Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллы кешесен нәни кызын көчләүдә гаеплиләр

Әти кеше исерегәч, гаиләсен өйдән куып чыгара торган булган.

news_top_970_100
Чаллы кешесен нәни кызын көчләүдә гаеплиләр
https://pixabay.com/

Чаллыда бер әтине үз кызын көчләүдә гаеплиләр. «Челнинские известия» сайты Тикшерү бүлегендә ачыклаганча, 40 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачылган.

Моңа кадәр дә хөкем ителгән бу кешене «Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча гаеплиләр.

Башлангыч сыйныфта укучы кыз бала сүзләренчә, 15 гыйнварда төнлә белән аңа әтисе ташланган. Кыз балага судмедэкспертиза билгеләнгән.

Ир-атның исерткеч эчемлекләр эчүе билгеле. Ул гаиләсен берничә тапкыр өйдән дә куып чыгарган.

Моңа кадәр Чаллыда тагын бер ир-атка карата җинаять эше ачылган. 47 яшьлек кеше 12 гыйнварда кичке дүртләр тирәсендә яшүсмер кызга карата «азгын гамәлләр» кылган. Ул өенә кайтып бара торган балага йортта баскычлар арасында мәйданда бәйләнгән.

Кыз барысын да әти-әнисенә сөйләгән, алар полициягә гариза язган. Азгын ир-атны тоткарлаганнар. Аның психик авыруы булуы ачыкланган.

Бу атнада Чаллы суды Станислав П.ны хөкем иткән. Аны балигъ булмаган балаларга карта көчләү гамәлләре өчен 14 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100