәндә 13 яшьлек кыз бала югалган
https://pixabay.com/

Өч көн элек Яшел Үзән шәһәрендә 13 яшьлек кыз бала югалган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Кыз бала югалу турында хәбәр башта социаль челтәрләрдә таралды. Бу мәгълүматны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә дә расладылар. «Пәнҗешәмбе, 12 декабрь көнне, 13 яшьлек кыз югалу турында хәбәр иттеләр. Хәзер аны эзләү эшләре бара», — дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Бу кыз моңа кадәр дә өйдән китеп югалгалый торган була.

Кызның буе 150 см чамасы, чәчләре ачык төсле, күзләре зәңгәр. Бала өстенә караңгы-зәңгәр төсле пуховик, ак кофта, кызгылт жилет, соры итәк, соры колготки кигән, аягында соры итекләр, башында зәңгәр шапка.

Балага медицина ярдәме таләп ителүе дә билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100