Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер ир-ат фатирында ат кешнәгән тавыш чыгарып, күршеләрен ике ел интектергән

Ат кешнәгән тавышлы аудиоязма уйнатып яткан 46 яшьлек ир-атны кулга алганнар.

news_top_970_100
Бер ир-ат фатирында ат кешнәгән тавыш чыгарып, күршеләрен ике ел интектергән
Владимир Васильев

Түбән Новгород шәһәрендә бер ир-ат ат кешнәгән тавышны яздырып алган һәм шуны көннәр буе фатирында кычкыртып уйнаткан. Ул шулай итеп күршеләрен интектергән. Суд бу кешене кулга алу турында карар чыгарган. «Интерфакс» агентлыгы шул хакта хәбәр итте.

Түбән Новгород буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2018 елның апреленнән башлап бу ир-ат, көчле тавыш уйнатып, күршеләрен борчый. Ул фатирында ат кешнәгән тавыш яңгыраган аудиоязманы системалы рәвештә җибәреп, «йортта яшәүчеләргә психик борчу китерә».

«Тикшерүчеләр бу ир-атның кешеләрне җәфалауга катнашы булуын исбатлады. „Җәфалау“ маддәсе буенча җинаять эше ачылды, гаепләнүче сак астына алынды», диелә бу хәбәрдә.

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, бу кеше күршеләренең тавышланганын ишетмәс өчен, үз фатирында ат кешнәгән аудиоязма куйган.

«Бу ир-ат Юрий исемле. Аңа 46 яшь, беркайда да эшләми. Башта ул балыкчылык бизнесы белән шөгыльләнә, 2014 елда эше бетә, аның зур бурычлары кала. Юрий психбольницада дәваланган дигән хәбәр дә бар», дип язды «Комсомольская правда».

Юрийны аны ике айга кулга алганнар. «Аны психологик яктан көчләүдә гаеплиләр. Бу Россиядә беренче очрак», — дип сөйләгән күрше хатыны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100